Выбрать главу

Йулыш каган турында төрлечә сөйләүчеләр бар. Берәүләр аны мактыйлар, яшь чактагы Кубрат хан белән чагыштыралар, икенчеләре хурлыйлар, аның ыстанында бүлмәләре тулы җарияләр, дип куркыталар. Йулыш каган төрки телдә сөйләшә, йоласы – Тәңре, шуңамы Чәчкә киләчәк язмышы белән килешә дә башлаган иде инде, тик аның өчен кешеләр генә кырылмасын, төркиләр генә суешмасын, һәр көн иртән кояш чыкканда Тәңрегә тез бөгеп ялварды Чәчкә, коткар, насыйп итмә каганга, дип үтенде. Аны Тәңре ишетте, Илбарыс сөйгәне аны Җаек бәк кулыннан коткарды, үзе әсир төшеп булса да коткарды. Хәзер әнә тагын килгәннәр Йулыш каганның йомышчылары, аның өчен орышалар, кан коялар. Җитмәгәнме аларга сөйгәнен әсир итүләре?! Кайларда икән Илбарыс? Исәнме икән? Ул аның үле гәүдәсен булса да күрергә тиеш, шунсыз ул берәүгә дә кияүгә чыкмас, император угланы Юстинианга да, Йулыш каганга да. Кем аңа бүген Илбарыс сөйгәне турында тел очына куеп бер сүз әйтә ала? Кем?! Чәчкә аңа бар булган мөлкәтен бирер иде. Кем булсын – Җаек бәк. Ул аны әсир итте, ул аның кайда икәнен дә беләдер…

Аның яныннан гына Кодрак абасы белән Адай тархан үтеп киттеләр. Чәчкә агач артына посты. Абасы белән тархан каравыл алыпларны тикшерәләр. Чәчкә төп өйгә юнәлде. Адай тарханның хатыны өченче бала табарга җыена. Чандыррак гәүдәле, күк күзле бу хатын юанаеп киткән. Чәчкә өйгә килеп керүгә, ул дәү йөген рум шәле белән капларга маташты. Чәчкә үзалдына елмаеп куйды. Кияүгә чыкса, ул да шулай юанаер микән? Түр яктан аналары кебек үк кара чәчле ике ир бала керде һәм икесе дә, сөйләшеп куйгандай, аналарының күлмәк итәгенә килеп сыенды.

Балалар һични аңламыйлар, аларга Җаек бәк камады ни дә, камамады ни кирмәнне. Җаек бәк кирмәнне алса, бу ир балаларны Биләмҗиргә озатыр, берничә елдан шул ук балалар каган байрагы астында Болгарга килерләр. Кеше язмышы белән әнә ничек уйный каганнар.

Кичә Җаек бәк алыплары кирмән дивары буена чыбык-чабык ташлый башладылар. Дивар тирәли канау казылып, су җибәрелгән иде, чокырны чыбык-чабык, туфрак белән тутырдылар. Җил кирмән ягына исә башлау белән, Җаек бәк чыбык-чабыкка ут төртергә боерыр. Җаек бәкнең алыплары, дивар буенда күпләп ятып калсалар да, һөҗүмне туктатмыйлар, һаман килә торалар. Ук җитмәс урында диварга менү өчен баскыч үрәләр, ташаткычлар көйлиләр. Баскычлардан менеп, кирмән эченә сикерүчеләр ешайганнан-ешая барды. Кирмән кыл өстендә тора иде. Шушындый хәлдә Адай тархан балаларының берни булмагандай шукланып йөрүләре Чәчкәнең җанын кыйнады. Ул Табгач сәүдәгәрләре китергән көзгегә карады. Күзе көзгегә төшү белән, бөтен гәүдәсе калтыранып китте: карлыгач канатларыдай кыйгачланып киткән кашлары җыерылды, керфек очларына энҗедәй яшь бөртеге кунды, йөзенә сылу-чибәр алсулык йөгерде, чырае кырысланды, йодрыклары йомарланды. Ул Илбарыс буйтурны табар! Табар да Җаек бәккә әйтер, җибәр мине шул буйтур белән илемә, дияр, атам сиңа Өске Кирмән җәйләүләрен бүләк итәр, дияр.

Чәчкә ишекле-түрле йөренде, үз-үзенә урын табалмады. Ахыр грек битекчесен чакыртты. Битекче килгәч, ул аңа хат язарга боерды.

– Яз, битекче! – Битекченең кара бөдрә чәче маңгаена сибелеп төшкән, кулында – каз каурые. – Яз. Атам-анам, ир туганнарым, менә өченче атна инде Өске Кирмәнне каганның Җаек бәге камауда тота. Җаек бәк дивар тирәли чыбык-чабык өя, безне тереләй куырмакчы. Көн-төн ташаткычлардан афәт яудыра. Тиздән ул чыбык-чабыкларга ут салыр, кирмән дөрләп яна башлар. Болгар алыплары көннән-көн кими, бер кабергә унар мәет салалар. Тәңре шаһит, атам-анам, мин сезнең сүзегездән чыкмадым. Кирмән кешеләре миңа бүрегә караган кебек карый башладылар. Мин аларның күзенә күренергә оялам, җаным кая куярга белмим. Җаек бәк һәр көнне, мине сорап, сөрәнчеләреннән оран салдыра. Мин язмышым белән килештем, атам-анам, кирмәннән чыгарга булдым. Яздырган битегем бирер кешем юк. Мин аны грек битекченең үзендә калдырам. – Чәчкә шулай диюгә, грек битекчесенең күзләре зураеп китте, суган суына манган каурые калтырана башлады. – Яз, битекче, яз, – диде Чәчкә. – Язмыштан узмыш юктыр. Мин шулай кылдым, атам-анам. Битекне яздыручы кызыгыз Чәчкә булыр…

Чәчкә битекченең кулыннан каурыйны алды, тамгасынсалды. Битекче пергаментны бөтәрләде дә куенына тыкты, илханиягә түбәнчелек белән бил бөкте.

– Битекче, битекне күз карасыдай сакла, болгарлар килгәч, олуг хан кулына тапшыр!

Грек чукынып алды, китәргә дип борылды, Чәчкә аны туктатты. Ул битекченең учына балдак салды.