Выбрать главу

– Олуг хан, Өске Кирмәннән хәбәр килде. Җаек бәк, кирмәнне ташлап, бирегә юл тоткан.

– Алостаз Дәян, Өске Кирмәнгә иң ышанычлы атчабарың җибәр. Кодрак илхан үзенең алае белән бирегә ашыксын. Мин әйттем!

– Баш өсте, олуг хан. Йомышчы хәзер үк китәр. Олуг хан, кыеп әйтергә батырчылык итәм: төп алайны кайсы илхан җитәкләр?

Кубрат хан саф-саф тезелеп торган алайларга күз ташлады:

– Төп алай алдында Балкыр илхан булыр, алостаз Дәян.

Соңгы мәлдә генә, уена килгән фикерен ныгыту өчен, Кубрат хан барган җайдан җансакчыларының берсенә Балкыр илханны чакырырга кушты. Чатыр янына җитәрәк, аларны Балкыр илхан куып җитте.

– Атам, дәштеңме?

– Дәштем, углан. Углан, Тәңре киңәше белән мин сине төп алаем башына куярга булдым. Акыл белән орыш. Кыюлык белән батырлыкны бутама, үз-үзең, алаең сакла, әмма дошманнан куркып орыш кырын ташлама. Курку – җанварга гына хас сыйфат. Син олуг хан угланы, онытмасаң иде шуны. Иңгә-иң килгән алыпларың ташлап алга ыргылма, җүләр үлем дан китерми. – Кубрат хан атыннан төште, путасын салды, аның өстенә кылычын куйды һәм каршына килеп баскан Балкыр илханга бирде. Җансакчысы атын тотып торды, илхан исә атасына тез чүкте:

– Атам, олуг хан, угланың Балкыр син биргән бабамнар кылычын нык тотар. Дошман алдында куркып калмас, илен-җирен, халкын саклап, соңгы тамчы канына чаклы орышыр.

Балкыр илхан кылычны кыныннан тартып чыгарды, йөзеннән үпте, кылычны кире кынысына тыкты, путаны биленә буды, сикереп атына атланды.

Кубрат хан калкулыкка менеп басты. Ике як та орышка әзер иде, әмма бу як та, теге як та кузгалырга боерык бирми тора иде әле. Кубрат хан орыш кырын янә бер тапкыр күздән кичерде. Чәүкәлеккә күз төшереп алды. Чәүкәлек артында унике мең алыбы белән аның боерыгына әзер булып Көбер хан тора. Каган аны күрми, күрергә дә тиеш түгел.

– Алостаз Дәян, сөрәнчегә әйт, мәргәннәргә алышырга оран салсын. Укчы мәргәннәрдән соң мәйданга сөңгечеләр чыгар! Мин әйттем!

Болгар сөрәнчеләре оран салуга, хазарлар ягыннан ике мәргән мәйданга таба кузгалды.

– Нигә ике мәргән? – дип сорады олуг хан.

– Олуг хан, Өске Кирмәнгә йомышчы китте.

– Нигә ике мәргән, дим, мин сиңа, алостаз Дәян?!

– Каган шулай теләгәндер, олуг хан. Ике икән, без дә икене чыгарыйк.

– Бу Ашина ыруы гомергә гадел итеп яши белмәде. Чыгар ике мәргәнең, алостаз Дәян! Мин әйттем!

Болгарлар ягыннан да ике мәргән кузгалды, алар атларын юырттырып кына бер-берсенә якынлаша башладылар. Ук җитәр ара калгач, болгар мәргәннәренең берсе – уңга, икенчесе сулга чаптырып китте. Хазар мәргәннәре дә як-якка аерылдылар.

Алышчы алыплар дошманнарны сайладылар, уктан алыша башладылар. Кош кебек очып барган аттагы мәргәнне укка алу җиңел түгел, әмма аңа нәкъ менә очып барган кошны укка алган өчен мәргән исеме бирелә. Ук атыш уеннары булган саен, Кубрат хан иң оста мәргәннәргә кораллар, бүләкләр өләште. Менә хәзер алар үз сәләтләрен күрсәтергә тиешләр инде. Кайсы як алдырыр, кайсы мәргән өстен чыгар?..

Мәргәннәр бер-берсенә якынлашкан арада, Кубрат хан үз янына алостаз Дәянны дәштереп алды. Олуг хан күк атка атланган, аты калкулыкта, Йулыш каган да калкулыкта иде, ул да ат өстендә, аты кара-туры. Ул арада ни сәбәпледер каган атын алыштырды, ак атка менеп атланды.

Мәргәннәр уктан атыша башладылар. Болгарларның бер мәргәне атыннан очып төште, мәйданда ятып калды, аның аты, кешни-кешни, болгарлар алаена таба чапты. Болгар ягында «аһ!» дигән аваз дулкыны узды, хазарлар ягы исә, сөңгеләрен күтәреп: «Алдыр! Алдыр!» – дип кычкыра башлады.

Уң якка киткән мәргәннәр укларын бушка аттылар, бер-берсенә тигезә алмадылар. Алышкан мәргәне ятып калуга, сулдагы хазар мәргәне уң якка чапты. Болгар мәргәне аны күрә идеме, юкмы, әмма тамаша кылган алай «гү-ү» килде, мәргәнгә куәт биреп кычкырырга тотындылар. Шуннан тагын тынып калдылар, барысы да Тәңре кулында иде. Бер кешегә – ике кеше. Бер мәргәнгә – ике мәргән.

– Тәңрем, булыш мәргәнгә! – диде Кубрат хан.

Олуг хан белә иде, укчы мәргәннәрдән соң сөңгечеләр чыгачак, сөңгече ятып калган хәлдә дә орышны алыплар алышы хәл итмәячәк. Әмма нигәдер хәтта шул алышта да оттырасы килми иде ханның. Беренче мәргәне атыннан авып төшкәч, ханның йөрәге кысылып куйды, мәйданга үзе чыгып китәр дәрәҗәгә җитеп ярсынды.

Ул арада ике хазар мәргәне болгар мәргәнен уртага алдылар. Болгар мәргәненә беркая да китәр урын калмады.

Хазарлар ягында: «Алдыр, алдыр, алдыр!» – дип кычкыралар, болгарлар исә тынып калдылар.

– Кем угланы алыша? – дип сорады янәшәсендәге алостаз Дәяннан олуг хан. – Кем угланын чыгардың?

– Алышучы, олуг хан, Азак кавхан угланы Әмәт.