Кансыз, шәфкатьсез Үрәгәй бу гореф-гадәтне бабаларына сылтый, әмма аны ул үзе генә уйлап тапмады микән?!
Йулыш каганның карашы Аспарух илхан ягында сибелеп-таралып кача башлаган хазарларга төште һәм, кылычын чыгарып:
– Анда, анда безнең урын, алыпларым! – диде дә, атын чаптырып, шул якка китте. Аңа каганның чатыр янында калган актык мая алае иярде.
Өске Кирмәнгә ярты көнлек юл калгач, Илбарыс буйтур, елга буена туктап, атын эчерде, үләнгә ашарга җибәрде. Буйтур су буена төште, тын гына аккан елга аның йөз сурәтен күрсәтте. Буйтурга судан үзе түгел, ят бер кеше карап торадыр сыман тоелды. Бала чакларда суга карап, андагы сурәтләрне тамаша кылганы исенә төште. Дөньяга мәңгегә килгән шикелле, бер кайгысыз йөргән чаклары. Чәчкә гел аның янында булды. Гамьсез уйнап үстеләр. Юксыну, бер-берсеннән башка яши алмау аларга шактый соңарып килде, әмма шундый иттереп килде ки, мәхәббәт уты булып кабынды. Илбарыс Чәчкәне табар, аңа Тәңре үзе ярдәм итәр.
Шулчак яр өстендәге аты кешнәп җибәрде. Илбарыс, йөгереп, яр башына менде, атына атланды. Аңа таба җилле генә юырттырып хазар алыплары килә иде. Өчәүләр. Курыкмыйлар. Нигә куркырга? Алар өчәү, ә ул берүзе.
Илбарыс буйтур җәясен алды, ук элде. Шик юк, аңа таба килүчеләр Җаек бәк албагаучылары иде. Буйтур атын яр буйлап куалап алып китте. Хазар җайдаклары аны куа башладылар. Алда куаклар күренде, буйтур куаклар артына чумды. Хазар алыплары аны урап алырга иттеләр, икегә аерылдылар, берсе каршы китте, икесе артыннан төште. Илбарыс каршы килүчене сайлады. Башта ул атын юырттырып кына барды. Мәгәр хазарга якынлаша башлауга, тезгенен җибәрде, атының кабыргасына үкчәсе белән төртеп алды. Ат кушаяклап чаптырып китте. Хазар аңа алданрак атты, әмма буйтур читкә тайпылып өлгерде. Хазар ук савытына үрелде. Шул мизгелдә аның битенә буйтурның угы кадалды. Буйтур уңдагысын сайлады. Хазарга җитәрәк, ул кисәк бер якка авышты һәм икенче якка янтайганда уктан алды. Хазарның аты мәтәлеп китте, алып аттан сикереп төште, йөгереп барды, шунда аны буйтур куып җитте. Хазар битен капларга теләде, буйтур аның тәненә кылычның батып керүен аермачык тойды. Шул мәлдә аның аты бер якка ауды, өченче хазарның угы ат корсагына тигән иде. Буйтур, өзәңгедән аягын ычкындырып, бер якка тәгәрәде. Хазар аны әсир итәргә теләде, күрәсең, арканын ыргытырга җыенды, әмма буйтур аңа хәнҗәр ташлады. Хәнҗәр алыпның аркан ыргытырга селтәнгән кулына барып тиде. Хазар тиз генә атын борды һәм кача башлады. Буйтур үлеп яткан хазар янына килде, кулларыннан ат тезгенен ычкындырды, сикереп, хазар атына атланды. Әмма качкын алып ерак иде инде. Буйтур үлеп яткан хазар алыбы янына кабат килде, атыннан төшми генә аның ук савытын тартып алды.
Өске Кирмәнгә юл ябык иде. Кирмән тирәсен хазар албагаучылары карыйлар. Хәзер качкын алып ыстанга кайтып җитәр, түбән болында булган хәлне сөйләр, бирегә йөзбаш үзе килер.
Буйтур чама белән угорлар иленең кай тарафта булуын белә иде. Шунда юл тотты. Ул угор кенәзе каршына барыр да, баш орып, алай сорар һәм кирмәнне камаган Җаек бәк белән орышырга килер.
Көннең икенче яртысында гына буйтур угорлар ыстанына җитте. Ыстан күренүгә, кай тарафтандыр килеп чыккан угор алыплары аны уратып алдылар, илбашы сарае каршына алып бардылар.
Күрде дә болдыр баскычларыннан төшеп килүче илбашы белән мәргән Ташбулатны буйтур, үз күзләренә үзе ышанмады. Мәргән җилкәгә киңәеп киткән, киемнәре дә кызыгырлык иде.
Илбашы һәм мәргән аның белән кочаклашып күрештеләр.
– Ишеттек, ишеттек, – диде илбашы, табын янына утырышкач. – Җаек бәк Өске Кирмәнне камауда тота икән, олуг хан кызы кирмәндә икән.
– Олуг илбашы, Җаек бәк Өске Кирмәнне генә алып калмас, бире килер, ыстаның яндырыр, хатын-кызларыгызны кол итәр, ыруың тар-мар итәр. Олуг илбашы, бир миңа кече углың Ташбулатны, коткарыйк Өске Кирмән халкын.
Олуг илбашы тамак кырды, алдындагы чокырны кулына алды.
– Буйтур, угор алайга бай түгел. Җыя-җыя туплап та ике төмән алай җыелмастыр. Заманында болгарларга каршы мин өч төмән алай белән чыккан идем… Болгарлар алдырды. Менә ничә ел инде без килештә яшибез. Өске Кирмәндә минем сәүдәгәрләрем дә бар, анда күчеп китүчеләр дә шактый. Корал аз бездә, буйтур. Антлар корал сатмый башлады, үзе кораллана. Болгарлар аз китерә.
– Өске Кирмәнне хазарлар алса, килгәне дә килми башлар, олуг илбашы, Йулыш каганда алай сансыз, диләр. Бире килсә, ул угорны җир белән тигезләр. Җаек бәк Өске Кирмән янында ятып калса, каганның уң канаты сынар – Болгар алдырыр. Маныч елгасы буенда хазар белән болгар алышачак. Алышалардыр да инде. Өске Кирмәнне Җаек бәк алса, аның нияте бер – каганга ярдәмгә бару.