Кече кавхан Аппакны алып килергә чапты. Аппак килеп тә җитте. Атыннан төште, агарынып, чатырга килеп керде:
– Кубрат!
Олуг хан күзләрен ачты, кулындагы укны ханшага бирде:
– Табибка бир, тикшерсен, агулы түгелме…
Чатырына грек табибы чакыртылды. Ул, ханша кулындагы укка күз салмыйча, яралы янына узды, җансакчыларга ханның көбәсен, күлмәкләрен салдырырга кушты. Яра тирән түгел иде. Грек яраны ниндидер сыекча белән юды, олуг ханның башын күтәреп, бер җам эчемлек бирде, ярага яфрак каплады, аннары чатырдан барысына да чыгарга кушты. Чатыр эчендә ук тоткан ханша һәм табиб кына калды. Олуг хан әкрен генә күзләрен ачты.
– Ук агулымы, табиб? – диде ул, һәм авыртудан йөзе үзгәреп китте.
Табиб укны кулына алды, тимер очын теленә тигезде, аннары ханша колагына якын килебрәк:
– Ханша, ук агулы, – диде.
Грекның гаҗәпләнүенә каршы, ханша аңа:
– Кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, табиб, – диде.
Ханшаның салкын канлылыгына гаҗәпләнеп, табиб эшкә кереште.
Ханның ярасы зур түгел иде, көбә күлмәк саклаган, әмма ук агулы булу сәбәпле, олуг хан әкрен генә сүнә барган шикелле тоелды. Ханшадан ул һәрдаим орышның ничек барганын сорашты. Табиб аңа җам белән эчемлек бирә торды.
Ханша гректан:
– Ни эчерәсең син аңа? – дип сорады.
– Боспордан килгән «Кара табиб» эчемлеге, ханша.
– Эчемлек ханга ярдәм итәрме, табиб?
– Итәр, ханша. Заманында Александр Македонский бу эчемлекне яралы алыпларына эчерткән, яраларына каплаган. Бу эчемлектә мең шифа бар, ханша. Ләкин ук агулы булган. Ханның гомерен саклап калып булмастыр…
Ханша өнәми генә табибка карап алды һәм болгарларның алимчесен һәм төптәңре Азакны чакырырга кушты. Күп тә үтми, алимче белән төптәңре Азак килеп керделәр. Ханша алимчегә белгәнен эшләргә ишарә ясады. Иң әүвәл алимче чатыр эченнән шайтаннарны куарга кереште. Ул чылбырлы җамга нефте, май, балавыз, тагын әллә нинди үлән төнәтмәләре салды да, аңа ут алып, авыз эченнән генә Тәңредән ханга озын гомер, ярасы тизрәк төзәлүен тели-тели, уты янып торган җамны уңлы-суллы селки-селки, олуг хан тирәли йөри башлады. Табиб аңа карап торды-торды да чатырдан чыгып китте.
Биленә атасы Кубрат хан биргән алтын тәңкәләр һәм төрле сурәтләр төшерелгән, көмеш әйберләр белән бизәлгән путаны буып алгач, Балкыр илхан, күк-кояшка карап, Тәңрегә гыйбадәт кылды. Илхан янында басып торган уң кулы аңа:
– Илхан, олуг хан сиңа төп алаен ышанып тапшырды, хазарларны кугач, хан сиңа куәте белән бергә тәхетен дә бирер, – диде.
– Барысы да Тәңре кулында, Тимер. Син минем уң кулым. Каганны Биләмҗирдән кусак, мин сине анда тархан итәрмен. Күзең төшкән Җаек бәк кызына үзем яучы булып барырмын.
Уң кулы Тимер елмаеп куйды, бил путасын рәтләде, ук-җәясенә кагылып алды.
– Барысы да Тәңре кулында, илхан, бәк кызы Таңбикә дә, тархан булу да. Онытма, илхан, вәгъдәң!
Орыш башланыр алдыннан гына шулай дигән иде Балкыр илхан, әмма орыш башланды, бер дә алга бара алганнары юк, киресенчә, төш авышып килүгә, хазарлар алдыра башлады. Орышка Көбер хан да әллә ни үзгәреш кертмәде, каган да кайдандыр өстәмә алайлар чыгара торды. Әмма Көбер хан бер өлеш алаен Аспарух илханга җибәргән икән, аннан «ур-ра!» тавышлары ешрак, куәтлерәк ишетелде. Шулмы куәт бирде болгарларга, кичкә таба болгарлар, хазарларны кысрыклап, һөҗүмгә күчтеләр. Шул чакта Кубрат ханның җансакчысы Балкыр илханны алырга килде.
– Атаң яраланды, илхан.
Балкыр илхан, алаен уң кулына биреп, үзе чатырга чапты. Атыннан сикереп төште дә, тезгенен җансакчыларына ташлап, атылып чатырга керде.
– Атам!
Кубрат хан терсәгенә таянып күтәрелде, Балкыр угланның дала тузаны кунган иңенә кагылып алды:
– Балкыр углан, Батбай абаң һаман килеп җитми. Мине Тәңре үз янына алса, үч ал син аңардан. Мая алаем анаңда булыр, бик авырга килсә, сорап ал. Мин әйттем!
Балкыр илхан атасының кулын үпте, битен биткә куеп алды. Аннары чатырдан чыкты да сикереп атына атланды һәм, җансакчыларын ияртеп, үзе орышкан төбәккә чапты. Биредә хазарлар болгарларның сафларын ертканнар, урап алып киләләр иде инде. Балкыр илхан килгән шәпкә болгар сафларын ертып чыккан хазар йөзбашының башын чабып төшерде. Йөзбашның очлымы җиргә тәгәрәде. Балкыр илхан, килүгә, болгар сафларын тигезләде. Әле генә болгарлар чигенә-чигенә орышалар иде, хәзер хазарлар шул язмышка калды. Ханша Балкыр илхан артыннан ук аңа бер йөзбашны җибәргән икән, алар килүгә, Балкыр илхан хазарларның сафларын таратуга иреште. Аспарух илхан да хазарларны уратып кыйнап ята иде. Шунда бер җансакчысы Балкыр илханга кычкырды: