Выбрать главу

Византия императорының Кубрат ханга нинди бүләкләр җибәрүен без хәзер Кече Перещепино авылы янындагы табылдыклар аша беләбез. Бу авыл янында табылган хәзинәләрнең бер өлешен Эрмитаждан Казанга да китереп күрсәттеләр. Дәүләт Эрмитажындагы Кубрат хан хәзинәләре Эрмитажның иң бай хәзинәләреннән санала. Анда сигез йөздән артык хәзинә саклана һәм барысы да алтын-көмештән. Мондагы әйберләрнең ифрат югары сәнгати дәрәҗәсендә эшләнүләре сокландыра.

Галимнәр раславынча, хәзинәләр табылган урын ул – конкрет олы шәхес күмелгән кабер. Әлбәттә инде, төрки болгарлары олуг ханнары Кубратны соңгы юлга озатканда, дәүләтнең бөтен казнасын да аның каберенә күмеп калдырмаганнар. Шуннан чыгып, Болгар ханнарының нинди зур байлыкларга ия булуларын бераз күзалларга була.

Кубрат ханның моннан мең еллар элек эшләнгән хәзинәләре арасындагы әйберләр бүгенге татар халкына күптәннән таныш. Мең еллар элек ясалган тәңкәләрдәге сурәтләр XX гасырда Казанда ясалган тәңкәләрдәге сурәтләр белән тәңгәл килә – стиле, башкару рәвеше, әйберләрнең максаты – барысы да игезәк балалар кебек охшаш. Әйтерсең лә ошбу әйберләр арасында гасырлар да булмаган… Гуннар чоры Азов диңгезе буенда башкаласы булган Бөек Болгар дәүләте, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе составында да үзенең мөстәкыйльлеген, нигездә, саклап калган Идел буе Болгар иле һәм шушы империя чорында 1431 елны рус кенәзе Фёдор Пёстрыйның Болгар шәһәрен тулысынча җимергәч, аның башкаласы Казансу буена күчерелүе, «Яңа Болгар» төзелүе һәм тиздән аның Казан ханлыгы дип атала башлавы болгарлар дәүләтчелегенең бер заман да өзелмәвен күрсәтә һәм шул җирлектәге хәзинә-экспонатларның барысы да искитмәле якынлыгы, охшаш, уртак булуы белән дә раслана.

Кубрат хан 642 елда хазарлар белән сугышта һәлак була. Хәбәр Ауропага да ирешә, грек тарихчысы Феофан бу хакта болай дип язып куя: «…Константин заманнарыннан ук телгә алынган болгар һәм котраглар хакиме Кубрат үлде. Ул җирдә биш улын калдырды, атаның аларга васыяте: беркайчан да бер-берегездән аерылмаска, башкалар өстеннән хакимлек итү һәм коллыкка төшмәс өчен һәрвакыт бердәм булырга! Әмма, күп тә үтми, биш улы бишкә бүленә – бер-берсеннән аерылалар һәм үзләре буйсынуындагы халыкка хакимлек итә башлыйлар… Шулай итеп, алар биш өлешкә бүленгәннән соң, һәркайсы аз санлы булып кала… һәм ахырда бөек хазар халкы килеп чыгып, бөтен җирдә хакимлек итә башлый…»

Ары таба ни була соң?

Кубрат ханның беренче улы Батбай Хазар каганына баш ия һәм туган җирендә кала; икенче улы Кодрак үз яраннары белән Урта Идел буйларына күчеп китә һәм соңрак Идел-Кама буйларында Идел буе Болгар дәүләтен төзи; өченче улы Аспарух Дунай буйларына таба юнәлә һәм бүгенге Дунай буе Болгарына нигез сала; дүртенче улы Балкар бүгенге Карачай-Балкар ил-җирләрен били, ә бишенче улы Аслан Константинопольдә (хәзерге Истанбул) кала һәм шунда эзе дә югала.

Күп кенә тарихчылар Кубрат ханны, яшьлегендә Патшакалада укыгач һәм Византия императоры белән дус булгач, христиан динен кабул иткән дип фаразлыйлар. Ләкин Кубрат хан христиан динен кабул итми, бабалары инанган Тәңре диненә тугры кала, чөнки аны шул дин кагыйдәләре буенча җирлиләр. Ахыр килеп, Кубрат хан христиан динен кабул иткән булса, аны кан-кардәшләре илләрендә кабул итмәгән булырлар иде. Чөнки борынгы бабаларыбыз өчен дин сәясәт кенә түгел – теге йә бу халыкның яшәү рәвеше дә, мохите һәм вазгыяте дә булган.

Безгә мәгълүм булганы шул: Кубрат хан дәһшәтле Атилла хан (V) кебек үк Дулу ыруына керә һәм шул ыруның дәвамчысы булып кала. Дөнья тарихында да ул шанлы гаскәр башлыкларының берсе булып исәпләнелә.

Кубрат хан – бүгенге бабаларыбызның бабасы ул.

Әбрар Кәримуллин

2000

Искәрмәләр һәм аңлатмалар

Атилла (433–453) – һуннар союзы башында торучы иң олуг юлбашчылардан берсе. 452 елда Атилла, үзенең алае белән Алып тауларын үтеп, Мәңгелек Рим шәһәренә юнәлә. Римга җитәрәк, ыстан туктый. Ул вакыттагы дин башлыгы папа Лев I (440–461), үзенең монахларын ияртеп, гимннар җырлый-җырлый һуннар ыстанына килә. Шунда Атилла баһадирларыннан: «Бу нинди хикмәтле карт?»– дип сорый. Тылмач аңа аңлата, Мәңгелек шәһәренең дин башы, ди, аңа бүләкләр китергән. Папа Лев I тантаналы төстә бүләкләрне Атилла алдына куя. Егерме бер пот алтын китерә папа Лев I Мәңгелек шәһәрне саклап калу өчен һәм һәр елны ясак түләргә вәгъдә бирә. Бүләкләргә күз ташлау белән аны бәяләргә өлгергән Атилла гаскәрен кире бора.

Шушы хәлдән соң папа Лев I чиркәү изгеләре рәтендә йөри башлый. Бу «могҗиза» ны тагын да ышанычлырак итү өчен, шул вакытта күктә биленә кылыч таккан ак сакаллы карт күренде, ул һуннар патшасы Атиллага кире борылырга боерды, моны үз күзем белән күрдем дип исбатларга маташучылар табыла.