Выбрать главу

– Болгарлар, алга! – дип кычкырды төп алай башындагы Балкыр илхан. Бөтен орыш кырында «ур-ра!», «ур-ра!» авазы дулкын-дулкын булып яңгырады, ат тояклары тупылдаудан дала сискәнеп, тетрәнеп киткәндәй булды.

Орыш кырында ак чәчле кылганнар чайкала, елгага таба үләннәр куера, чәчәкләр күренә. Иртән алайларны карап йөргәндә, Кубрат хан тагын карсак төлкене күрде. Җанвар-киек аңа ияләшкән, һәрчак сөяк көтеп йөри иде, ә хәзер, кан исен сизүгә, кисәк юкка чыкты. Аның каравы баш очында козгыннар каркылдый иде.

Менә дошман белән ике ара кыскарганнан-кыскара бара. Менә грек утын каплап килгән укчылар укка ала башладылар, күп тә үтми, алар икегә аерылып киттеләр, алга сөңгечеләр чыкты, алар да икегә аерылдылар, шунда ташаткычлар куелган арбалар алгы сафка килеп басты. Күн ояларга грек уты тутырылган чүлмәкләр куелган, филтәләр кабызылган, керешләр тартылган.

Күргән сурәтне кинәт кенә олуг ханның зиһене кабул итмәде, әмма күзләре дөрес күрә иде – хазарларда да ташаткычлар куелган арбалар, аларның да алгы сафтагы сөңгечеләре икегә аерылды, һәм ташаткычлар куелган арбалар алгы сафка килеп басты.

«Хазарларда ташаткычлар!» – дип уйларга өлгерде генә Кубрат хан, шунда ук ике яктан да бер-берсенә чүлмәкләр оча башлады.

Олуг хан атының тезгенен шулкадәр гайрәт белән тартты ки, аты арт аякларына басты, авызы каерылудан әрнүле кешнәп җибәрде. Ике якта да чүлмәкләр шартлый, ике якта да дөрләп ут яна. Ташаткыч арбаларына ут капты, бөтен төбәк тәмуг утыдай яна башлады. Ут капкан арбалардан өркенеп, ярсынып, кешни-кешни җигүле атлар дулашты, киемнәренә ут капкан алыплар, бәгырь өзгеч итеп кычкыра-кычкыра, елгага таба йөгерделәр, күбесе ауган урынында ятып калды. Кисәк булып алган бу мәхшәрдән ике як та орышны туктатып тордылар. Атларның, кешеләрнең тереләй януларын күрү, аларның йөрәк өзгеч тавышларыннан, ярдәмгә чакыруларыннан йөрәккә кан савылгандай булды.

Шулчакта каган калкулыктан чаптырып төште һәм, төп алае каршына чыгып, әләмчесе янына килде, кылычын чыгарды, өзәңгесенә басып:

– Алдыр! Алга! – дип кычкырды.

Аңа каршы дәррәү төстә алае белән Балкыр илхан кузгалды. Кубрат хан да түзмәде, төп алайга таба чапты. Олуг ханның зиһенен бер уй биләде: «Хазарларда грек уты! Хазарларда грек уты! Каян?! Базилевс сатканмы?!»

Алайга җитәрәк, ул бер нәрсәгә игътибар итте: грек уты белән атышкан төбәктә арбалар янып бетеп бара, төп алайлар, уң яктан урап чыгып, бер-берсенә якынлашып киләләр иде инде. Менә алайлар кушылдылар да орыша башладылар, Кубрат ханны төптәңре Азак куып җитте.

– Олуг хан, олуг хан, борылыгыз, борыл! Йулыш каган орышка кермәде, алаен кузгатып җибәрде дә кире калкулыкка чапты.

Чынлап та шулай икән бит, каган аты белән кире борылып калкулыкка менеп баскан. Кубрат хан атын чатыры куелган калкулыкка борды, олуг ханга таба уклар оча башлаган иде инде. Олуг ханның як-ягындагы җансакчылары аны үзләренчә саклыйлар иде. Чатыр артында Кубрат ханның азмы-күпме мая алае бар. Ул аны һәм Көбер ханны соңгы мәлдә генә чыгарачак. Калкулыкка менгәч, шуны күрде Кубрат хан: Дәян алостаз белән Аспарух илхан дошманга дулкын-дулкын булып киләләр. Уклардан аталар да, ике якка аерылып китеп, яңадан дошманга каршы киләләр. Кайчандыр Атилла бабалары шулай орышкан.

Бар җирдә дә каты орыш бара. Олуг хан елганың аръягына күз ташлады, карашын офыкка күчерде. Шул яктан Батбай илхан килеп җитәргә тиеш иде. Ә ул юк та юк. Кодрак илханнан хәбәрчеләр килеп тора. Җаек бәк кирмәнне ташлап киткән. Чәчкә кайда? Хәбәрче берни дә белми иде, белепме әйтергә кушмаганнар?

Шулчак, атын күбеккә батырып, олуг хан янына хәбәрче килеп туктады, чабып килгән уңайга атыннан сикереп төште, куенындагы битек төргәген төптәңре Азакка сузды, тегесе үз чиратында аны олуг ханга бирде.

– Төптәңре Азак, кызым Чәчкә Җаек бәк кулында. Ни кылыйм?

– Олуг хан, барысы да Тәңре кулында. Җаек бәк, кызны кулына төшерү белән, бирегә юл алыр. Сабыр итик.

– Син хаклы, төптәңре Азак. Җаек бәккә башка барыр җир юк. Чәчкәне без монда килгәч тартып алырбыз.

Кубрат хан янына кече кавхан килде, тезгенен җансакчысына ташлап, баш иде.