– Азак кавхан угланы?!
– Әйе, олуг хан, төптәңре үзе теләде.
Ул арада орышучылар арасында тагын бер хикмәт булып алды. Ике хазар мәргәне болгар алыбын шулчаклы кыстылар ки, теге, җәясенә ук элгән килеш, бер урында әйләнә башлады. Мәргән үзе тирәли чапкан хазар мәргәннәренең таралуын көтә иде.
– Ат, ат! – дип кычкыра башлады болгарлар. Мәргән үзенә очкан уклардан йә ат өстенә ятып кала, йә укка калканын куя. Боҗра тагын да кечерәйде. Шунда бер хикмәт булып алды: болгар алыбы ат өстенә яту белән, хазар алыбы җәясен тартты, болгар мәргәне бер якка тайпылып калды, ук исә икенче яктагы мәргәннең атына барып тиде, ат куркынудан өркеп китте, шунда болгар алыбы җәясен җибәрде. Ук хазар мәргәненең култык астына кадалды. Мәргән бер якка ауды, аты аны хазарлар ягына чаптырып алып китте. Хазар мәргәне, иптәшенең үлемен күреп, бер мәлгә каушый калды, күрәсең, болгар алыбының чираттагы угы аның ботына кадалды. Мәргән укны ботыннан тартып алды, җәясенә элде, мәгәр керешен тартырга өлгерми калды – болгар алыбының икенче угыннан ул атына чалкан авып төште.
– Уклар агулы идеме?
– Олуг хан, батырлар алышканда агулы уклар бирелми, – диде алостаз Дәян.
Кубрат хан төркиләрдәге бу язылмаган канунны яхшы белә, күңелен тынычландыру өчен генә сорады: алыбын үтертәсе килми иде.
Ук мәргән алыпның кулына тигән, ул, канаты сынган коштай беләген салындырып, Кубрат хан янына килеп туктады. Мәргәнне атыннан төшерделәр, Кубрат хан алыпны кочагына алды, аннары алтын саплы хәнҗәрен бүләк итте. Шулчак болгар алайлары өстендә «ур-ра!» тавышы яңгырады, хазарлар дәшмәделәр.
– Сөңгечеләр! – дип оран салдылар ике яктан да.
– Сөңгече берәү генә чыга, – диде алостаз Дәян.
Кубрат хан «Нигә?» дип сорамады, атына атланды.
– Сөңгечегә кем угланы чыга, алостаз Дәян?
– Тимерче Кулбай угланы Бәкер, олуг хан.
– Яхшы, чыксын, – диде хан.
Сөңгечедә таза ат, тимер калкан, җиде аршын озынлыгындагы сөңге иде. Сөңгеченең үз исеме түгел, атасының аты Кубрат ханның хәтерен җәлеп итте. «Кулбай, Кулбай, – дип уйлады ул, хәтерен барлап. – Кулбай угланы!»
Тимерче Кулбай бер яудан да калмады, хәзер әнә Симай ата белән бер алачыкта эшли. Орышка җыенганда, сакалы биленә җиткән Кулбай хан каршына килеп баш орды. Нык өзәңгеләр, тамгалы очлымнар, ялгаусыз күкрәкчәләр, ничек төшсә дә очлы ягы белән өскә карап торган ыргаклар уйлап тапкан тимерче Кулбайны олуг хан белә иде. Тимерче олуг ханнан угланы Бәкерне үзенә җансакчысы итеп алуын үтенде. Кубрат хан аңа, ярый, диде бугай. Кулбай шунда олуг ханга: «Олуг хан, җансакчың итеп алсаң, угланым тәнең генә түгел, җаның да саклар», – дигән иде. Мәгәр хан Кулбайга биргән вәгъдәсен бик тиз онытты, ул хәтта Бәкернең кемдә булуын да белешмәде. Ә ул алостаз Дәянда булган икән.
– Сөңгечене калдырып булмыймы? – дип сорады Кубрат хан.
– Соң инде, олуг хан. Аннары бу алып уеннарда гел бүләкләр ала килде.
– Ярый! – диде, килешеп, Кубрат хан. Ул сөңгечесе дә хазарлардан укчылар кебек өстен чыгар дип өмет итә иде. – Тәңре сәләт бирсен батырга! – диде олуг хан, мәйданга таба китеп барган алыпның киң җилкәсеннән, кулындагы озынсөңгесеннән күзен алмыйча. Мәйданга якыная башлауга, дошман сөңгечеләр атларын чаптырып киттеләр. – Алостаз Дәян, сөңгече алып бер генә ялгыша, Тәңре саклый күрсен батырны!
Ике сөңгече атларын чаптырып бер-берсенә килгән чакта, әнә шул үткән хәлләрне исенә төшереп өлгерде Кубрат хан.
Сөңгече алыплар бер-берсенә якынайдылар, менә тиздәнсөңгеләр кара-каршы очачак. Болгар алыбы беренче булып сөңгесен атты, әмма хазар алыбы да сөңгесен җибәрергә өлгерде, ике якта да «ух!» дигән аваз яңгырады, сөңгечеләрнең үрә баскан атлары яман тавыш белән кешнәштеләр.
Кубрат хан болгар алыбы тәнен үтәли чыккан сөңгене күрде. Алып, җил алгандай, ияр өстеннән очып төште, икенче мәлдә Кубрат хан хазар алыбының да иярдән җиргә очып төшүен күрде. Хазар алыбының да күкрәген сөңге тишеп чыккан иде. «Калканнарын куярга өлгермәделәрме?» – дип уйлады Кубрат хан. Ике якта да тып-тын калдылар, бары тик алыплардан арынган атлар гына, кешни-кешни, икесе ике якка юыртып киттеләр.
«Кичер, Кулбай, кичер ханыңны, – дип кыймылдады ханның иреннәре. – Кичер, саклый алмадым угланың…»
Сөңгече алыплар мәйдан уртасында ятып калдылар.
Кубрат хан беренче булып аваз салды:
– Кузгалырга!
Алостаз Дәян үз алае башына чапты. Дала кисәк бөтен җир йөзе белән хәрәкәткә килде. Олуг хан калкулыктан хәрәкәттәге алайларын күзәтте. Каган да калкулыкка менеп баскан, аның айгыры әллә каян күренеп тора иде.
Беренче булып кузгалу вак мәсьәлә түгел иде. Беренче хәрәкәт дошманга төп юнәлешне ачып бирәчәк. Боерык буенча беренче булып Аспарух илхан кузгалды, әмма ашыкмады, илханның каган хәрәкәтен беләсе килә иде, күрәсең. Аспарух илханның бу мөстәкыйльлеге Кубрат ханга ошады. Шул ук вакытта ул әнә шул ашыкмавы белән олуг ханны шиккә дә калдырды: илхан үзлегеннән һөҗүм итмәкче… Алай субашларның дикъкатен җәлеп итү өчен, Кубрат хан җансакчысына Болгар әләмен күтәреп төп алай каршына чыгарга боерды. Византия тукымасыннан тегелгән, уртасына алтын-көмеш җепләр белән кояш сурәте чигелгән әләмне тотып алай алдына килеп басуга, болгарлар «ур-ра!» кычкыра башладылар.