Выбрать главу

Көнне каршы алганнан соң ашап алдылар һәм олуг хан боерыгы белән аръякка күчә башладылар. Олуг ханның чатыры җыелды, Кубрат хан күк айгырга атланды. Кубрат хан белән янәшәдә ханша Аппак бара иде. Аръякка кичкәндә, олуг хан артына каерылып-каерылып карады. Ул шул тарафтан Көбер ханны көтә иде. Ханша моны аңлады һәм, ханны тынычландырырга теләп:

– Кубрат ханым, килер ул, килер Көбер хан! – диде.

– Мин Көбер хан өчен борчылмыйм, ханша. Мин Өске Кирмәннән хәбәрче көтәм. Җаек бәк Өске Кирмәнне һаман камауда тотамы икән?.. Ярдәм итә алмыйм. Тотрыкланып тора алсалар гына ярар иде.

– Философ коткарганнан соң Илбарыс буйтур барып җиткәндер инде.

– Аның анда барып җитмәве бар бит, ханша.

– Ханым, асрауга алынган булса да, ул миңа күкрәгем имеп үскән баламдай якын, әйтмә алай балага. Ул китергән игелекне илханнарыңнан күргәнең булмады!

Олуг хан дәшмәде. Аппак ханша хаклы иде.

Уң якка чыккач, олуг хан орыш уеннары уздырырга булды. Орыш кырындагы хәрәкәтне аның үз күзе белән күрәсе килә иде. Аспарух илханның ике төмән алаен олуг хан уң кулга куярга булды, сул кулына алостаз Дәянны. Төп алай башына үзе басар. Маныч елгасының уң ягында тигезлек, дала башлана иде, олуг хан чатырын куясы төбәккә калкулык өеп куйдылар, аны чирәм кисеп капладылар, хәзер олуг хан буласы орыш кырын шул калкулыктан күзәтә иде. Төптәңре дәрәҗәсен алган Азак кавханны Кубрат хан үз янына алды. Азак кавханның бер мең алае бар, төптәңре булырга өйрәнмәгән кавхан орышка талпына, әмма аны олуг хан кырт кисеп туктатты:

– Төптәңре алыплар күңеленә җиңү коткысы сала. Бер мең алыпка гына түгел, ул бөтен алайга баш, Азак кавхан. Төптәңре Азак, – дип төзәтте үзен Кубрат хан.

Кубрат хан шундый урын сайлады ки, Йулыш каганга уртадан килүдән башка чара юк иде. Кичә ул уйлады-уйлады да олауны елганың сул ягында калдырды. Кубрат хан җәяүле алай тотмады. Киресенчә, алай артыннан көтү-көтү ат йөртте, орышка ат өйрәтүчеләр булдырды. Ук-корал ясаучылар һәм олау белән өлкән яшьтәге, әмма кулларында корал тотарлык кавханнар җитәкчелек итә. Кирәк икән, алар, ук-корал ясаучылардан, олаучылардан бер-ике мең сугышчы оештырып, елганың уң ягына чыга алалар. Моның өчен аларга Кубрат ханның боерыгы кирәк булачак. Мәгәр Кубрат хан орышны бу хәлгә барып җитмәс дип ышана.

Кубрат хан калкулыктан орыш кырын күзәтте. Дала ягыннан җылы җил исеп куйды. Олуг хан, йөзен җилгә куеп, көнчыгышка күз ташлады. Балкыр илхан чигенә башлаган булса, шул тарафтан килеп чыгарга тиеш иде. Әлегә барысы да ул теләгәнчә бара. Мәгәр орышның кагыйдәсе юк, орыш алдан уйлаган исәп буенча бармый. Моңа Кубрат ханның күп тапкырлар инанганы бар. Шуңа карамастан олуг ханга орыш барышын алдан күрә белү кирәк иде. Тик ничек күрмәк кирәк?! Көбер хан һаман килеп җитми. Өске Кирмәннән хәбәрче юк, Балкыр илханның язмышы да ачык түгел…

Уеннарны башларга вакыт иде, Кубрат хан кулындагы таягы белән Аспарух илханга кузгалырга боерды. Көньяк-көнчыгыш тарафтан төмәннән артык атлы алай тоташ бер ташкын булып кузгалып китте. Аспарух илхан, Кубрат хан уйлаганча, грек уты куелган арбаларга таба ташланды. Дала ат тояклары тупылдавыннан уянып, сискәнеп киткәндәй булды. Аспарух канатын җәя башлауга, алостаз Дәян кузгалды, Кубрат хан Азак кавханны үз урынына – төп алай башына куйган иде, аңа да кузгалырга боерык бирде. Иллә Аспарух илхан Кубрат хан уйлаганча итмәде, алаен кисәк борып, елганың югары ягына ташланды. Андагы чәүкәлекләр артында Көбер хан булырга тиеш, ә ул килеп җитмәгән. Күп тә үтми, Аспарух үз алае белән елганы кичеп чыгар, олауны тар-мар итәр һәм Кубрат ханның аркасына төшәр. Хәйләкәр, хәйләкәр Аспарух илхан. Кубрат хан алостаз Дәянга, елганы кичеп, Аспарух илханның юлына аркылы төшәргә дип боерык җибәрде, әмма Аспарух илхан елганы кичеп чыгып килә иде инде.

Кубрат хан уенны туктатырга боерды. Ул меңбашларның барысын да чатыр янына дәшәргә кушты. Атлары тирләп чыккан буйтурлар, меңбашлар чатыр тирәсен уратып алдылар. Кубрат хан аларга рәхмәтен белдерде, буйтурларны, кавханнарны калдырып, меңбашларга таралырга боерды.

Буйтурлар, кавханнар чатыр тирәсенә җыелгач, хан һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты.

– Алыпларым, буйтур орыш кырында сынала. Аспарух илхан нигә сәләтле икәнен уенда ук күрсәтте. Алостаз Дәян, киңәшең әйт! Ничек каршыларга исәбең каган алаен?

– Олуг хан, алайларны бергә, бер төбәккә җыеп, бер көч булып бәрик.

– Төптәңре Азак, син ни әйтерсең?

Кубрат хан Азак кавханга карады, түшенә зурлыгы белән дә, ялтыравы белән дә төптәңре Ирсанныкыннан һич тә ким булмаган алтын тәңкә таккан, кан-кызыл чапан кигән Азак күтәрелде.