Буйтур җәясенә соңгы угын элде, хазар алыбы да җәясенә ук эләргә маташа, өлгерә алмады, маңгаена ук кадалды. Ниһаять, Җаек бәк берүзе калды, укны буйтур аңа төзәмичә диярлек атты. Җаек бәк, муенына аркан ташлагандай, кинәт арткатартылып куйды. Шулчак буйтурның иңбашына нидер килеп бәрелде. Буйтур атыннан очып төште, әрем куакларына битен, йөзен сыдырды, аннары шундук аңын җуйды. Җиргә бәрелүен дә сизмәде ул, аңына килгәндә, ахыргача бергә орышкан угор алыбы, олуг хан кызы Чәчкәне күтәреп, аңа таба килә иде. Чәчкәнең күкрәгендә энҗеләр белән бизәлгән хәнҗәр сабы. Җаек бәк эше!.. Буйтур торды, алып кулыннан Чәчкәне алды. Ул бернинди авырту тоймады. Чәчкәне кулына күтәргән килеш бөтен болын буйлап хазарларны куып килүче Кодрак илханга юнәлде. Аның күзләреннән бертуктаусыз яшь ага. Йөрәге сыкрап җылый иде.
– Нишләттеләр, нишләттеләр сине, Чәчкәм, нишләттеләр?! Чәчкә, Чәчкә… – дип кабатлады ул, ни әйтергә, ни кылырга белми.
Кодрак илхан атыннан төшкән, аңа таба йөгерә иде инде.
Илхан килеп җитте дә Илбарыс кулыннан сеңлесен алды. Беравык күзләренә карап торды, аннары чирәмгә салды, энҗеләр тезеп ясалган хәнҗәрне Чәчкәнең күкрәгеннән тартып чыгарды. Шулчак җан биргән кыз сискәнеп киткәндәй булды, хәтта нидер әйткән сыман тоелды. Кодрак илхан сеңлесенең бит-маңгаеннан үпте, чәчен сыйпаштырды. Аннары ул кисәк торды да әсир төшкән, куллары бер-берсенә аркан белән бәйләнгән хазарлар ягына карап торды. Нидер уйлап, илхан кылычын чыгарды һәм, аңа озак кына карап торгач, коралын елгага ташлады. Чәчкә янына килде, сеңлесен кулларына күтәрде дә арбага салды. Янәшәсендә башын иеп басып торган буйтурга:
– Боер, буйтур, кузгалырга! – диде.
– Атларга! – дип боерды буйтур. – Үлгәннәрне күмү өчен, һәр йөзбаштан ун алып кала. Кузгалырга!
Уң кулы Камай буйтурның атын китерде. Күк кашкасы иясен таныды, буйтурның иңбашын тешләп алгандай итте. Илбарыс атның ял астына кулын тыкты, иркәләде. Аннан атланырга итте, әмма чак кына егылып китмәде.
– Син яралы, буйтур?
Буйтур бернинди дә авырту тоймады, иңбашыннан кан саркып чыккан, кул-бармакларыннан кан тама иде. Икенче омтылуда ул атына атланды. Янә бернинди дә авырту тоймады, үз тәнендәге яра сөйгәнен югалту янында юк кына нәрсә булып калган иде.
Биләмҗирдән алып кайткан мәгълүматларны түкми-чәчми сөйләп биргәч, Кубрат хан бик озак хазарларның алай саны турында сорашты. Шунда аңа философ: «Дошман никадәр көчле булса, җиңүченең даны шулкадәр зур булыр», – дигән иде. Кубрат хан ул вакытта философ белән килешмәде. Нигә аңа дан, мине болай да халкым ярата, дигән иде. Хәзер ул аның белән килешә, шул турыда философка сүз кушарга тели, әмма сүзен әйтә алмый тора.
Чатырга йомышчы килеп керде, күзләрен зур ачып:
– Олуг хан, сөенче, Кодрак хан килде! – диде.
Кубрат хан торасы итте, әмма ымсыну гына килеп чыкты, башы да күтәрелмәде.
– Җи-и-ңү!
Кем әйтте моны? Ханмы? Юк, тышта кычкыралар.
Чатырга кече кавхан керде.
– Олуг хан, каган чатырын да алмыйча кача башлады, болгарлар куа киттеләр.
Бу орыш христианнар ел исәбе белән тарих алты йөздә кырык икенче елда булды.
Агулы уктан җиңелчә генә яраланган Кубрат хан чатырында ята, аның ярасын Рум табибы шәмәхә төстәге җимеш суы белән юып тора, аннары кечкенә алтын җам белән эчәргә бирә. Кубрат хан һәр мизгел өчен тартышты. Кайчак аның хәле бөтенләй аруланып киткәндәй булды, олуг хан сөйләшә башлады, сорашты. Хәзер дә ул, бер җам эчемлек төнәтмә биргәч, хәле арулануын тойды һәм карашы белән үзенә кирәк кешене эзли башлады. Карашы аның янә философка тукталды.
– Иоанн Фасиан, – диде көч-хәл белән олуг хан. – Иоанн Фасиан, император…
Ни әйтергә теләде Иоанн Фасианга олуг хан – берәү дә белә алмады, Кубрат хан кисәк хәлсезләнеп китте, табиб аңа сөйләшмәскә кушты. Мәгәр олуг хан ишетә, философтан сүз көтә иде.
– Олуг хан, олуг хан, – диде философ, ашыга төшебрәк. – Император Ираклий Карду шәһәрендә сарациннар белән орышта һәлак булган. Тәхеткә угланы Юстиниан утырган…