– Хәериең, илхания.
Чәчкә бераз уйланып торды да муенындагы затлы ташлардан ясалган гәрәбә муенсасын салып бирде.
– Илхания, боларны кемгә тапшырыйм? – диде битекче.
– Үзеңә булыр, битекче.
– Юк, илхания, чәчкәдән яфрак өзмиләр. Бирмә миңа бу бизәкләреңне. Гүзәл затларны гүзәл әйберләр бизәргә тиеш.
Грек түбәнчелек белән илханиягә бил бөкте һәм Чәчкәгә әйберләрен кире кайтарды.
Җаек бәк ягына чыгу уе кызга көтмәгәндә, һөнәрчеләр урамыннан узып барганда килде. Йөри торгач, Чәчкә каберлекләр күршесендәге ат абзары янына килеп чыкты. Шунда ул берәүнең күңелле итеп көлүен ишетте. Чәчкәнең күңеле кызыксыну хисе белән тулды. Ул ат абзары артынарак үтте. Кочаклашып торган ике яшьне күрде дә шым булды. Абзар почмагына сыенып, ике яшь басып тора, алар бер-берсенең кочагына кереп иңгәннәр кебек. Егет кызның колагына нидер пышылдый, ә кыз, хиссиятеннән тулышкан күңелен тыя алмыйча, кеткелдәп көлеп ала.
– Атам риза, анам риза, Айгөл, быел Кызкуыш туенда сине куармын.
– Айгөл түгел минем атым, Айтаң.
– Айтаң, дим. Кудырырсыңмы?
– Тоттырырсыңмы, диген, җүләрем!.. Куарсың, мәргәнем! Бөтенләй йөгереп тә тормамын, борылырмын да сиңа каршы йөгерермен. Кирмәнне камаган Җаек бәк кенә китсен…
– Җаек бәк хан кызы Чәчкә чыкмыйча беркая да китмәячәк, Айтаң.
– Мин булсаммы хан кызы, мәргәнем, мин булсаммы?! Мин кешеләрдән кан койдырмас идем, чыгар идем Җаек бәк каршына. Аны Йулыш каган сорый икән бит. Каган үзе!
Кыз янә татлы итеп тыенкы гына көлеп ала, җегеткә нидер әйтә, әмма Чәчкә инде аларны ишетми, ул ни кылырга белми, беркавым тәмам аптырап басып тора. Аннары әкрен генә кузгала, тәвәккәл бер фикергә килеп, өйгә таба атлый.
Шунда аның каршына баһадир килеп чыга:
– Хан кызы Чәчкә, нишләп бу тирәдә йөрисең? Кодрак илхан сине кирмән бетереп эзли.
Кодрак илханның сул канатында торучы баһадир икән. Баһадир Илбарыс буйтурга суеп каплагандай охшаган иде. Бәлкем, эңгер куелыгы аны шулай күрсәткәндер…
– Баһадир, кайда синең буйтурың Илбарыс?
– Буйтур минем йөрәгемдә, илхания. Ул һәрвакыт минем белән булыр. Ул сине коткару өчен башын салды, илхания.
– Мине коткару өчен… – дип кабатлады Чәчкә. – Аны Җаек бәк ат койрыгына таккандыр, минем өчен җанын алгандыр.
– Анысы бер аңа билгеле, илхания. Буйтур турында начар уйлыйсым килми. Ул чынлап та батыр йөрәкле иде. Җаек бәк аңа кылычын күтәрмәс, алыпларның кадерен белә, диләр.
– Баһадир, мин ни кылырга тиеш соң?
– Көтәргә, сабыр итәргә, илхания.
– Чакай баһадир, мин кирмән диварында сакта торырга телим. Бирегез миңа ук-җәя, бирегез корал. Мин кешеләр алдында үземне акларга тиеш.
Чәчкә, яңа көнне каршы алгач та, Җаек бәкнең чатыры күренгән диварга менде. Диварга менгән хәрби киемдәге алыпны күрделәр дә, барысы да, кемгәдер охшатып аптырап калдылар. Беренче булып Чәчкәне абасы Кодрак таныды.
– Хан кызына килешерме болай йөрү, Чәчкә?
– Килешер, абам. Ачның ачуы яман, мин дә хазарларны уктан алырга телим.
– Әнә күрәсеңме чатырны? Җаек бәк бүген нидер кылырга маташа, бар меңбашларын җыйды, тегеләре, аның сүзләрен куәтләп, һай-һай кычкыралар. Әнә кузгалдылар да. Барыгыз да ышыкка, укларны әрәм-шәрәм итмәскә! – дип боерды Кодрак илхан.
Хазарлар бүген аерата кыю кыландылар, диварга якынаеп, укка тота башладылар. Кайберләре читәннән ышык ясаганнар, шуларны күчерә-күчерә, һаман диварга якынлашалар. Болгарлар ягында ук кадалгач кычкырып җибәрүчеләр ешая башлады, шулчак Чәчкәнең колагы яныннан гына сызгырып ук узды. Чәчкә үзенә ук аткан алыпның йөзен ап-ачык күрде. Атын чаптырып килүченең чыраенда иман юк, икенче уравында ул угын төзрәк җибәрер шикелле тоелды хан кызына. Уе дөрес булган икән, җайдак җан-фәрманга чабып янәдән әйләнеп килде дә нәкъ Чәчкәгә төбәп җәядән атты. Чәчкә ышыкка посып өлгерде. Әйләнеп караса, янындагы алып, берни булмагандай, хазарларга ук артыннан ук яудыра. Чәчкә торып басты, җәясен тартты. Әнә баягы алып өченче тапкырга әйләнеп килә. Чәчкә аңа ук җибәрде, илханиянең угы җайдакның ияренә кадалды.
– Ур-ра, ур-ра! Тиде, тиде! – дип кычкырып җибәрде Чәчкә.
Кояш күтәрелә башлауга, хазарлар тагын да кыюлана төштеләр, ышык читәннәр артына яшеренеп килгән алыплар дивар өстендәге болгарларны берәм-берәм чүпли башладылар. Чәчкә янындагы алып та кинәт бер якка авып төште: аның күкрәгенә ук кадалган иде.
Әйе, капканы ачтырырга! Зур сәүдә капкасын ачтырырга! Мәгәр кем ачсын аңа капканы? Чәчкә капкага таба йөгерде. Менә ул капка. Капка янында алыплар. Чәчкә янә диварга менде, түбән карады, аста баш әйләнмәле иде. Янә аска төште. Капканы дүрт сөңгече саклый, беркемне дә якын җибәрмиләр. Чәчкә капкага якыная башлаган иде, алыпларның берсе аңа сөңгесен юнәлтте.