Каган да юлга чыккандыр, түзмәгәндер. Балкыр илханнан хәбәр килде, каганның йырмак алае белән очрашкан, хазарларны урап алып кырып бетергәннәр. Бу хәбәрне ишеткәч, каган Балкыр илханга бар көче белән ташланыр. Балкыр илханга бик авырга килсә, хан Маныч елгасына чигенергә әмер җибәрде.
Кубрат хан грек уты тутырылган чүлмәкләр һәм ташаткычлар куелган арбалар яныннан узды. Арбаларны ике боҗра каравыл саклый. Уяулар. Хан килеп җитәр-җитмәс үк бил бөгәләр. Ташаткычлар белән эш итәргә аерым буйтур билгеләде. Буйтур дәрәҗәсе алган грек, олуг хан арбалар янына килеп җитүгә, алгарак чыкты, йодрыгын кысып, без әзер дигәндәй, кулын күтәрде. Кубрат хан аңа:
– Күрәм, күрәм, игелеклесез! – дип ары китеп барды.
Болай барысы да җайда кебек иде. Каганга Фанәгүргә барырга башка юл юк, ул теләсә-теләмәсә дә шушыннан узачак. Орыш өчен Маныч елгасы буе иң уңай урын дип табылды. Кай тирәдә хәрәкәт итә иде каган, Кубрат хан белеп бетерми иде. Балкыр илхан артыннан киткән албагаучы алыплар кайтып җитмәделәр, илханның хәбәрчесе дә озаклады. Югыйсә Балкырдан һәр көн хәбәрче килеп тора иде. Бүген ул шуңа йоклый алмый: Балкыр илханнан түземсезлек белән хәбәр көтә. Ул гынамы, йокы алмауның икенче сәбәбе дә бар иде: Батбай илханга киткән дүртенче хәбәрче дә суга төшкәндәй юкка чыкты. Аспарух илхан уң кулына килеп урнашты, рәхмәт илханга, игелекле углан булды. Кодрак илхан да Җаек бәкне җиңеп бу тарафка юл тотса, бик әйбәт булыр иде дә, аның көче чамалырак шул, Җаек бәк орышларда каешланып беткән, кирмәнне камауда тотадыр, чыгарга ирек бирмидер. Аннары, каган биредә җиңелсә, Кубрат хан Җаек бәкне үзе барып сытачак. Бу юлы ул Җаек бәккә качарга ирек бирмәс, үзе башын чабар түрәбаш ашиналылар ыруын аякка бастырып йөргән бәкнең. Көбер ханнан хәбәр юк, мәгәр Кубрат хан Аппакка ышана иде. Кубрат хан аларга елганың өске ягындагы чәүкәлек артына чакыру җибәрде. Иллә бу хакта кавханнары белән киңәшәсе бар әле. Балкыр илханның беренче җиңүе ханны канатландырып җибәргән иде. Кубрат болай дип уйлады: Балкыр белән орышуда йырмак алаен югалтканнан соң, каганның аны Кубрат ханның төп көче дип уйлавы бар. Ачуы кабарган каган Балкыр кырына җиткәч, Балкыр артыннан ташланыр, илхан орыша-сугыша Маныч елгасына чигенер, ә монда каганны грек утларын тутырган ташаткычлар белән Кубрат хан үзе көтеп тора. Менә шунда күрмәгәнен күрер каган, менә шунда булыр төп орыш, Маныч елгасы буенда.
Киңәш мәҗлесен Кубрат хан Көбер хан килгәч кенә җыяр. Алар барысын да уртага салып сөйләшерләр, киңәшерләр. Киңәшле эш таркалмас, дигән картлар.
Болгар хазарны җиңә калганда Кубрат хан нишләргә белер иде. Иң әүвәл ул Биләмҗирне барып алыр һәм андагы ашиналыларны кырыр, кала башлыгы итеп Балкыр илханны куяр. Бөтен түбән Итил буйлары, Хазар диңгезе, диңгез буенда яшәгән халыклар аңа буйсыныр, аңа ясак түләр. Шуннан соң Кубрат хан Тимер Капкага юнәлер, Батбай угланны эзләп табар. Үз баласын ул үзе хөкем итәр, үз кулы белән…
Төптәнрәк уйласаң, бу орышны булдырмаска да була иде Кубрат ханга. Чәчкә кызын каганга бирергә дә… Мәгәр гасырлар буена кан үче барган ашиналылар белән кардәшләшәсе килми аның. Моңа барса, аны ата-бабалары каргар, теге дөньяга баргач, Тәңре алдында җәзасын алыр. Юк, түрәбаш Дулу ыруы белән Ашина ыруы беркайчан да килешмәс. Орыш булыр, булачак, ул инде башланды да – Өске Кирмән камауда, Балкыр илхан каганның йырмак алаен тар-мар иткән.
Маныч елгасы киң дә, тирән дә түгел, әмма ат йөзеп чыгардай урыннары да бар. Нишләргә? Елганы кичеп каршы алыргамы, әллә биредә орыш кыры булдырыргамы?.. Аръякта – тигезлек, дала – орыш өчен уңайрак, бу якта – чокыр-чакыр, атлар белән хәрәкәт итү кыен булачак.
Кубрат ханны философ Иоанн Фасиан куып җитте. «Бик вакытлы килдең, философ, синең фикереңне дә белермен», – дип уйлады Кубрат хан. Философ Иоанн Фасиан аңа Биләмҗирдә булган хәлләрне сөйләгән, хан барысыннан да хәбәрдар иде инде.
– Хәерле иртә, олуг хан!
– Иртә хәерле, философ, кич ни булып бетәр. Бүген төнлә яман төш күрдем, философ, сиңа гына әйтимме, төш юраучыны да дәштеримме?
– Төш юраучың да бармы, олуг хан?
– Бар. Болгар баба җәйләүдә төш юраучы тоткан. Төшюраучы күңелгә ышаныч өсти, философ.
– Юраучы ике ялгышыр, бер үләр. Аның хан төшен ялгыш юравы да бар бит. Анда инде хан аны кичермәс.
Олуг ханның күңеле-уе башкада иде. Алар чатыр янына урап кайттылар, калкулыктан орыш кырын күзәтә башладылар. Орышу өчен уңайлы урын түгел иде Маныч елгасының сул ягы.