Выбрать главу

Орышларда күп катнашкан, үлем күзенә карап кылычын дошманга күп тапкырлар күтәргән Кубрат хан, орыш төбәгенә якынайган саен, үзендә ниндидер ярсыну тойды.

Яшь чаклардагы орышка чапкан мәлләрен күз алдына китерде. Кубрат ханга гүя шул чаклардагы гайрәте кайтты.

– Ур-ра! Ур-ра!

Аның тавышын чәүкәлекләр артыннан өермәдәй килепчыккан Көбер ханның алае күтәреп алды. Кубрат ханны җансакчылары, иң оста мәргәннәре уртага алганнар иде. Олуг ханның «ур-ра!» кычкырып яуга ташлануын күргәч, болгарлар ягы алдыра башлады.

Кубрат хан берәүне дә күрмәде, берәүгә дә карамады, аның карашы бары тик бер кешегә – төптәңре Ирсанга текәлгән иде.

Төптәңре Ирсан Кубрат йөргән яуларның берсеннән дә калмады. Ул һәрчак орышның иң кайнар төбәкләрендә булды. Аны, чынлап та, Тәңре үзе саклый кебек иде, ул орыштанһәрчак исән чыкты. Шушындый батырлыклары аркасында төптәңре Ирсан хан һәм алыплар алдында абруй казанды. Уктан ата белмәсә дә, кылыч белән оста орыша иде төптәңре Ирсан. Шуның өчен олуг хан җәясен алып тормады, кылычын болгый-болгый, төптәңре күренгән төбәккә чапты.

– Ур-ра, болгарлар, ур-ра!

Төптәңре Ирсан Кубрат хан якынайгач кына болгарларны күрде, кабаланып, җәясенә ук эләргә итте, әмма элә алмады, ук-җәясен ташлап, кылычын чыгарды.

Кубрат хан атының тезгенен җибәрде.

– Һоп-һоп, әйдә, алдыр!

Ат аның телен аңлый иде, кош кебек очып, төптәңре Ирсанга якыная төште.

«Юк, төптәңре Ирсан, ычкына алмассың, ычкына алмассың!»– дип кабатлады Кубрат хан. Әмма төптәңре Ирсан китәргә җыенмый иде. Ул да Кубрат ханга таба кузгалды, аны да җансакчылары уратып алган. Кубрат хан шулхәтле ярсыды, тамагы ярылырдай итеп кычкыра-кычкыра, гайрәт белән кылычын болгады.

Иң оста мәргәннәре, җансакчылары белән үзенә таба килүче Кубрат ханны күргәч, төптәңре Ирсан алыпларына нидер кычкырды, шуннан алар, төп алайдан аерылып, Кубрат ханга каршы кузгалдылар. Олуг ханның алыплары төптәңренең сакчыларын бүлеп алдылар, ике арада орыш китте.

Кубрат хан селтәнүле кылычына бөтен булган гайрәт-көчен салды, соңгы мәлдә ул төптәңре Ирсанның нәфрәтле күзләрен күреп калды. Ирсанның кылычы ханның калканына бәрелде, тимер чыңлаудан колак тонгандай булды. Кубрат хан Ирсанга батып кергән кылычын бөтен тәне белән тойды. Ирсанның башыннан очлымы җиргә очты, тәгәрәп китте, аты, җилләнеп, каган ыстанына таба элдерде. Төптәңренең аягы өзәңгегә эләккән һәм ул сөйрәлеп бара иде. Аның артыннан кылган башлары, ал чәчәккә әверелеп, кызарып кала иде. Кубрат хан тезгенен тартты, кирегә борылды. Җансакчылары төптәңренең алыпларын кысрыклап, турап бетереп баралар иде инде. Кубрат хан чатырына борылган чакта, үзенә таба чаптырып килүче каганны күреп алды. Җансакчылары аны уратып алганнар, каган уртада килә иде. Кубрат хан атын кире борды, җансакчылары аның тирәсенә килеп бастылар. Кубрат хан кылычын кынысына тыкты, җәясен алды. Башта ул каган белән укта алышырга булды. Атының кабыргасына аягы белән тибеп алды, алга кузгалды. Каганның җансакчылары икегә аерылдылар, болгарларны урап алырга теләделәр. Әмма болгарлар да вакытында сибелеп өлгерделәр.

Шулчак Аспарух илхан төбәгендә «ур-ра!» тавышлары ешрак ишетелә башлады. Биредә ике якның җансакчылары үзара орышып киттеләр. Төркидә язылмаган бер канун бар иде: каган белән олуг хан каршы килгәндә, җансакчылары үзара орышалар, алыплар олуг хан белән каган орышына кысылмыйлар. Каган да җәясенә ук элде. Хан белән каган, берсе уңгарак алып, икенчесе сулгарак каерып, бер-берсенә якыная башладылар. Шулвакыт көчле дулкын булып «ур-ра!» тавышы ишетелде. Кубрат тавыш килгән якка хәтта әйләнеп тә карамады, болай гына абайлады: Көбер хан төп көчкә килеп кушылган булырга тиеш, хазарларны кысрыклый башлаганнардыр. Кубрат хан каганны бер мизгелгә дә күздән яздырмады. Менә кайда Ашина ыруын аранга куып кертәчәк ул. Олуг хан ашыгыбрак керешен җибәрде – ук каганның ботына барып кадалды. Каган да укны җибәреп өлгерде, Кубрат хан чак кына ат өстеннән очып төшмәде – аның иңбашына кадалган иде каганның угы. Укны ул шундук суырып алды һәм җәясенә элмәкче итте, әмма өлгерә алмады, кисәк күз аллары караңгыланып китте, ял өстенә капланды. Каган икенче угын ханга җибәрергә маташа иде, тик өлгерми калды, олуг ханның ат ялы өстенә каплануын күргән җансакчылары аңа ук яңгыры сиптеләр. Укларның берсе каганның атына тиде. Аты куркып чабып китте. Алай да каган керешен җибәрергә өлгерде, каганның угы кылганнар арасына килеп төште. Каганның аты ыстанына таба чаба башлауга, җансакчылары төрлесе төрле якка сибелделәр. Болгарлар куа бармадылар. Берсе Кубрат ханның ат тезгенен алды, икенчесе олуг ханны тотты, һәм аны чатырына алып кайттылар. Сак кына атыннан төшерделәр, чатырга алып кереп, түшәккә салдылар.