Иоанн Фасианны буласы орыш кырына кызыксыну китерде. Аның беркайчан да орышларда катнашканы булмады. Ул тарих яза иде, тарих өчен бу орыш иң гыйбрәтле орышларның берсе булыр: ике туган халык бер-берсен кырырга җыеналар. Мондый хәлләр бик борын заманнарда да булгалаган, әмма варварлар аны белмиләр, тарих аларга ят фән, алар бары тик үз тарихларын беләләр. Үз тарихларында туган белән туган орышу гадәти хәлгә әверелеп киткән.
– Грек уты куелган арбаларны мин, олуг хан, урта бер төбәккә куяр идем. Грек уты каган кулына төшмәскә тиеш. Борынгы грек тарихчылары оныкларына алтын хәрефләр белән язып калдырган васыятьләр бар: дошманны һәрчак үзеңнән көчлерәк итеп исәплә, орышка керәсе алыпларыңның күңеленә җиңү ялкыны сал, орышның изге икәнен расла, киләсе орышка багышлап корбан чал.
– Көчне көч белән җиңәләр, философ. Йулыш кагандакөч зур, дип җиткерәләр шымчыларым. Мәгәр болгарларның үзләреннән икеләтә көчле дошманны да җиңгәннәре бар. Миндә грек уты, миндә яу чабып дан казанган кавханнар, буйтурлар. Орыш беркайчан да алдан исәпләнгән уй буенча бармый, философ, һәр орышның үз язмышы буладыр.
– Туктатырга мөмкин булса туктат орышны, олуг хан.
– Ташу ташыганда елганы бумыйлар, философ. Дала болгар, хазар белән тулды. Бер казанга ике тәкә башы сыймый. Йә болгар ия булып калыр далага, йә хазар. Йә Дулу ыруы, йә Ашина ыруы…
– Императорларга, ханнарга корал түгел, иң әүвәл акыл өләшер идем мин.
– Философ, теләнче теленнән тапкан, диләр бездә. Син минем теләнчем, киңәшчем. Киңәшең бир, әмма сабырым төкәндермә. Үзең үк әйтеп торасың, Йулыш каган килгән кунакларына Ураган каган баш чирәбеннән кымыз эчерә, дип, Дулу ыруы шуңа түзеп торсынмы? Коралсыз – җиңү юк, алайсыз— ил юк. Миндә тегесе дә, монысы да бар.
– Болгарга яңа дин кирәк, олуг хан. Яңа дин – яңа корал ул.
– Мин Тәңрем белән аякка бастым, Тәңрем белән бу якты дөньядан да китәрмен, философ. Яңа йоланы илханнар тапсын. Орыштан соң илханнарымның берсен олуг хан итеп күтәрттерермен. Шуның хакына корбан чалдырырмын, Дулу ыруы янә бөтен төрки дөньясына баш булып калыр.
Кубрат хан бүген ачулы иде, аңламады философның ни әйтергә теләгәнен, әллә аңлап та санга сукмады, ачу-нәфрәт белән тулган йөрәк киңәшче эзләми. Философ, олуг хан белән килешеп, аңа баш иде.
Ул арада томан таралды, кояш чыкты. Кубрат ханның тез астына киез китереп салдылар, хан, кулларын күккә күтәреп, Тәңредән игелекле көн теләде. Философ аңа гаҗәпләнеп карап торды. Менә ничә ел инде ул шушы варварларны кеше итәргә тырыша, әмма бер адым да алга илтә алмады, Тәңре – алар өчен барысы да. Ханга кадәр, кулларын күккә күтәреп, чыгып килгән кояштан яхшы көн тели. Мәгәр соңгы елда бу йоланың кеше күңеленә якынрак торуына инана башлады кебек философ. Көннең матурлыгы, аның ялынган-ялварган кешесенә игелекле булуы әнә шул кояш һәм күк йөзеннән тормыймыни? Димәк, күк-кояштан матур һәм игелекле көн теләү бер дә варварлык түгел икән бит! Христиан, чиркәүгә килеп, Изге Христостан игелек көтә. Ни катнашы бар ул сурәтнең туып килгән көнгә?! Һичнинди! Философ моны белә, әмма күңеле балачактан ук шул рәсемнән игелек көткәнгәме, үзе дә күп чакта Изге Христос сурәте каршына тезләнеп, аңардан мәрхәмәт сорый иде.
Кубрат хан догасын тәмамлады, аягына басты, аның тез астындагы киез кисәген җансакчысы шундук чатырга алып кереп китте.
– Орыш аръякта булыр, Тәңре шулай киңәш итте, – диде олуг хан һәм, философ ягына әйләнеп тә карамый, сөрәнчесенә боерык бирде.
Иоанн Фасиан дәшмәде, аның Кубрат ханны рәнҗетәсе килмәде. Соңгы мәлдә ул үзе дә икеләнебрәк калган иде. Олуг хан үз-үзен җиңүгә ышандырды, бөтен бер алай башында торган кеше өчен бу зур өмет иде. Өмет иткән – морадына ирешкән. Философ күптәннән төшенгән иде инде: бу ике туган халыкны бер-берсенә котыртучылар – Табгач һәм Бөек Византия дәүләтләре императорлары. Нәкъ менә шулар өчен кулай иде бу зур халыкның бер-берсен кырулары. Бу халык берләшеп көчәйсә, ике империягә дә кыенга туры киләчәк. Моны императорларның икесе дә яхшы беләләр һәм, һичнинди элемтә тотмыйча, эчке бер тоемлау аша гына аларны бер-берсе белән орыштыралар иде. Иң әүвәл бу халыкны алар икегә аердылар: көнбатышка йөз тоткан Дулу ыруына һәм көнчыгышка йөз тоткан Ашина ыруына. Калганы бик тиз эшләнде. Императорлар үзләренә йөз тоткан ыруларны булдыра алган кадәр мактарга, төрле бүләкләр белән алдарга, юмаларга, кирәк вакытта горурлыкларына кагылып мыскыл итәргә дә күп сорамадылар. Нәтиҗә күз алдында иде. Дала төрки белән тулды, тагын бер-берсе белән орышырга җыеналар…