Выбрать главу

– Балкыр илхан! Сул яктан җансакчылары белән каган килә!

Балкыр илхан атын каган ягына борды, аңа олуг хан маясыннан килгән йөзбаш иярде. Балкыр илханның очып диярлек үзенә таба килүен күреп, каган атын тыя төште.

– Минем арттан, ур-ра! – дип кычкырды Балкыр илхан.

Каган Балкыр илхан белән орышырга теләмәде, ул аңа каршы иң оста мәргәннәрен җибәрде. Балкыр илханның атына сөңге белән кададылар, тегесе кисәк сөрлегеп китте, илхан ат өстеннән сикереп төште, җиргә тезләнде, җәя керешен тартты. Аңа таба кылычын болгый-болгый килүче алып, күкрәгенә ук кадалуга, бер якка авып төште, икенчесен дә шундый язмыш көткән икән— анысы атыннан шуып төшеп калды. Балкыр илханхазарның атына сикереп атланды, бу алышны җансакчылары арасында туктап карап торучы каганга таба чапты.

– Йулыш каган! Мин синең белән алышырга телим! Каган!

Ишетәләрме аны, ишетмиләрме – эш анда түгел иде, Балкыр илхан йөрәге белән кычкырды. Ул каганнан атасы өчен үч алырга тиеш, алырга тиеш! Балкырның колак яныннан гына ике-өч ук сызгырып үтте. Ул һаман атын каганга таба куалады. Әмма аны каганга якын җибәрмәделәр, хазарларның төп алаен җитәкләгән бәк аның юлына аркылы төште. Янә каты орыш башланды.

32

Йулыш каган калкулыктан орыш барышын күзәтә. Ботына тигән ук ярасы сызлап-сызлап китә. Орыш барышы шуны күрсәтә: болгарларны җиңеп булмастыр. Көбер ханның орышка килмим дип әйтүе, ә үзенең Кубрат хан ягына басуы һәм көтмәгәндә килеп чыгуы каганның алдан уйлаган фаразларын сүтеп, чуалтып ташлады. Аспарух илхан уң канатны камап, туздырып ята. Каганның уң кулы, ышанычы, өмете – Җаек бәк һаман юк. Олуг хан кызын алып килә дигән хәбәренә ике көн булды инде, ә бәк үзе юк та юк. Олуг хан кызы кулына төшкәч, Йулыш каган нишләргә белер иде. Көтеп-көтеп тә Җаек бәк күренмәгәч, Йулыш каган аңа каршы Сөләй меңбашны җибәрде. Күптән түгел генә каган ыстанына оялаган Сөләй бәк тә суга чумды, ни хәбәрчесе, ни үзе юк. Орыш кыры кайнап торганда уң кулы янында булмавы Йулыш каганның тәмам канын бозды. Җаек бәк белән Кубрат ханның кызы Чәчкә кирәк иде каганга. Югыйсә соң булып куюы бар, хазарлар төрле яклап чигенә башладылар. Каганда мая алай калмады. Соңгы сулышы иде хазарларның. Моны каган күрә, әмма чатырын җыйдыртмый, кузгалмый, нидер көтә, нидер өмет итә иде.

Шулчак офык читендә сөңге очлары күренде. Боты сызлавын да онытып, Йулыш каган өзәңгесенә басты. Каганга таба шул яктан атчабар килә иде. Аның аты сөлектәй сузылып чаба, корсак астыннан уч-уч күбекләр очып кала.

– Бу Җаек бәк, – диде каган янәшәсендә баскан Әбүзәр бәккә. – Чап Җаек бәккә каршы, килер җайдан олуг хан угланы Аспарухка ташлансын. Анда хазарлар кача башладылар.

Әбүзәр бәк, атын камчылый-камчылый, сөңге очлары күренгән якка чапты. Күп тә үтмәде, каган басып торган калкулыкка чаптырып, Сөләй бәк килеп җитте. Бәкнең айгыры еш-еш сулыш ала, яңаклары тирләүдән ялтырап калган иде.

– Ай-кояшка тиң каган, кыеп әйтергә җөрьәт итәм: Җаек бәкне Кубрат хан угланы Кодрак тар-мар иткән. Килүчеләр Җаек бәк алае түгел, Кодрак илхан алае – болгарлар, угорлар!

Каган камчысы белән Сөләй бәккә кизәнде. Атыннан төшеп, каган алдына тезләнгән Сөләй бәк торып басты, ияген чөя төшеп, каганга карады. Тазалыгы, пәһлеванлыгы белән күпләрнең котын алган, икәүдән-икәү калганда, каганның үзен дә шомга салгалаган бәк, каганнан курыкмавын сиздереп, хәнҗәренә кулын салды.

Йулыш каган янәшәсенә аты белән килеп туктаган, ат өстендә көчкә утырса да, көч-кодрәте кимемәгән Үрәгәй төптәңрегә карады, күзләре белән киңәш сорады.

– Сөләй бәкне алае белән Балкыр илханга каршы җибәр, каган. Кояш баеганчы болгарларны тоткарларга кирәк. Кояш баегач, орыш тукталыр, сиздерми генә күчеп китәрбез.

– Сөләй бәк! – дип кычкырды каган, гайрәтен күрсәтер өчен, камчысын җиргә ташлады, аты өркеп китеп, ыргылып куйды, каган атын тыйды. – Сөләй бәк, Балкыр илханның язмышы синең кулда. Башын китерәсең икән, урының уң кулымда булыр!

Чынында исә бер дә алай әйтергә теләмәгән иде каган, чигенергә, чатырын җыярга җыенган иде. Кодрак илханның алае якынаеп килә, болгарлар аларны күреп тә алдылар бугай инде. Карт Үрәгәй төптәңрегә каршы килә алмады каган. Ул – төптәңре, аңа күренәрәк төшә, ул Тәңренең үзе белән киңәшеп эш итә. Каганның тәмам зиһене чуалды, яралы боты оеп-оеп киткәндәй итә башлады. Орыштан исән-имин кайталар икән, каганны зур сынау көтәчәк. Тагын ничә ел каганлык итәсең дип, Үрәгәй төптәңре аны ефәк бау белән будырып караячак. Әйтер ике ел дип, ике елдан аның башын чабып өзәрләр, әйтер йөз ел дип, йөз ел яшәмәс. Шулай ук өч ай дип тә әйтүе бар иде. Ефәк бау белән буганда, Үрәгәй төптәңре уенча, бары тик Тәңре теләгәнне генә әйтәсең.