Выбрать главу

Итил елгасының көньягында тарлавык: тагын да арырак төбәк-төбәк каенлыклар, аннан бераз баргач, имән агачлары белән капланган куе урман башлана. Шул яктан Кубрат ханнан ярдәм килергә тиеш. Һәм нәкъ шул якта, урман буенда, Җаек бәкнең албагаучылары күренә. Бик ерак булгангамы, ат өстендәге кешеләр далада утырган балбалларны хәтерләтәләр иде. Офык читендә зәңгәр рәшә, көн тагын эссе булыр, су эчүчеләр күбәер, атлар эсседән интегер.

Кодрак илхан янәшәсенә Чәчкә килеп басты, килеп басты да туганының беләгенә сарылды. Кодрак илхан, күзләрен офыктан алмыйча, сеңлесенең башыннан сөйде.

– Туганым, күрәм бит мин, күрәм, һәр көн киңәш-сабакка җыеласыз, сөйләр сүзегез юк, минем турымда әйтергә берәү дә кыймый, хәтта син дә… Җаек бәккә мин кирәк икән…

Кодрак илхан сеңлесенең күзләренә карады.

– Әйтмә алай, Чәчкә. Тыел, хакың юк. Син илхания, каравыш кыз түгел, хакың юк алай дияргә.

Чәчкә туганының күкрәгенә башын салды да җылап җибәрде. Кодрак илхан сеңлесен калтыранган иңнәреннән кочып алды, тамак төбенә килеп тыгылган төерне йотып җибәрә алмый торды.

– Тыел, Чәчкә, ишетәсеңме, тыел! Җаек бәк кирмәнне ала алмас, камап торыр-торыр да китеп барыр. Грек осталары кирмәнне Җаек бәк алырлык итеп кенә салмадылар.

– Кайда минем сөйгәнем Илбарыс буйтур, кайда, туганым? Ул мине, синең җан алыпларыңны коткарды, үзе юк, юк! Каган аның күзләрен чокыткандыр, ат койрыгына тактыргандыр…

Кодрак илхан, өстенә кайнар су бөркелгәндәй, кисәк читкә тайпылды, сеңлесенең күзләренә карады, аннары битләреннән учы белән тотты да:

– Игелекле сеңлем Чәчкә, чынмы бу?.. Чынмы Илбарыс буйтурны яратуың?!

– Өлкән абам, мин аны яратам, яратам!

– Кем белә? – дип сорады Кодрак илхан, һәм гүя тамагы чатнап китте. – Кем белә тагын? Әйт?!

Чәчкә як-якка башын чайкады.

– Беркем дә белми. Ул да мин… Мин ялганладым, ул миңа синең кебек үк якын туганым гына. Сине яраткан кебек аны да яратам. Ә ул юк, аны әсир иттеләр!..

– Чәчкә, Чәчкә, алма юк белән котымны. Атам ишетсә, минем дә, минем уң кулым Илбарыс туганның да… Без сине Җаек бәккә бирмәбез, туганым. Сине Җаек бәк Биләмҗиргә алып китсә, атама-анама, ир туганнарыма ни әйтермен, ни күзем белән күренермен?!

– Кирмәндә көннән-көн авырая бара. Җаек бәкнең мәргәннәре дивар өстенә менә башладылар, ашарга бетеп килә, итләр кортлады, бияләр сөт бирми, кирмән аланында ат утларлык чирәм калмады. Бир әмер, туганым, берничә атны суярга. Балаларга, яралыларга…

– Юк, Чәчкә сеңлем. Тагын бер тапкыр юк. Яу атларын болгар ачка үлгәндә дә суймады, яу атларын суеп ашасак, Тәңре каргышы төшәр.

– Ач капкаларны, туганым, чыгарып җибәр мине. Тиздән кешеләреңә ашарга бетәр, чир килер, мәетләрне күмәр җир калмас. Җаек бәк барыбер кирмәнне алыр, анда инде ул беркемне дә кичермәс, балаларга кадәр кырыр, елгага батырып үтерер.

– Чәчкә, Кубрат хан кызы илханияме син?! Кубрат хан кызы Чәчкә… Әйтмә алай, хакың юк! Сине атам бөтен мәҗлес алдында Рум императоры угланы Юстинианга вәгъдә итте. Син ярәшкән. Атамыз Кубрат хан үлгәндә дә сүзендә торыр. Син аны беләсең. Ул бирегә киләдер инде, үзе килмәсә, кавханнарын җибәргәндер…

Ул арада Җаек бәкнең сөрәнчеләре оран сала башлады. Аларның тавышлары елга буйлап аръякларга чыга, тау-урманнарга барып кайтаваз булып кирмән өстендә яңгырый иде:

– Кодрак илхан, Бөек Болгарның бөек илханы, төрки халкының җир-сулар, дала-җәйләүләр башы Йулыш каганның уң кулы Җаек бәк Итил буйларын калдырырга вәгъдә итә. Кирмәндәге һәр алып, оста, һәр сәүдәгәр исән калыр; мал-мөлкәтләренә кагылучы булмас. Каган Кубрат хан белән кардәшләшергә тели. Ике туган төрки арасында күпме кан коярга мөмкин, илхан. Акылыңа кил, бир хан кызы Чәчкәне!..

– Сайра, сайра, бугазыңа сөяк тыгылгыры. Юк! – дип йодрык янады сөрән салучылар ягына Кодрак илхан. – Юк, кычкырма булмастайны!..

Чәчкә өчен куркыныч көннәр килде. Ничәмә көн инде ул рәтләп йоклый алмый. Кайчак Чәчкә Илбарысны үз янында итеп күрә. Менә алар болында чәчәкләр арасында утыралар, янәшәләрендә атлар утлый, алар, башларын селкеп, чебен-черкиләрне куалар, баш селкүләренең гайрәтен күрсәтер өчен, матур итеп пошкырып та куялар. Илбарыс бер чәчкә өзеп ала, һәм алар, чәчкә таҗларын йолкый-йолкый, язмышларын юрыйлар. Бергә… бергә түгел… бергә… бергә түгел… Чәчкә таҗлары «бергә» дигәнне әйткәндә, күзгә-күз карашып алалар, шул караштан икесенең дә бит алмалары алсулана, йөрәкләре ешрак тибә. Аннары тынып калалар, йөрәкләр генә сөйләшә, тел табардай татлы сүзләр дә артык була. Шуннан Илбарыс аны кулыннан ала, сикереп торалар, кулга-кул тотынышып, зырылдап әйләнергә тотыналар. «Гүзәл син, Чәчкә, бар чәчкәләрдән дә гүзәл Чәчкә!» – ди аңа Илбарыс. Чәчкә күңеле тулышкан шатлыктан ни кылырга белми көләргә керешә, аннары йөгереп китә, нәкъ кыз туйларындагы кебек йөгерә. Куып җитсен, җитсен сөйгәне дип кинәнә…