Выбрать главу

– Олуг хан! – диде яңа төптәңре, барысының да карашын чәүкәлеккә җәлеп итеп. – Мин болай итәр идем. – Азак төптәңре Кубрат ханның җансакчылары тигезләп куйган ком өстәл янына үтте, хәнҗәр очы белән орыш кырын сызып күрсәтте. – Төп көч, олуг хан, миңа калса, бераз сыеграк. Каган алае төп көче белән уртага бәрсә, ул аны шундук ерып чыгар һәм олуг хан чатыры куелган калкулыкка ташланыр…

– Яхшы, төптәңре Азак, киңәшне исәпкә алырбыз. Инде син әйт, Аспарух илхан.

«Углан» дияргә ничектер яхшысынмады Кубрат хан, бүгенге орыш уеныннан соң өченче угланын үзе белән тиң күрә башлады ул. Угланның өстендә тәңкәле тимер көбә, аякларында күн итекләр, очлым уртасына кояш сурәте чүкелгән, борынын каплап, җәйпәк ук төшерелгән. Илханның җансакчысы комны тигезләде. Аспарух, хәнҗәрен тотып, ком өстәл янына үтте.

– Атам, – диде ул нигәдер. – Мин каган алаен чак кына алгарак барып каршы алыр идем. Без елгадан ерак китә алмадык, каган безне кысрыклый башласа, җәелергә урын калмас, кичүгә ташланган болгарларны хазарлар укка алырлар. Мин болай уйлыйм, атам, төп көчнең беренче сафына укчыларны куярга. Укчылар укка алгач та икегә аерылып китәләр, хазарлар каршына ташаткычлар килеп баса. Хазарлар инде яу килә, чигенергә соң, шунда грек уты телгә килсен иде. Бу хәл каганның төп көчен тар-мар итәргә мөмкинлек бирер. Калганын ике яктан уратып алган болгар алайлары хәл итәр, ягъни мин дә алостаз Дәян. Хазарларга арбаларны күрсәтмәү хәерлерәк булыр, һәр арбаны сөңгечеләр белән уратып капларга кирәк, күзгә ташланмасыннар, арбаларны укчылар артыннан килүче сөңгечеләр дип белсеннәр.

Аспарух илхан сөйли, мавыгып, орыш кырын ачык күреп сөйли, ә Кубрат ханның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә елмаю куна бара иде. Олуг хан, үзе дә сизмәстән, түшен киеребрәк басты, угланнан канәгать иде ата. Ул аңа киләчәктә Дулу ыруын дәвам итүче олуг хан буласын орыш уенында ук исбат итте.

– Ниятең-киңәшең миңа ошый, илхан. Инде мине тыңлагыз, кавханнарым, буйтурларым. Аспарух илхан дөрес әйтә. Йулыш каганның төп көчен алгарак чыгып каршы алырга кирәк. Без җиңәрбез, алыпларым. Без каганга яу килмәдек, без җәйләүләребезне дошманнан йолып алып калырга дип бире килдек. Грек утын атып бетергәч, ике якка аерылып киткән сөңгечеләр ташаткыч арбаларны аръякка кадәр озата барырлар. Мин әйттем!

Кавханнар таралгач, Кубрат хан чатырга керде һәм түр яктагы түшәк өстенә ауды. Шундук аның янына Аппак килеп җитте.

– Ни булды, ханым?

– Хәлем китеп тора, ханша. Олыгайдым мин, ханша, картлык шулай сиздерми генә киләмедер…

– Юк, син картаймадың, ханым. Көчле, куәтле син.

– Юк, ханша, картайдым.

– Картаймадың, Кубрат. Син еллар үтә-үтә тагын да көчәя, гайрәтләнә генә барасың. Син – каһарман алып, батыр ир!

– Балалар үсте, Аппак. Син хаклы, Аспарух илхан бүген үк тәхеткә утыртырдай кеше. Ак ат, ак тай тап. Орыштан соң корбан чалырбыз, ак ат тиресенә салып, Аспарух илханны олуг хан итеп күтәрербез.

– Икенче угланың Өске Кирмәндә камауда, ханым.

– Каганны җиңгәч, Аспарух илхан Өске Кирмәнгә китәр. Җаек бәк каберен шунда табар. Мин инде картайдым, ханша.

– Әйтмә алай, ханым, сиңа барысы да ышана, син алар өчен Тәңре дә, олуг хан да, гайрәтле Кубрат та.

– Батбай углан кайда? Нигә һаман килми? Аңа җибәрелгән йомышчылар кайда?.. Төптәңрене үле яисә тере көйгә миңа тотып китерсеннәр. Мин аны үз кулларым белән…

– Тынычлан, ханым. Төптәңре Батбай илхан кулында диләр.

– Ханша, Батбай илханга үпкәм зур, ай-һай зур, ханша. Углан каганга баш орган булса!..

Чатыр эченә ханның җансакчысы керде.

– Олуг хан, сөенче, Көбер хан алае белән килеп җитте!

Кубрат хан сикереп торды, йөгереп чатырдан чыкты, кулын маңгаена куеп, аръякка карады. Әйе, аръякта чынлап та алае белән Көбер хан иде.

– Ханша, философны дәш. Миңа аның киңәше кирәк.

Философ Иоанн Фасианны китереп тә җиткерделәр.

– Философ, – диде Кубрат хан, Иоанн Фасиан чатырга килеп керүгә. – Уз түрдән, утыр… Истәлекчене дәшегез! – диде ишектәге сакчыга Кубрат хан.

Истәлекче керде, пергамент алып, бер читкә утырды.

– Философ, әйт әле, кем ул кол?

– Борынгы греклар колны сөйләшә белгән ике аяклы хайван дигәннәр, олуг хан.

– Иоанн Фасиан, бабаларың бик яман кешеләр булганнар. Кол – ике аяклы хайван, имеш… Төркидә кол зур хокукларга ия, философ. Ул җәйләү ала, өйләнә, алып булып орыша ала. Мин үземне халкымның колы итәр идем, философ.

– Олуг хан, кыеп әйтергә батырчылык итәм, син үзеңне халкың колы түгел, халыкның Тәңресе итәр идең, әмма халкың ышанмас дип куркасың.

Кубрат хан куе кашларын җимерде, бертын уйланып ятты, ниһаять, ул авыр карашын философка төбәде. Бу карашта чакыру да, ялвару да, үтенү дә, өндәү дә, боеру да бар иде: