Выбрать главу

Шул вакыйгадан соң күп тә үтми, Гейзерих җитәкчелегендәге вандаллар (455 елда) Рим җирләренә басып керәләр. Папа аларны да шулай каршы ала. Гимннар җырлана, әмма бүләкләр булмый диярлек. Гейзерих эшне шундук сизеп ала, папаны куып җибәрә, ике көннән Римга һөҗүм башлый. Шунысы кызык: бу көндә күктә бернинди дә ак сакаллы карт «күренми» һәм Мәңгелек шәһәрне җимерүче Гейзерихны кире борып җибәрми. Вандаллар Мәңгелек шәһәрне ундүрт көн буена талыйлар, өйләрдә алырдай бер яулык, урлардай бер чибәр калмагач кына китеп баралар.

Ираклий – Византия императоры. Кубрат ханның чордашы. 610елдан 641 елга кадәр Византия тәхетендә утыра.

Ураган каган – VII гасыр азакларында Арал диңгезен, Урал елгасы төбәкләрен биләгән мөстәкыйль каган. Россия тарихчылары аның исемен Орган дип язалар, әмма бу хатадыр, төркиләрдә андый исем булмаган.

Шамбат хан – Кубрат ханның энесе. VII гасыр азакларына кадәр Киев тәхетендә утыра. Кушаматы Кыел була, шул кушамат Киев булып киткән дип раслаучы галимнәр бар. Киев каласы эчендә күтәртелгән крепостьны Константин Багрянородный Шамбат кирмән-крепосте дип атый.

Константин Багрянородный (905–945) – Византия императоры, «Империя белән идарә итү», «Фемалар» һ. б. хезмәтләрнең авторы. Нәкъ шул автор Киев каласын Шамбат хан сала дип язып калдыра.

Әскәр каган (Аскольд) – Борынгы Кара Болгар дәүләтенең каганы. Туган елы мәгълүм түгел, 882 елда баскынчы варяг Олег кенәз тарафыннан үтерелә. Россия тарихчылары Әскәр каганны Аскольд исеме белән «Повести временных лет» елъязмаларына кертәләр.

Фанәгүр – Таман ярымутравындагы тарихи кала.

Базилевс – Византия императорының титулы.

Патшакала – Константинополь, Византия империясенең башкаласы.

Логофет – чит илләр министры, дәүләтнең казна башлыгы.

Готлар – герман кабиләләре.

Патрикий – империядәге югары титул.

Алып – сугышчы.

Ягир – якорь.

Кавхан – гаскәр башлыгы.

Кам таягы – шаман кулындагы «илаһи көчкә ия» таяк.

Рум – Византия.

Илхан – хан улы.

Тархан – чит җәйләүләргә хан тарафыннан куелган баш кеше.

Төпсә – поднос.

Алостаз – шымчылар башы, укытучы.

Алай – гаскәр.

Көбә – тимер челтәрле яисә тәңкәләрдән ясалган күлмәк.

Ятаган, акинак – ике ягы да үткен кыска кылыч.

Табгач – Кытай.

Кызкуыш туе – болгарларда яшьләрне өйләндерү йоласы.

Көтригурлар – Дон елгасы буенда яшәгән төрки кабилә.

Сарациннар – гарәпләр, мөселманнар.

Xалаек – җәмәгать.

Очлым – баш киеме, шлем.

Каравыш – хезмәткә алынган кыз.

Алимче – имчеләр башы, баш табиб.

Йырмач – алдан разведка ясау өчен җибәрелгән гаскәр.

Тимер Капка – Дербент шәһәре.

Албагаучы – гаскәр алдыннан баручы, күзәтүче сугышчы.

Маҗарлар – мадьярлар, хәзерге венгрлар, әмма тарихта шул исемдә төрки кабиләләр булуы да билгеле, ягъни төркиләшкән маҗарлар.

Угорлар – угро-фин кабиләләре.

Онагурлар – болгар кабиләләренә кергән ыру.

Истер – Дунай.

Понте – Кара диңгез.

Сутау – хәзерге Судак шәһәре.

Сәхтиян – сафьян.

Башту – хәзерге Киев шәһәре.

Антлар – славян кабиләләренең берсе.

Ирдәүкә – дөнья тарихчысы Геродот «эорпата» дип яза, бүгенге ирдәүкәгә бик якын. Геродот безнең эрага кадәр 484 – 425елларда яшәгән. Тарих атасы исемен йөрткән Геродот эор— элиннарча ир кеше, пата – үтерергә, ягъни ирләрне атучы, үтерүче дип аңлата.

Xәериең – борынгы грекчада игелекле көн, иртә дигән сүзне аңлата.

Аран – борын заманда төркиләр кыргый малларны куып кертеп аулый торган урын.

Илчегә үлем юк

Тарихи роман

1

Сарай кәтибе Хафиз алтын кара савытын кечкенә өстәлгә куйды, дикъкать белән каурый каләмен очлады, шуннан соң гына бөкләнеп өстәл янына утырды һәм ап-ак кәгазь битенә карады да уйга калды.

