– Мине дәвалаган кебек үк дәвала, алтын белән итәгең тулыр, – диде.
Кубрат хан укның агулымы-юкмы икәнен тикшерергә кушты. Табиб аңа укның агулы түгел икәнен әйтте. Шуннан ул тынычланып чатырдан чыгып китте. Чатырга кабат әйләнеп керде, табибның яралы янында әвәрә килүенә карап торды. Олуг хан Балкыр илханнан берни дә сорашмады, аталы-уллы ир-атлар күзгә-күз карашып кына сөйләштеләр. Күрә-аңлый иде Кубрат хан: угланына озаграк карап тора башласа, тегесе күзләрен йома, авыртуыннан битәр чигенергә мәҗбүр булуына, шактый алаен югалтуга әрнешә кебек иде илхан.
Әйе, орыш җиңел булмаячак. Кубрат хан моны каган белән Балкыр илхан бәрелешеннән үк сизде. Албагаучылар хәбәр китермиләр, каган күренми иде. Нигә озаклады? Исәпләүләре буенча, каган моннан ике көн элек Маныч елгасында булырга тиеш иде инде.
«Җаек бәкне көтәме?» – дип уйлады хан. Нәкъ менә шул уй аңа көн буена тынгылык бирмәде. Әмма кузгалырга ярамый иде. Каганда көч җитәрлек, каган Җаек бәксез дә орышны башлап җибәрә ала. Шулай булгач, нигә ул һаман юк?
Билгесезлек Кубрат ханны тәмам хафага салды. «Әллә соң,– дип уйлады (бу уен олуг хан күңел түрендәрәк тота иде, ә уй дигәнең калка да чыга, калка да чыга), – каганның Чәчкәне кулына төшерергәме исәбе?.. Бик мөмкин ич! Җаек бәк, ниһаять, Өске Кирмәнне ала һәм хан кызы Чәчкәне кулына төшерә, шуннан соң гына үзен көтеп торган Йулыш каганның төп көченә килеп кушыла. Кулына Чәчкә төшкәч, Йулыш каган аңа шарт куяр: «Йә кызың, йә илең?..»
Кубрат хан башын кысып тотты, як-якка чайкалып торды. Кодрак илхан кирмәнне тота алырмы? Орышларда сакалы агарган Җаек бәк бер-бер хәйлә белән капкаларны ачтырмасмы?..
Кубрат хан янына Балкыр углан килеп керде, ул инде йөри ала иде.
– Утыр, углан. Ун көн көтәбез каганны. Нигә килеп җитми?
– Каган килер, көчен барлыйдыр, атам, без аны шактый туздырдык. Аннары аның Җаек бәкне көтеп алуы да бар.
Кубрат хан текәлебрәк угланына карады. Бу углан да минемчә уйлый икән, димәк, каган чынлап та Җаек бәкне көтә, ә ул килми дә килми. Килер иде – кирмәнне ала алмый.
Кубрат ханның эченә җылы йөгергәндәй булды.
Шулчак чатырга җансакчысы атылып керде:
– Олуг хан, офыкта каган!
Офыкны тоташ сөңге очы томалаган шикелле иде. Күпме алай белән килгән каган – төгәл генә белүче юк. Бу көнне орыш булмады. Бары тик икенче көнне генә, кояш чыгып, көнне каршы алгач, елга буендагы томан сыегаеп юкка чыккач кына, ике як та орышка хәзерләнә башлады.
Хазарлар дуга сыман булып басканнар. Сугыш кырына күз төшерү белән, Кубрат хан Аспарух илханга сул яккарак җәелә төшәргә боерды. Аспарухның җәелә баруын күреп, хазарлар да сафларын киңәйтә төштеләр. Төп көче белән каган уртада иде. Төп көчен ул җәягә охшатып тезгән, һәр баскыч саен бер алып арта бара.
Кубрат хан кавханнарына боерык бирә торды һәм бер мизгелгә дә дошманнан күзен алмады. Аппакка һәм философка елганың аръягына чыгып китәргә боерды.
Кубрат хан атын сорап алды. Күк айгырын китергәч, яшьләргә хас җитезлек белән сикереп атланырга иткән иде, өзәңгегә аягын куюга, туктап калды, әмма шул мизгелдә үк ханның җансакчысы аның аяк астына кулын куярга өлгерде. Олуг хан игелекле җансакчысына күз дә ташламады. Кулына тезгенен алды, аты шундук, бии-бии, алай алдына таба кузгалды.
– Болгарлар, алыпларым, кардәшләрем! – диде олуг хан, өзәңгесендә калкына төшеп. – Хазарлар каганы безне үзенә буйсындырмакчы, җәйләүләребезне, калаларыбызны яулап, хатын-кызларыбызны, бала-чагаларыбызны Биләмҗиргәалып китмәкче. Аннан ул аларны кол итеп Мисырга, франкларга, румнарга сатып җибәрер. Мин сезгә ышанам, алыпларым, хатыннарыгызны, апа-сеңелләрегезне хазарларга әсир итәргә юл куймассыз! Без – болгарлар, кардәш көтригурлар – җәйләүләребезне, апа-сеңелләребезне беркемгә дә бирергә җыенмыйбыз. Без үз җәйләүләребезне саклыйбыз, без үз җәйләүләребез өчен орышабыз, без җиңәрбез, алыпларым. Тәңре безнең якта!
Кубрат хан һәр төмән алай каршына туктап сүз әйтте. Олуг хан әйләнеп килгәндә, аны алостаз Дәян куып җитте, атын янәшәдән атлатып бара башлады.