Выбрать главу

Императорны исә күбрәк Болгардагы төзелеш эшләре, кирмән диварларының биеклеге, киңлеге, нинди материалдан өелүе кызыксындырды. Шулай ук аны борчыган нәрсә Төн илләре халыклары икән. Йомгаклап болай диде император: «Һәр варвар христиан булмаса да ярый, – дип дәвам итте ул сүзен, бармакларындагы энҗе кашлы йөзекләренә карап. – Мәгәр алар империягә дин белән буйсынган ышанычлы халыклар булырга тиешләр. Империягә карата шул халыкларда хөрмәт уяту— менә синең максатың нидән гыйбарәттер, философ. Хәерле сәфәр сиңа».

Менә шул өч кеше бөтен бер империя белән идарә итәләр иде. Халыкларны бер-берсенә ничек өстерүнең мәкерле юллары менә шул өч кеше башында туа һәм меңләгән куштаннар аша дөнья халыкларына җиткерелә иде.

Күп нәрсәгә төшенде Болгарга килгәч Иоанн Фасиан. Болгарның ханыннан алып хөкемдарларына кадәр гаять дәрәҗәдә гадел булуларын, ришвәткә бирелмәүләрен, ясакларның халык өчен җиңел икәнен күрде. Ул Кубрат хан дәүләтендәге тәртипләргә карады, әле биредә Византиянең кайбер тәртипләре булмавына әрнеде. Җитмәсә, шул дәүләт турында базилевска мәгълүматлар җыярга тиеш. Һәм ул аны җыяр да. Мәгәр ул мәгълүматлар империя өчен бер дә уңай мәгълүматлар булмас. Мондый мәгълүматлар җыйган өчен, аны базилевс мактамас, кайту белән тагын берәр илгә сөрер. Ул аңа каршы сүз әйтергә дә калдырмас, каршы әйт син императорга, ул сине шунда ук еретиклыкта гаепләр, ә андыйларның язмышы Румда ут учагында тәмамлана…

Менә шул хакыйкатьне аңлагач, Иоанн Фасианның киләчәген томан каплагандай булды. Философ үз гомерендә беренче тапкыр диярлек аптырап калды. Ахыр түзмәде, тагын олуг хан янына килде.

– Олуг хан, кичер мине. Грек халкы борын-борын заманнан ук үзен башка халыклардан өстен күрде. Теле-дине ят булдымы – грек халкы өчен ул варвар, сакаллы сабый. Болгарга килгәч, мин бер нәрсәгә инандым, олуг хан, нинди телдә генә сөйләшмәсен, нинди йолага гына табынмасын, һәр халыкта да акыл ияләре бар, һәр халыкның мөстәкыйль дәүләт төзергә хокукы бар. Грек халкы башка халыклардан бер дә өстен түгел икән. Мин шуңа инандым, олуг хан.

– Философ, халкың турында яман сөйләү ярамас иде. Синдәй акыл ияләрен биргән халыкны варварлар белән тиңләп булмый.

– Була икән, олуг хан, була икән, моны киләчәк исбат итәр.

– Ялгышма, философ. Грек халкының эшенә мин сокланып бетә алмыйм.

– Соклану адәм затына бер дә ят сыйфат түгел, олуг хан. Соклану – кешелек билгесе. Бөек Византия дәүләтен император Ираклий төземәгән, ул җимерүчеләр рәтенә керер. Грекны бөек халык итүчеләр һәрчак күләгәдә кала килделәр. Бүген Византия бик авыр чор кичерә, олуг хан. Византиягә байлыктан азыну чире килде. Байлыктан дөрес файдаланмасаң, ул байлык нинди камил дәүләтне дә черетер, таркатыр, гамьсезлек һәм битарафлыкка юл ачар, диләр акыл ияләре.

– Менә мин, Бөек Болгар дәүләтенең олуг ханы, синең акыллы киңәшеңә мохтаҗ, философ. Акыл – хаклык билгесе, әйт сүзең: кемнәр аша император белән элемтәдә торасың?

Кубрат хан йөренеп килде. Олуг ханның аягында – йомшак сафьян итек, өстендә – Византия чапаны, күкрәгенә таккан алтын кояш сурәте әле уңга, әле сулга селкенә. Бил путасында да шундый ук алтын аел, кылыч кынысы җиргә тиеп-тиеп киткәли.

– Олуг хан, мин сине данлар өчен килдем бирегә. Илнең логофеты булып алгач, мин сиңа үземнең тугрылыклы булуымны исбат итәрмен. Ышан миңа, олуг хан.

– Син хаклы. Кеше нинди телдә генә сөйләшмәсен, нинди йолага гына табынмасын, аның күңеленә ышаныч, бары тик ышаныч аша якынаеп була, ышанычның теле бер – дуслык.

Олуг хан, философ белән сүзе бетүен аңлатып, зәңгәр рәшә тибрәлеп торган офык читенә карады, аннары Көбер хан туктаган чәүкәлеккә күз ташлады. Олуг хан чатырына таба үзенең буйтурлары белән каенише Көбер хан килә. Киңәш мәҗлесенә өлгермәде Көбер хан, әмма Кубрат хан белән ул килешер. Кубрат хан каенишенә дә хатыны Аппакка ышанган кебек ышана иде.

30

Бу көннең таңы бик озак атты. Ханга хәбәр килде: кичә кичке яктан каганның төп көче илхан белән очраша; бик каты бәрелештән соң Балкыр яралана; җансакчылары аны каган алыпларыннан аерып алалар, тиздән бире килеп җитәргә тиешләр икән.

Кубрат хан, бар көчләрен тәртипкә куеп, түземсезлек белән Балкыр илханны, аны куып килгән каганны көтә башлады. Ниһаять, кояш чыгып, Тәңредән игелекле көн теләгәндә, офыкта Балкыр илханның алае күренде. Кубрат хан аларга каршы албагаучыларын җибәрде.

Килеп җиттеләр. Балкырның җиңелчә генә янбашы яраланган икән. Ханша яралы угланы яныннан китмәде. Кубрат хан Балкыр илханның алыпларын ашатырга-эчертергә кушты, аннары меңбашларны җыйды, унбашларга, йөзбашларга аерырга боерды. Барысы да әзер булгач, аңа килеп әйттеләр: каган белән орышта Балкыр илхан меңгә якын сугышчысын югалткан. Балкыр илхан алаен олуг хан үзенең төп алаена кушты. Шуннан соң гына яралы угланы янына керде. Хәлен сорады. Балкыр углан аңа елмаймакчы итте, әмма йөзе тартышып, чытылып китте. Угланның дала җилендә ярылып, кәшәләнеп беткән йөзен, кан саркып торган иреннәрен күрде дә олуг хан грек табибын чакырырга кушты. Табиб килгәч, ул: