Выбрать главу

– Азак кавханны?!

– Әйе, Азак кавханны. Иртәгә кояш чыгуга, аны төптәңре итеп кулга күтәрербез. Мин әйттем!

Алостаз Дәян уфтанып куйды.

– Олуг хан, хәбәр иттеләр. Аспарух илхан алае белән ике көн элек Маныч елгасына таба үтеп киткән.

– Аспарух илхан алае белән безне көтеп алыр. Мине ул борчымый. Мине Көбер хан борчый, алостаз Дәян.

– Мин Көбер ханга ышанам, олуг хан. Кешеләрем аны алай җыя диделәр. Җәйләүдән җәйләүгә чаба икән.

– Бар, йокла, алостаз Дәян. Иртә ни күрсәтер. Ишетәсеңме, тартай кычкыра?! Җәй уртасы. Бу вакытта Кубрат ханның беркайчан да яу чапканы булмады. Мал симертә торган вакыт, игелекле вакыт. Мал симертеп җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөрисе иде, булмады – яу кузгалдык, Тәңре ярлыкый күрсен.

Көтригурлар ыстанына өйлә вакытында килеп җиттеләр. Кубрат ханны албагаучының алыплары каршы алды. Ыстанда халык аз, барысы да җәйләүдә булып чыкты. Ханша, чатырыннан чыгып, Кубрат ханны үзе каршылады. Күрде дә ханшаны хәрби киемнән Кубрат хан, үз күзләренә үзе ышанмый торды. Ханшаның ике ягына икешәр җансакчысы баскан, арттан да өчәү ияргән, җансакчыларның очлымнарында Тәңре билгесе – кояш сурәте.

– Рәхим ит, ханым. Атам Тугры хан ыстанына кунак булып килдеңме, әллә йомышың төшепме?

Ханшаның киная белән әйтелгән сүзләрендә азмы-күпме хаклык бар иде. Кубрат хан сакалын сыйпады, үзалдына көлемсерәп куйды.

– Ханшам, болай ук хөрмәтләп каршы алырсың дип уйламаган идем. Кабул ит, йомышлы кунакка килүем.

– Төкле аягың белән, ханым! – диде ханша һәм алдан атлады.

Чатырга җиткәч, Аппак ханга борылып карады, чатырның ишеген күтәрде, кунакны эчкә уздырды. Биредә бөркүрәк, әмма кечкенә өстәлдә көмеш савытлар белән кымыз, эчемлек тора иде. Ханша аңа бер чокыр кымыз салып бирде, утырырга урын күрсәтте.

Олуг хан бик теләп кымызны эчеп җибәрде, яңадан салдырды. Кайчандыр, борын-борын заманда, көтригурлар даласында бары тик хатын-кызлар гына яшәгән, дип сөйлиләр аксакаллар. Хатын-кызлар орышканнар да, яуга да чапканнар, аугада йөргәннәр, аш-мазарны ир-атлары караган, имеш. Хатын-кызларның бу токымын дала ияләре скифлар ирдәүкә дип йөрткәннәр. Димәк, ирләр һөнәрен башкаручы хатын-кызлар икән. Греклар аларны амазонкалар дип атаганнар. Ирдәүкә хатыннарга каршы хәтта бөек Искәндәр дә яу килүдән баш тарткан, имеш. «Хатыннарны җиңүдән мине бер тарихчы да данламас, инде мине хатыннар җиңә кала икән, тарихчылар исемемне яманлап искә алырлар», – дип әйтеп әйткән, имеш. Бу хикәятне Кубрат ханга Патшакаладагы бер аксакал сөйләгән иде. Кубрат хан ул хикәяткә чын күңеленнән ышанган иде. Менә шул хикәяттәге амазонка булып басып тора иде ханша аның алдында.

– Кубрат, – диде ханша ягымлы тавыш белән, ханның бөтен уйларын чәчеп-сибеп. – Кубрат, Көбер хан алай җыярга җәйләүләренә чыгып китте. Ике-өч көннән ул Маныч елгасы төбәгендә булыр.

– Ханша, Батбай илханга тагын бер хәбәрче җибәрдем. Тәңре кылган булса, ул да Маныч елгасына килер.

– Зур орышка җыендың, Кубрат, кодрәтең җитәрме?

– Миндә грек уты бар, ханша. Төрки дөньясында булмаган корал.

– Орышны грек уты түгел, йөрәк уты хәл итә, хан.

– Йөрәк утым кабынмаса, Фанәгүрдән дә кузгалмаган булыр идем, ханша. Йөрәгемә ут капканга яу чыктым. Кеше җәйләүләренә яу чабарга дип түгел, үз җәйләүләрем саклап калырга барам.

– Синең өчен ут йотам, ханым. Төптәңре кайда да Батбай илханнан йомышчың кайда?

– Төптәңре итеп бүген иртән кавхан Азакны кулларга күтәрдек. Азак кавхан – хыянәтчедән мең тапкыр акыллырак кеше. Мин аңа ышанам, ул минем ыруым данлар.

– Бу көннәрдә яман төшләр күрдем, хан…

– Төшеңне яхшыга юра. Яхшыга юраган – яхшы бетәр, начарга юраган – алып китәр, диләр.

28

Көнне каршы алгач, кирмәндә һәркем үз урынына урнашты. Төп алае белән Җаек бәк ике көннән соң гына кирмәнгә килеп җитте. Сөрәнчеләре менә ике көн инде хан кызының чыгуын сорыйлар. Өченче көнне Җаек бәк һөҗүмгә күчте. Өерелеп килгән хазарларның күбесе дивар буенда ятып калды, болгарлардан да үлүчеләр булды. Елга яры буенда беренче курган калкып чыкты. Җаек бәкнең мәргәннәре атларын чаптырып барган җайдан шулхәтле укка төз аталар ки, болгарлардан да югалтулар шактый иде. Болгарлар һәлак булганнарны кирмән түрендәге каберлеккә күмә бардылар, яралыларны аерым өйгә ташыдылар, аларны имче җитәкчелегендә хатын-кызлар карады, алыпларның ярасына имче җыйган үләнне капладылар, төнәтмә эчерделәр.

Камауның икенче атнасында кирмәндә азык-төлекне үлчәп-бүлеп кенә бирә башладылар. Кирмәннең ике башындагы коеларны көн-төн сакладылар.