– Дәвам ит, дәвам ит, философ, фикерең әйтеп бетер. Син— Болгарда ханга теләсә ни әйтә алырга хаклы бердәнбер зат.
– Олуг хан, Йулыш каган миңа яман сүзләр сөйләде.
– Мин Тәңре дә, Алла илчесе дә түгел, философ. Мин үз гомеремдә бик күп хыянәтчеләр күрдем, мин аларның бер ишен ат койрыгына тактырдым, бер ишен астырдым яки җәлладтан балта белән башын чаптырдым. Әмма моннан минем дусларым артмады, киресенчә, кими барды. Тәңре – күктә, мин – җирдә, халкым белән. Әгәр дә мәгәр каган миңа янаган икән, баш сөягемнән кымыз савыты ясарга атлыгып тора икән, ул бәхәсне орыш хәл итәр, орыш күрсәтер.
Иоанн Фасиан гасабилана башлады, чапан төймәләрен барлап чыкты. Авыр иде аңа бу кеше белән әңгәмә алып баруы. Бу кеше аңа, сөйләшкән саен, яңа яклары белән ачыла бара иде. Алай да күңелендәген әйтеп бирергә булды.
– Адәм баласы – рух белән, җәнлек тырнак белән көчле, хан.
– Рухым – Тәңре, илем – Болгар, дошманым – каган, син кемем, философ? Әнә күрәсеңме, кылганнар арасында карсак төлке? – Кубрат хан сикереп торды, чатырдан чыкты, аңа философ иярде. – Әнә күр, күр үзен. Мин аңа һәр көн сөяк ташлыйм. Миннән калмый башлады. Кем ашата – шул кеше булыр кол хуҗасы. Мәгәр аны греклар кебек кол дип тә, кеше дип тә, ике аяклы сөйләшә белгән хайван дип тә әйтмиләр, карсак төлке диләр.
Олуг хан аңа: «Син кем?» – димәде. Философ ханның тел төбен аңлады. Әйе, ул чынлап та базилевс шымчысы, ул Кубрат ханга зур миссия белән җибәрелде. Ләкин аның күңеле көннән-көн базилевстан читләшә, бу кешегә якыная бара. Ул үзендәге үзгәрешне ни дип аңлатырга да белми. Бу кешедән сере юк иде аның. Булганын да әйтергә булды.
– Олуг хан, базилевс сарациннар белән сугышка киткән, улы Юстиниан, син куйган вакытны озаксынып, Фанәгүргә кузгалырга җыена икән. Углан белән бик күп бүләкләр, корал, бер төмән алай килә.
Көтелмәгән бу хәбәрдән Кубрат хан бер мәлгә ни әйтергә белми торды, һич аңлап бетермәле түгел бу грекларны, бүген – бертөрле, иртәгә икенче төрле сөйлиләр.
– Кызым Чәчкә Өске Кирмәндә, философ. Өске Кирмән камауда. Мин үзем дә Чәчкәне түземсезлек белән көтәм. Каган җиңелгәч, Өске Кирмәнгә юнәлермен, Җаек бәкнең башын кисеп Итилгә ташлармын. Кубрат хан вәгъдәсендә торыр, кызын император угланы Юстинианга бирер. Мин беләм сине, философ, нинди максат белән Фанәгүргә килүеңне бик сизәм. Болгарларга христиан йоласын тагудадыр максатың… Шулаймы? Күңелеңдәген укып рәнҗетмәдемме, философ?..
– Рәнҗетмәдең, олуг хан. Илемә-йолама хыянәт итә алмыйм. Алай иткәндә мин үз-үземә дә дошман булыр идем. Күрәзәлегең бар икән, олуг хан.
Философ кисәктән Кубрат хан алдына түбәнчелек белән баш иде һәм, сүзе бетүен аңлатып, читкәрәк китеп басты.
Уйланырлык иде философ Иоанн Фасианга. Күп күрде ул кешеләрне, пәйгамбәр булырга теләгәннәрен дә күрде. Әмма аларның берсендә дә мондый акыл күрмәде. Кем бу Кубрат хан исемен йөрткән кеше? Әллә соң чынлап та күктән төшкән Тәңре илчесеме? Пәйгамбәрме?! Нинди нечкә сәясәтче, нинди акыллы юлбашчы! Ашиналыларның түрәбаш ыруы өскә чыкса, харап булачак бөек төрки халкы. Аларның беркайчан да ил-дәүләтләре булмас, гел үзара орышып яшәрләр. Сакларга, менә кемне сакларга кирәк төрки халкына!
Иоанн Фасиан үз императорын Кубрат хан белән чагыштырып карады, һәр мәзәктән, ипподромнарда уздырылган уеннардан тәм табып, күңел ачып яшәгән, дәүләт эшләрен тулысы белән логофетына тапшырган, чиркәү кагыйдәләрен бозып, үзенең бертуган агасының кызына – гүзәл Мартинага өйләнгән, ә тегесе сарай шагыйре Константинга үлепләр гашыйк булган… Империя башлыгы Ираклий оста дипломат Иоанн Фасиан алдында бик кечкенә гәүдәле юлбашчы булып калды. Гаять дәрәҗәдә вакчыл, интриган, мин-минлек чире белән бала чактан ук чирли башлаган базилевсны алып, ил тәхетенә менә кемне утыртыр иде ул. Бик күп илләрдә булган, һәр илдә дин-йола даирәсендәге галим-голәмә белән тормышын кыл өстенә куеп бәхәсләргә кергән Иоанн Фасиан гомерендә беренче тапкыр император өчен оялу тойды. Кем җырын җырлый ул? Императорныкын… Хак анысы, философ киләчәккә карап эш итте, мәкерле император урынына үзе укыткан, үзе белем биргән, үзе тәрбияләгән Юстиниан киләчәк иде. Әнә шундый өмет белән яши иде Иоанн Фасиан. Юстиниан углан үзенә хатын итеп менә шушы бөек кешенең кызын да алса, аннары үлсә дә үкенмәс иде ул.
Болгарга куылыр алдыннан философ Иоанн Фасиан император Ираклийга керде. Аның янында дин башы Фотий, логофет Барда утыралар иде. Логофет олы кеше иде инде. Аны һични кызыксындырмый, картлык белән бергә аңа битарафлык, гамьсезлек килгән. Ул Иоанн Фасианга күтәрелеп тә карамады. Сорауларны күбрәк дин башы Фотий бирде. «Философның Болгардагы төп максаты нидән гыйбарәттер? – диде ул, бик озак вәгазь укыгач. – Кубрат ханны христиан итүдән гыйбарәттер…»