– Олуг хан, каган яныннан шымчы кайтты.
– Кайда ул?
– Чатырда, олуг хан.
Кубрат хан атыннан төште, чатырга керде. Хазарлар ягыннан кайткан шымчы алып олуг ханга баш орды.
– Йә? – диде олуг хан. – Әйт хәбәрең!
– Олуг хан, төптәңре Ирсан каган ягында.
Олуг хан шымчы алыпны баштанаяк күздән кичерде. Күптән түгел алостаз тарафыннан каган ыстанына җибәрелгән алыпны таныды ул.
– Атың, атың ничек?
– Атым – Ардаш, олуг хан.
– Йә, Ардаш! – Кубрат хан шымчы алдына хәнҗәрен ташлады. – Ялган сөйләгән хәлдә…
– Олуг хан, кыеп әйтәм, төптәңре Ирсан каган ягында, алай белән яу чыкмакчы.
Кубрат хан, үрелеп, хәнҗәрен алды, хәнҗәр сабын нык кысудан ханның бармак буыннары агарынып чыкты, сул яңагы тартыша башлады.
– Хакмы бу, Ардаш алып?
Алып хәнҗәрен чыгарды, бармак очына чәнечте, чәчрәп киткән канны хәнҗәре йөзенә ягып, ханга сузды.
– Олуг хан, ант эчәм, төптәңре Ирсан бер төмән алай алдына баскан иде.
– Кече кавхан, ханшаны дәш!
Шулай диде дә олуг хан, кабаланып, чатырдан чыкты, артына да әйләнеп карамыйча, атына таба ашыкты.
Ханша елганың аръягында иде, хәрби киемнән, янында оста мәргәннәрдән йөз алып. Алайның йөзбашы ханшаны күз карасыдай саклый иде. Күп тә үтми, ханша йөз алыбы белән чатыр янына килеп тә җитте, калкулыкка күтәрелде, атын олуг хан аты белән янәшә туктатты.
– Ханша, – диде Кубрат хан, орыш кырыннан күзен дә алмыйча. – Яман хәбәр килде. Төптәңре Ирсан каган әләме астына баскан, орышка кермәкче. Киңәшең әйт, ни кылыйм?
Ханша аһ итте, әмма шундук үзен кулга алды.
– Батбай углан, Батбай углан кайда?!
– Ул юк, ул күренми.
– Хан, кеше сүзе кеше үтерер, ди. Кайда ул шымчы алып?
– Чатырда.
Ханша атыннан төште, чатырга керде. Кубрат ханның күңелендә өмет чаткысы кабынып алды. Шымчының ялганлавы да бар иде. Шымчыны каганның сатып алуы да бар иде. Андыйларны да күп күрде олуг хан. Ханшага ул барысын да сөйләр, ялганлый алмас.
Иллә өмете акланмады, ханша җилләнеп әйләнеп тә килде.
– Төптәңрене юк иткән алыпка мең алтын, хан. Төптәңре – хыянәтче!
Ханша атына атланды, орыш кырына текәлеп карады.
Төп көчләр арасында каты орыш бара иде. Төп көчне җитәкләгән Балкыр илхан чигенә башлады, олуг хан мая алаеннан шунда бер төмән алай җибәрде. Өстәмә көч килүгә, болгарлар рәтләрен тигезләделәр. Шул яктан җан өшеткеч авазлар ишетелә, башлар киселеп оча, күкрәккә, аркага кадалган ук-сөңгеләрдән аккан кан дала кылганнарын ал төскә буйый.
Әле иртән кояш чыкканда тын гына йоклап яткан дала ыңгыраша, әрнешә, сыкрый иде. Баш очында козгыннар каркылдый, ала каргалар оча. Көн төшлеккә җитеп килә, бер якның да алдыра алганы юк. Кубрат хан хәзер еш кына төньякка күз ташлый, аның исәбенчә, шул яктан камаудан котылган Кодрак илхан килергә тиеш иде. Ул инде юлдадыр, атасына ярдәмгә ашыгадыр. Ни ашыкса да, Кодрак илхан тиз генә килеп җитә алмаячак, әмма олуг ханның күз карашы барыбер шул якка тартыла иде. Кодрак илхан янында Илбарыс буйтур да бардыр. Хәзер нәкъ менә шулай булуын тели иде күңел.
Орыш кырына карый-карый, олуг хан яңак итен чәйнәде. Башында мең төрле уй бөтерелә. Хазарларда грек уты?! Кем биргән, кем саткан?.. Базилевсмы? Йа Тәңрем, никадәр мәкер бу базилевста! Күңелнең моңа ышанасы килми, әмма нинди мәхшәр булып алды, ике яктан да меңләгән кеше кырылды. Ни өчен болай эшли базилевс?.. Бит ул Кубрат ханга патрикий титулы бирде, яклап килде, балаларын ярәштеләр, исәпләре кардәшләшергә иде…
Олуг хан янына, атын калкулыкка җан-фәрманга чаптырып, алостаз Дәянның җансакчысы килеп туктады.
– Олуг хан, алостаз Дәян ярдәм сорый!
Кубрат хан чаптырып килгән атның киңәеп киткән борын тишекләренә карады һәм шундук карашын орыш кырына күчерде:
– Синдә ничә баш алып?
– Бер баш, олуг хан!
– Алостаз Дәянга әйт, ярдәм юк, диген. Чигенмәскә! Башың бер генә булса, син ханга яңадан мондый хәбәр белән килмә! Мин әйттем!
Алостаз Дәянның җансакчысы атының авызын каерып борды да, камчылый-камчылый, ат тоякларыннан балчык ата-ата, кире чапты. Соңгы чиктә Кубрат хан алостаз Дәянга йөз сугышчы җибәрде. Олуг ханның мая алае күзгә күренеп эри иде.
Орышның иң катысы төп алайлар төбәгендә. Кубрат хан шул тирәдән күзен дә алмады. Соңга таба Болгарның язмышы нәкъ менә шул төбәктә хәл ителәдер сыман иде. Кинәт бер төркем кыю хазар мәргәне, төп алайны урап чыгып, чатырга таба ташланды. Аларга каршы болгарлар кузгалды. Шунда Кубрат ханның күзләренә таныш йөз чалынып китте.
– Төптәңре Ирсан! Ирсан!.. – Кубрат хан кече кавханга таба борылды. – Кече кавхан, чап Көбер ханга – вакыт!
Шулай диде дә олуг хан, атын куалый-куалый, таныш йөзгә таба чапты. Юк, төптәңре, син миннән ычкына алмассың. Ычкына алмассың…