Тын далада күпләр ятып калды, исәннәр тарала башладылар. Меңләгән кеше каны белән сугарылган орыш кырында, яз килүгә, беренче булып умырзая чәчкәсе баш төртә, аннары аларны күкбашлар алыштыра, май кояшы карый башлагач кына тукранбашлар калкып чыга. Язгы яңгырлы, дымлы җилләр туктау белән, дала өстен акрынлап кылганнар каплый. Алар үткәнне бүгенгегә ялгап, һаман мең еллар элеккечә тирбәлеп чайкалалар. Биредә яшәгән халыклар тарихын белсә бары тик әкрен генә искән җилгә дә пышылдап сөйләшә башлаган кылганнар беләдер, шуңа әле булса башларын чайкап утыралардыр сыман.
Илбарыс буйтур Кодрак илханның уң кулында бара, янәшәсендә Дәнис. Орыштан соң Дәнис буйтурдан аерылмас булды, шул сәбәпле ханшага Өске Кирмәнгә күчәргә теләге барын әйтте. Ханша аңа каршы килмәде. Илханнар, җәйләүләре бетүгә, Фанәгүргә җыелырлар. Шунда Батбай угланның язмышын хәл итәрләр. Кузгалыр алдыннан ханша чатырга Илбарыс буйтурны чакыртып алды.
Буйтур чатырга килеп кергәч, ханша бертын сүзсез генә ятим угланга карап торды. Буйтур тетрәнеп куйды. Аның алдында ханша түгел, гүя гүзәлләрнең гүзәле, матурлыкны, чибәрлекне күк-кояштан алган кызы Чәчкә басып тора иде.
– Углан! – Ханша шулай диюгә, хиссияткә бирелеп дөньясын оныткан Илбарыс сискәнеп китте. – Углан, әйт теләгеңне. Сине Кодрак илхан уң кулына сорый…
– Ак анам! – Илбарыс буйтур ханша алдына тезләнде. – Ак анам, Кодрак илханның уң кулы итеп атам Кубрат хан билгеләгән иде, Ак анам…
– Углан, – диде ханша, аның тавышы җәя керешедәй калтыранып чыкты. – Чәчкә юк, олуг хан да юк, алар җир астында…
Ханша буйтурның башына кулын куйды:
– Сиңа үтенечем бар, углан. Энем Көбер хан антлардан өйләнмәкче. Мин сине Кыякалага яучы итеп җибәрергә булдым. Җәйләүдән Фанәгүргә кайткач барырсың. Шамбат ханга бүләкләрне алостаз Дәян хәзерләр. Язга Кызкуыш туенда катнашырсың.
– Ак анам, әйтмә алай! Әйтмә!
– Углан, анаң үтенече бу…
– Юк-юк, Ак анам, юк!.. Чәчкә…
Ханша буйтурны чәченнән сыйпады, яшь белән мөлдерәп тулган күзләрен читкә алды.
– Ярый, углан… Бар, юлда бул… Мин әйттем!
Чатырга кече кавхан Актай килеп керде:
– Ханша, алайлар, олаулар җыелды, кузгалырга әмер көтәләр.
Ханша Аппак яшьле күзләрен сөртте, угланны аягына бастырды, башын күкрәгенә кысып беравык торды да ишеккә таба этәребрәк җибәрде. Шуннан соң гына кече кавханга:
– Боер, кече кавхан. Кузгалабыз!.. – диде.
Кылганнар артта калды. Арбалар шыгырдаудан, атлар пошкырудан, арбадагы яралыларның ыңгырашуларыннан күңел тагын да сагышлана, моңлана, сызлана иде. Әле бит кичәле-бүгенле генә Илбарыс буйтур сөйгәне Чәчкәне күрү хыялы белән йөри иде, кичәле-бүгенле генә ул бәхетле иде.
Анда да, монда да әрәмәлекләр очрый, язын-көзен шау чәчәктә утыручы күкбашлар ак кыякларын җәеп, күз тутырып кояшка карап торалар. Чәчәкләр буйтурны баш иеп каршы алалар, узып киткәч, баш ия-ия озатып калалар сыман иде.
Тагын ике көннән алар Өске Кирмән җәйләвендә булырлар. Анда Чәчкә эзләре, Чәчкәгә кагылышлы истәлекле әйберләр, Чәчкә рухы. Озакламый аны ханша Фанәгүргә чакыртып алыр. Фанәгүрдән йөзләгән олау белән Кыякалага юнәлерләр. Кыя-калага, ягъни Баштуга буйтур үзе белән Дәнисне дә алыр.
Дәнис анда үзенең сөйгәнен табар. Өйләнер. Ә Илбарыс беркайчан да өйләнмәс, Чәчкәсенә хыянәт итмәс, Чәчкә һәрвакыт буйтурның йөрәгендә булыр. Ул орыш исәбенә яшәгән ханнарга, илбашларга каршы чыгар, андый ханнарны, илбашларын яманлап җыр җырлар. Орыш һәрчак баланы – анадан, туганны – туганнан, сөйгәнне – сөйгәннән, хатынны ирдән аерды. Кеше дөньяга кылычтан, уктан үләр өчен килми, ямьле кояш астында гомер итәр өчен килә. Кояш астында барысына да урын җитәрлек. Яши белеп, фидакяр хезмәт белән яшәгән кешегә бәхет тулып, мөлдерәп килә, аны аңа яраткан хезмәте китерер, үткен кылычы түгел.
Офык читендә ак болытлар кабарына, болытлар тау-тау булып, ишелеп-өелеп менәләр. Әлегә болытлар ап-ак, тиздән алар куерыр, каралыр, авыраер һәм җиргә коеп-коеп шифалы яңгыр ява башлар. Яңгыр яуган далада ишелеп үлән үсәр, маллар көр булыр, елга буендагы болыннар хуш исле төрле-төрле төстәге чәчәкләргә күмелер. Аннары көз килер, кыш килер, кышны янә яз алыштырыр, карлар китеп, язлар килгәч, елга буйлары, тугайлар, болыннар уяныр – янә умырзаялар калкыр. Һәр ел, һәр яз буйтурга Чәчкәне алып кайтыр. Кеше үлсә дә, аның исемен, кылган гамәлен мәңгеләштерүче хәтер бар, хәтер белән мәхәббәт үлемсез, мәңгелек!