Выбрать главу

Кубрат хан философның сүзләрен аңлавын төшендерергә теләп күзләрен йомып ачты. Олуг хан кисәк торырга итте, ләкин тора алмады.

Чатырга алостаз Дәян килеп керде:

– Олуг хан, Фанәгүрдә грек утын ясаучы Симай атаны үтергәннәр…

Олуг хан көтмәгәндә терсәгенә таянды, сөзеп, алостаз Дәянга карады.

– Дала безнеке, олуг хан! Безнеке! – Алостаз Дәян ханшага таба борылды. – Ханша, орыш кырында кискен борылыш бара, алыгыз кулыгызга хан әләмен, күренегез алыпларга!

Ханша әле Кубрат ханга, әле чатырдагыларга күз йөртеп чыкты, аннары кырт борылды да чатырдан атылып чыкты.

Бу вакытта орыш кырында чынлап та кискен борылыш бара иде, хазарлар урап-урап, килә-кайта орышсалар да чигенәләр, качалар иде инде.

Ханша бик вакытлы килеп чыкты. Тугры хан кызының атта утыруына шаккатмалы иде. Ханша артыннан Кубрат ханның җансакчылары, чатыр тирәсендәге кавханнар, төптәңре Азак чабалар. Ханша кулында Болгар әләме, муенына ураган ефәк шарфы җилферди. Бу хәлне күреп, каганның соңгы алыплары кача, орышырга калган бәкләре дә төрлесе төрле якка сибелә башладылар.

– Ур-ра!

Качып барган дошманны укка алу җиңел иде, әмма кич җитеп кояш баеп бара. Көнозын орышкан болгарлар, хазарларны ерак куып тормастан, кире борылдылар.

Алты төмән алай белән орышка килгән каган, Маныч елгасы буенда кырык мең алыбын калдырып качып китте. Бу тиңе булмаган орышта ике яктан да шулхәтле халык кырылган иде ки, орыштан исән калган болгарлар үз мәетләрен генә дә атнага якын күмделәр. Җиңеп җиңелгән иде Болгар бу орышта.

35

Төн буена йокламадылар. Орыш кырында яралылар ыңгырашты. Кемнедер ярдәмгә чакырдылар, кемдер исемнәре белән якыннарын дәште. Якын-тирәдә бүреләр, шакаллар улады. Аякларында көчкә басып торган алыплар, иртән кояш чыгуга, көнчыгышка карап тезләнделәр. Тәңрегә исән калуларына дога кылдылар, киләсе көннең матур булуын теләделәр.

Ханша Аппак та Тәңредән иң зур теләген – Кубрат ханга гомер сорады:

– Йа Тәңрем! Син – аҗунда, мин – җирдә. Калдыр, Тәңрем, Кубратым янымда, алма җанын, бир гомер… Йа Тәңрем!..

Иртә белән, бер Тәңре белә, каяндыр чатыр янына ап-ак тай килеп туктады. Җанын кая куярга белмәгән ханша чатырдан чыкты һәм каршында ап-ак тайны күреп таң калды.

– Тәңре корбан җибәргән, Тәңре корбан җибәргән! Тотыгыз, тот! Изге, изге җан Кубрат хан! Изге җан! Тотыгыз тайны, тотыгыз!..

Тайны шундук, тотып, ханшага китерделәр. Ханша тайны ак киезгә салып чалырга кушты.

Ап-ак киез китерделәр, аякларын бәйләмичә, тайны ак киезгә ектылар. Дүрт кеше тайның дүрт аягыннан тотты. Төптәңре Азакка пычак китерделәр.

– Тәңрем, – диде төптәңре Азак. – Калдыр Кубрат ханның җанын, без сиңа ап-ак, саф-пакь җан бирәбез. Аның җаны итеп кабул ит, Тәңрем, кабул ит, Тәңрем…

Төптәңре Азак кулларын күккә күтәргән, Тәңредән ханның җанын калдыруын ялвара, аңа ияреп бөтен дала тулы алай Тәңредән хан җанын саклауны сорый иде.

Теләкләре кабул булды: Тәңре кабул итте тай җанын, Кубрат хан күзләрен ачты, үз теле белән ханшаны чакыртты.

– Синең исәнлеккә корбан чалдык, Кубрат. Тәңре колак салды, син сөйләшә башладың, син яңадан безнең янга кайттың.

– Мин үләм, ханша, – диде олуг хан. Кубрат хан чатырдагыларга күз йөртеп чыкты: – Ханша, Чәчкә кызыбыз кайда?

– Ул тиздән кайтып җитәр, ханым…

Кубрат хан карашын Кодрак илханга төбәде:

– Кодрак улым, сеңлең Чәчкә кайда, минем аны күреп үләсем килә…

Кубрат хан көчкә сөйли, менә-менә телдән язар кебек, ул моны үзе дә сизә, әйтер сүзен әйтеп калырга тели иде.

Кодрак илхан әле үзеннән җавап көткән атасына, әле анасына карады. Кубрат хан кузгалмакчы итте.

– Атам, Чәчкә сеңлем… – диде Кодрак илхан һәм теле аңкавына ябышкандай туктап калды.

– Ул исән, Кубрат, кызыбыз исән. Ул җигүле атта кайта, – дип, илхан сүзен элеп алды ханша.

Олуг хан тынычлангандай итте, уллары Аспарух илханга, Балкырга күзләре белән нидер әйтте, аннары бушанып, таралып түшәккә ятты, күзләрен йомды, әмма бераздан яңадан ачты.

– Ханша, – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә. – Ханша, Аслан угланны Патшакаладан алып кайт, Болгарга кирәк ул… – Олуг хан күзләре белән философ Иоанн Фасианны эзләп тапты. – Илче Феофан угланы Константинны иленә кайтарып җибәр… Мине кызым Чәчкә чакыра, ханша… Ак киезгә салып…

Олуг ханның йөзе тартышып куйды, кисәк ияге салынды, аяклары сузылып китте. Ханша иренең күкрәгенә капланды, сулыгып җылап җибәрде.

Кубрат хан исәнлегенә чалган корбан да, меңләгән алыпларның тезләнеп Тәңредән сораулары да ярдәм итмәде, Бөек Болгар дәүләтен төзегән Кубрат хан, дусты император Ираклийдан соң бик аз гына яшәп, алты йөз дә кырык икенче елның җәендә Маныч елгасы буенда дөнья куйды. Аны һәм ханның кызы Чәчкәне атлар чаптырып менгәндә тирләп чыгардай биеклектә курган өеп, өйләп-буралап, бөтен корал-әйберләрен куеп, теге дөньяда йөрер өчен атын да чалып, савыт белән эчемлекләр, нигъмәт-ризыклар калдырып, зурлап күмделәр.