Выбрать главу

– Хан кызы, сезгә ярамас. Кодрак илхан якын килгән бер кешене сөңгегә алырга кушты! Һәй, сиңа әйтәм түгелме, хан кызы?!

Чәчкә үзәк урамга барып чыкты. Аннары хазарлар аерата ныклап һөҗүм иткән дивар буена таба китте. Монда шау-шу, монда мәетләр, монда яралылар. Чәчкә Кодрак абасы белән Адай тархан баскан манарага менде. Андагылар утлы кисәү тотып килүче хазар алыпларын укка алалар иде. Чыбык-чабык өеменә ут салдылармы – кирмәнне төтен күмәчәк, ул чакта инде чынлап та соң булуы бар! Берәр чара кыласы иде. Ә чара юк, чарасызлык үлемгә илтә иде болгарларны.

Абасы хәрби киемдәге Чәчкәне күргәч тә аптырап калмады:

– Син нишләп монда? Хәзер үк төшеп кит!

– Абам, мин Җаек бәк ягына чыгарга булдым.

– Адай тархан, алып төшеп кит хан кызы Чәчкәне! – дип боерды Кодрак илхан.

Чәчкә Кодрак илханның җиңенә килеп сарылды:

– Туганым, кадерлем, мин шулай телим, коймагыз кан. Атам мине кичерер, кирмәндә меңләгән бала-чага, хатын-кыз, бертуган төркиләр…

Бу юлы илхан белән тархан күзгә-күз карашып алдылар. Тәүге сүзенең кайнарлыгын сүрелдермәс өчен, Чәчкә тагы да ныграк ялварырга тотынды:

– Туганым, минем өчен курыкма. Бәк тимәс, ул мине туры каган ыстанына озатыр. Хан кызын Тәңре саклар. Мин үзем теләп чыгам, абам, атама шул турыда битек яздым. Ул грек битекчесендә. Хан кызын Тәңрем саклар, саклар, саклар, – дип, Чәчкә кулларын күккә сузды.

Манара түбәсе очында баш сыярлык кына тишек калдырылган иде, шул тишектән зәңгәр күк йөзе күренә, шушы зәңгәрлек Чәчкә күзләрендә чагылып-чагылып киткәндәй булды. Әйе, аны Тәңре ишетте. Бу хәлне күреп, Адай тархан да, Кодрак илхан да кулларын күккә күтәрделәр.

– Йа Тәңрем, игелек бир хан кызы Чәчкәгә, йа Тәңрем…

Кодрак илхан янына бер алып йөгереп килде:

– Илхан, хазарлар диварга менәләр, үтеп керүчеләре бар.

– Сөрәнче! – дип кычкырды Кодрак хан. – Сөрәнче, оран сал! Кубрат хан угланы Кодрак илхан капканы ачудан баш тарта. Хан кызы Чәчкә Җаек бәк янына үзе чыга!.. – Аннары Кодрак илхан сеңлесен кочып алды, бертын дәшми торды. – Орыш киемнәрең сал. Җаек бәк янына хан кызы булып чык, – диде һәм сеңлесенең чәч тәңкәләренә кагылып алды. Урта тәңкәдә кояш сурәте иде, тәңкәнең уртасында чын кояшны хәтерләтеп зөбәрҗәт таш җемелди. Түгәрәк йөз, киң маңгай, аска таба очлаебрак килгән яңаклар, зәңгәр күзләр, кайтарылып торган озын керфекләр хан кызы Чәчкәне әйтеп тә, күреп-карап та туймаслык матур итә иде.

Сөрәнче оран сала башлауга, яр башындагы чатырдан Җаек бәк чыкты. Ул берара болгар сөрәнчесенең кычкырган сүзләренә колак салды да һөҗүмне туктатырга боерык бирде. Җаек бәкнең өстендә яшел чапан, башында түбәсенә кош каурые кадаган очлым, билендә зур аеллы пута иде.

Хазарлар һөҗүм итүне туктатты. Җаек бәктән боерык көтеп, чатыр тирәли җыелдылар. Җаек бәктә килгән мәлдәге алай юк иде инде. Өч атна эчендә ул шактый сугышчысын югалтты.

Җиде алып озата килгән хан кызы чатыр янына килеп җитте, алыплар аны аяк астына кулларын куеп кына аттан төшерделәр. Кубрат хан кызы Чәчкә олуг бәк алдына килеп баш иде, язмышын аңа тапшыруын әйтте. Җаек бәк хан кызы артында басып торган болгар алыпларына күз төшереп алды. Хан кызын аның бер ишарәсеннән үлемгә ташланырга әзер булган алыплар озата килгән иде.

Җаек бәк – дөнья күргән, илләр гизгән кеше. Хан кызын күргәч, бер мәлгә телсез калды, ул аны кем белән тиңләргә дә белмәде – гүзәллекнең чиге юк иде Кубрат хан кызында.

Җаек бәк сүзендә торды, үлекләрне җыеп күмгәч, ул чынлап та Итилнең түбән ягына таба – Биләмҗиргә юл алды.

Җаек бәк алае күздән язгач, Өске Кирмән халкы капкаларны ачты, су буйларына, болыннарга сибелде. Аларның куанычлы тавышларыннан елга буйлары яңгырап торды.

29

Таң атты. Көнчыгыштан зәңгәр күккә кояш нурлары сузылды. Кубрат хан бик аз йоклады. Торды, иңенә чапанын салып, чатырдан чыкты. Көн туар алдыннан янә бер тапкыр орыш кырын күрәсе килә иде аның. Маныч елгасы өстендә куе томан, томан әкрен генә кояш баешка таба агыла, елганың як-ягында албагаучы алыплар йөренә. Хан чатырдан чыгу белән, ике җансакчысы сүзсез генә аңа иярде. Дәян алостаз билгеләгән җансакчылар. Хан аларны гүя күрми, ул бөтен күңеле-җаны белән орыш буласы кырны күздән кичерә иде.

Алтмыш икенче язы килде аның. Алтмыш икенче язын яши бу якты дөньяда, бик күп орыш, кан-яшь күрде, орышта арысландай сугышты, җиңү өчен гомерен кыл өстенә куйган чаклары булды. Болгар халкы аңа үпкә белдермәс. Кубрат беркайчан да куркак җан булмады, аның кыюлыгына хәтта дошманнары көнләште. Бу орыш аның гомерендә иң соңгы сугышы булыр. Кубрат хан җанын-тәнен биреп орышыр. Шуңа дип килде ул бирегә. Болгар бабасыннан калган кылычы тутыкмады әле, үткен тора. Йулыш каган Кубрат ханны җиңәм дип мактанган, имеш. Иртәрәк мактанмадың микән Ашина ыруы оныгы? Ашыкмадыңмы?.. Орыш кырында мактанырга түгел, орышырга кирәк булачак. Кем алдырыр – бер Тәңре белә.