Выбрать главу

– Булды, буйтур, булды. Әйтер сүзең аңладым. Минем соңгы җавабым иртәгә булыр. – Илбашы киявенә таба борылды. – Кияү, Аршак баһадирга әйт, иртән иртүк сарайга килсен.

Икенче көнне иртән, яңа туган көнне каршы алуга, кала читенә бер мең алып килеп туктады. Алай башында олуг илбашының кияве Ташбулат иде.

Олуг илбашы аларны капкадан чыгарып, озатып җибәрде.

– Баһадирларым! – диде ул, кам таягын күтәреп. – Кардәшләребез болгарларның Өске Кирмәннәре камауда. Йолып алып калыгыз кирмәнне. Мин ышанам сезгә, баһадирларым, ак юл теләп калам!

Угор алыпларының күбесе сөңге белән коралланган, бер ишесендә чукмар башлы күсәк, кайсыларында чылбырга бәйләнгән керпе тимер. Калканнары тактадан, очлым урынына куян бүрек. Мәгәр алгы сафта мәргән Ташбулат өйрәткән баһадирлар. Алар болгарлар кебек үк коралланганнар: барысында да тимер калкан, кылыч, сызгыра торган уклар, челтәрле көбә кигәннәре дә бар, башларында болгар очлымнары.

– Алгы сафтагы баһадирларның күбесе минем якташлар, буйтур, – диде Ташбулат.

Көнозын бардылар, бары тик кичкә таба гына Өске Кирмәнгә җиттеләр. Әмма якын килергә кыймадылар, албагаучылар җибәрергә булдылар.

Күп тә үтми, албагаучылар әйләнеп килделәр.

– Буйтур, кирмән тирәсендә җан иясе юк, кирмән гел ташлап киткән кебек.

– Атларга! Юыртып кузгалдык!

Капка янына килеп җиттеләр, каравылбаш буйтурны таныды булса кирәк, асма күперләрне төшерергә боерды. Илбарыс буйтур беренче булып асма күперне үтте. Буйтур, каравылбаш янына җитүгә, атыннан төште.

– Каравылбаш, атың ничек?

– Атым Артык, буйтур.

– Артык, олуг хан кызы Чәчкә белән Кодрак илхан кайда?

– Буйтур, Җаек бәк кирмәнне ала башлагач, олуг хан кызы Чәчкә, үзе теләп, бәк ягына чыкты. Кубрат ханнан хәбәр килү белән, Кодрак илхан аны куа чыкты.

– Олуг хан кызы үзе чыктымы?

– Олуг хан кызын кем мәҗбүр итә ала, буйтур…

Буйтур сикереп атына менде.

– Каравылбаш, безгә юл күрсәтүче бир.

– Баш өсте, буйтур, – диде каравылбаш һәм алыпларның берсенә кычкырды: – Сарбай, буйтурга юл күрсәтүче булырсың!

Юл күрсәтүче алып алар янына килеп тә туктады. Аның аты кечкенә, кызгылт-сары төстә, корсак астыннан озын булып йоннар салынган.

– Бу ат белән ерак бара алырсыңмы, юлчы?

– Минем атым арымый, буйтур. Кояш аты арымый. Бу атны мин көнчыгышта яшәгән төркидән сатып алдым.

– Атларга, юыртып! – дип боерды буйтур.

Инеш буена туктап ял итәргә булдылар… Атларын чирәмгә җибәрделәр, иллә буйтурның озак юанасы килми иде, тагын кузгалдылар.

Икенче көнне кечкенә бер елга буенда алдан киткән албагаучылар күренде. Алар чаптырып кире киләләр иде.

– Буйтур! – диде килеп туктауга албагаучы башы. – Җаек бәк елганың аръягында Кодрак илхан белән орыша!

– Атларга! Минем арттан!

Елганың аръягындагы болынлыкта орыш шактый барган иде инде. Кая карама – үлгән атлар, кешеләр тәгәрәп ята. Елга кичеп чыккан алайны күреп, болгарларны елгага таба кысрыклый башлаган хазарлар каушап калдылар. Бу көчне Кубрат ханның төп көче дип аңлаулары идеме, хазарлар кайсы кая сибелеп кача башладылар. Буйтурның күзенә әрәмәлек буендагы ике көпчәкле, япмалы арба ташланды. Зиһененә килгән беренче уе: «Арбада Чәчкә!» – булды. Буйтур шунда чапты, аңа унлап алып иярде. Хазарлар кайсы кая таралып, сибелеп, тәртипсез рәвештә качалар иде: моны күреп, Җаек бәк бер төркем җансакчысы белән елга буйлап элдерде. Буйтур атын куалады, аннары сулгарак алды, качучыларга аркылы төшәргә исәпләде. Ара бермә-бер кыскарды, як-яктан уклар очты. Угор алыплары буйтурдан чак кына калыша төшеп чабалар. Буйтур җәясенә ук элде. Иң башлап арба артына атланган алыпны укка алды. Алып, ук тиюгә, ат өстеннән очып төште, арба ауды, арбадан тәгәрәп төшкән берәүне Җаек бәк элеп алды, ияренә аркылы салды. Шик юк, иярдәге хатын-кыз олуг хан кызы Чәчкә иде. Буйтур тезгенен җибәрде.

– Һоп, һоп, малкай!

Җаек бәкне ике яктан да җансакчылары уратып алганнар. Бәк ышыкта, бәкне укка алу мөмкин түгел иде. Буйтурберәм-берәм дүрт алыпны уктан атып төшерде. Аның белән рәттән диярлек чаба башлаучы дүрт алыптан икесе ятып калды. Менә алыпларның берсе Җаек бәкнең бер мәргәнен укка алдыһәм куанычтан кычкырып ук җибәрде. Җаек бәкнең ике җансакчысы чаба. Шунда бер угор алыбының атына ук тиде. Ул да артта калды. Алда Итил елгасы күренде. Җаек бәк яр буйлап чаба. Аръякка чыгарга кичү эзлиме?.. Буйтур җәясенә ук артыннан ук элде, әмма бәккә тидерә алмады. Нидән булыр? Әллә соң Чәчкәнең җилфердәгән күлмәк итәкләре, сибелеп төшкән чәчләре каушатамы?.. Буйтурның нибары өч угы калды: берсе— Җаек бәккә, икенчесе – артыгы белән кыюланып киткән бәк янында калган җансакчысына, өченчесе… Шулчак аның белән янәшә чапкан угор мәргәне егылып калды – аты сөрлектеме, ук тидеме? Буйтур әйләнеп карамады. Ул угор алыбын укка алган җансакчысының атына тигезде, ат сөрлегеп китте, әмма елгыр алып ат өстеннән сикереп төшәргә өлгерде, ат астында калмады. Буйтур җәясен иңе аша ташлады, кылычын суырып чыгарды. Ул хазарга җан ачуы белән чапты, хазарның тавышына хәтта Җаек бәк тә әйләнеп карады, һәм ул буйтурны таныды булса кирәк, атын тагын да ныграк куалый башлады.