Выбрать главу

– Дәнис! – Койрыкчыны куып җитеп, атын янәшәдән атлатып бара башлагач, буйтур сүзен дәвам иттерде: – Ишетәсеңме, Дәнис, ханша мине тиздән Баштуга яучы итеп җибәрәчәк. Мин үзем белән сине дә алырга булдым.

– Буйтур, буйтурым, кабатла әле шул сүзләреңне тагын бер, кабатла!!!

Дәниснең куанычлы авазында туган ил белән очрашу шатлыгы да, җиңү тантанасы да, буйтурга булган хөрмәте дә, дус-ишләре белән аерылышу сагышы да бар иде.

…Алда Өске Кирмән күренде. Исән-имин кайтып килүче ыруларын күрүгә, каланың капкалары ачылды, асма күперләре төшерелде. Ачык капкалардан, асма күперләрдән олысы-кечесе, баласы-чагасы, сөйгәннәрен орышка озаткан хатын-кызлар, кирмән сакларга калдырылган алыплар, чит-ят илләрдән килгән сәүдәгәрләр сибелеп чыкты.

1981–1984

Бөек Болгар дәүләте

VI гасырның азагында һәм VII гасырның башларында Азак (Азов) диңгезе һәм Кавказ таулары итәгендә Куман (Кубан) болгарларының җитәкчесе Кубрат хан Көнчыгыш Ауропада Бөек Болгар дәүләтен төзи. Бу хәл, тарихчылар раславынча, 620 елларда була.

Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучы Кубрат хан турында без нәрсә беләбез соң?

605 елларда Кара Болгарның Шамбат каласына (бүгенге Киев каласы төбәгендә урнашкан була) Урал-Идел тарафларында каганат оештырган Ураган каган килеп төшә. Бүгенге Киев каласын борынгы төрки бабаларыбыз Шамбат дип атаганнар, моны Византия тарихчысы Константин Багрянородный үз хезмәтләрендә язып калдыра. Ураган каганның кан-кардәше Әскәр каган ярдәмендә (Россия тарихларында бу каганны Аскольд дип язалар) Византия империясе белән дипломатик һәм сәүдә эшләрен җайга саласы килә. Әскәр каган кан-кардәше Ураган белән үзенең ундүрт яшьлек улы Кубратны да Византиягә укырга биреп җибәрә. Ураган каган, вазифасын үтәгәч, иленә кайтып китә, Кубрат исә Патшакала, ягъни Константинополь сарае мәктәбендә укырга кала. Атасы Әскәр каган үлгәч, аксакаллар Кубратны илгә чакырып алалар. Әмма Кубрат, илгә кайтып аксакаллар кулыннан хан титулын алса да, илендә калмый, ә төрки болгарларының төп ыстаны булган Кубан төбәкләренә юнәлә, ә Киевта хан йөзендә аның энесе Шамбат кала.

Азов диңгезе буйларын, Таман ярымутравын, Кавказ таулары итәкләрен, Кырым даласын, Дон буйларын һәм даласын биләгән төрки болгарлар Кубрат ханны олуг ханнары итеп күтәрәләр. Күп тә үтми, олуг хан Кубрат Таман ярымутравында зур сәүдә ролен үтәгән Фанагория каласын үзенең башкаласы итә.

630 елларда инде Кубрат хан дәүләтенә керергә унбер кардәш кавем теләк белдерә. Кубрат хан оештырган дәүләтне Бөек Болгар дәүләте дип йөри башлыйлар. Көнчыгыш Ауропада беренчеләрдән булып оешкан бу дәүләт бик тиз көчәя, икътисади һәм сәяси яктан да күршеләре белән тиңләшә һәм ярыша башлый. Кубрат ханның дәүләтен дөньяга исемнәре таралган Иран, Византия империяләре дә танырга һәм дипломатик мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр булалар. Бөек Болгар дәүләте Византия империясе белән аеруча тыгыз элемтәдә тора. Чөнки бу вакытта Византия империясе тәхетендә Кубрат хан белән бергә сарай мәктәбендә укыган Ираклий утыра. Ираклий үсмер чакта ук дуслык йөзеннән Кубратка исемле балдак бүләк иткән була. Соңрак ул, император булгач, Кубратның җиңү артыннан җиңү яулавын искә алып, ханга патрикий титулын бирә һәм бик күп бүләкләр белән бергә янә исемле балдак тапшыра.

Олуг ханның исеменә килгәндә, «Кубрат» исемен кайбер галимнәр борынгы төркиләр тотемы «бүре» гә кайтарып калдырсалар, икенчеләре— ат төсенә, ә Венгрия галиме Ю. Немет «кубран», ягъни «җыючы» мәгънәсе белән аңлата. Венгр галиме фикеренчә, Кубрат хан кардәш төркиләрне үз канаты астына җыйганга күрә, халык аңа шул исемне биргән. Бу яктан килеп уйлаганда, Кубрат хан чынлап та кардәш халыкларны кул астына җыючы булган. Византия тарихчылары раславынча, Кубрат ханга унбер кабилә-кавем буйсынган. Моңа Кубрат ханның хәзинәләре арасындагы хан табын җыйганда һәр кавем илбашы алдына куела торган көмеш бокаллар да дәлил булып тора. Һәр кабилә җитәкчесенә үз бокалы куела торган була, һәм һәр бокалда теге йә бу кавемнең үз нәкыш-бизәкләре ясалган була.

Борынгы төп чыганакларның берсе – Константинополь патриархы Никифорның (758–829 еллар тирәсе) «Бревиарий» дигән хезмәтендә Кубрат хан хакында болай диелә: «Ул чагында Ураганның туганнан туган энесе, гуннар патшасы Кубрат аварларга каршы баш күтәрә һәм аларны үз җирләреннән куа, җәберли. Ә Ираклий дустына илчелек юллый һәм империя белән солых төзи (бу солыхны алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр саклыйлар. – М. X.). Моңа җавап итеп Ираклий Кубратка күпсанлы бүләкләр җибәрә һәм патрикий дәрәҗәсе бирә».