Тәхет өендә тыныч, Сәлим хан бүген дә кермәде, иртән иртүк яңа сарай салып яткан осталар янына китте. Ашыга хан, тизрәк сарайны өлгертәсе килә. Хәер, сарай әзер иде инде, бизәү-нәкышләү эшләре генә калып бара иде. Киң Иделнең иң биек яр башында торгызылган мәһабәт сарай ханның дәрәҗәсен тагын да күтәрер сыман иде. Кәтиб Хафиз белә, Сәлим хан яңа сарай төзүче һәр таш кисүче, һәр нәкыш-бизәк төшерүче янында озаклап туктап тора, теге яки бу бизәк ошамаса, останы куып җибәрергә дә күп сорамый иде. Кайбер нәкыш вә бизәк ясаучыларны исә хан дәшми-тынмый гына күзәтә. Димәк, ханга останың эше ошый, һәм ул аңа түләүне дә бермә-бер арттырачак. Сәлим хан бигрәк тә оста Алпар колның ташка бизәкләр төшерүче үсмер углы Дәүран нәкышләгәнне карап торырга ярата иде. Шаккатмалы иде үсмернең эшенә. Хәзер үк шушындый бизәкләр төшергәч, балигъ көннәрендә ниндәен эшләр кылмас бу бала?.. Дәүран янына туктауга, Алпар оста кырын күзе белән генә хан ягына карап ала. Горурлана иде осталар остасы Алпар углы өчен. Горурланмаслыкмы?! Иң оста нәкыш төшерүчеләрне дә көнләштерерлек итеп эшли. Хәер, бер дә гаҗәпләнәсе юктыр, оста Алпар аны бу эшкә балачактан ук өйрәтте. Аннары бу бала Сәлим ханның икенче хатыны Туйбикәдән туды. Саксин каласы тарханы кызы Туйбикә Сәлим ханга икенче хатын булып килде. Ханның беренче хатыны өянәге тотып ята, йөри дә, җүнләп сөйләшә дә алмый иде. Әнә шуннан соң, аксакаллар үгетенә таянып, Сәлим хан Туйбикәгә өйләнде. Әмма өч ел бергә гомер итеп тә яшь хатын балага узмады. Шуңа күрә, ханның дәвамы булырга тиешлеген искә алып, Сәлим хан Туйбикәсен осталар остасы Алпарга бирде дә тегеләргә никах укытты. Туйбикәнең башта моңа кәефе кырылса да, оста белән гомер итә башлагач, чәчәк аткан гөлдәй янә гүзәлләнеп китте. Туфрагы уңдырышлы булдымы оста Алпар йортының, Туйбикә Сәлим ханны югалтуына мыскал да рәнҗемәде, киресенчә, элекке иренә рәхмәтләр укыйсы килде. Бәхетнең байлык вә дәрәҗәдә түгеллеген кол ир белән яши башлагач кына белде хатын. Аннары тәхет иясен искә төшерүнең хаҗәте дә калмады – галиҗәнап тиздән кыпчак ханы Сарбай кызы Зөбәрҗәткә өйләнде. Зөбәрҗәт исә Сәлим ханга берсе артыннан берсе ике углан табып бирде. Галиҗәнапның түбәсе күккә тиде. Ул гынамы, еллар үтүгә, Зөбәрҗәте аны янә куандырды – кыз бала да тапты. Кызга исемне хан үзе кушты— Назлыгөл дип атады. Каланың түбән очында нәкъ шул таңда диярлек оста Алпарга биргән Туйбикә дә бала тапты. Бу хәбәр Сәлим ханга ирешкәч, ул ни куанырга, ни хәсрәтләнергә белми аптырауга калды. Ләкин ахырда куануы җиңде – Туйбикә өчен шатланды. Хатын бик тә, бик тә балага узарга теләгән иделәбаса. Һәм менә Аллаһы Тәгалә аңа да бу бәхетне бирде. Ахыр чиктә куанычка әверелгән бу хәбәрдән соң Сәлим хан колы Алпарга ирек бирергә ымсынган иде, ләкин тегенең китеп югалуыннан куркып, ниятеннән кире сүрелде. Болгардагы һәм Бөек каладагы иң күркәм биналарны Алпар оста торгызган иде. Болгарга килгән чит ил сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләр Сәлим хан колы Алпар күтәргән биналарны күрерләр иде дә таң калырлар иде. Останы сатып алырга теләүчеләр дә булмады түгел, булды, әмма Сәлим хан якын да килмәде. Оста Алпар аңа кадерле иде. Ул аңа үзенә аерым өй салырга рөхсәт итте, ризык-нигъмәтне дә үз табыныннан ким бирмәде. Әмма оста Алпар барыбер Сәлим хан колы булып калды, галиҗәнап монда да ипле чарасын тапты – аңа Туйбикәне бирде. Күрде, белде: Туйбикә, оста Алпарга кияүгә чыккач, зәмзәм суы эчкәндәй түгәрәкләнеп, тулыланып, нәфисләнеп китте һәм моның өстенә, ханга үч иткәндәй, ир бала табып куйды. Бала тапканнан соң, оста Алпар сабырланып калды. Багучылары ханга җиткерделәр: имеш, бала кендеген кисүгә, әти кеше углының кулына чүкеч тоттырган икән, шуңа тиңсез оста икән ул наный.