Тәхеткә утыруның өченче елында ук Сәлим хан сарай салдырырга кереште. Әлбәттә инде, сарай салуны осталарның остасы Алпарга йөкләде. Һәм менә Бөек каланың йөзек кашы булып Идел елгасы буенда хан сарае торгызылды. Инде, ниһаять, бизәү эшләре бетеп бара. Бизәү эше вак мәсьәлә түгел, сарай йөзе – ил йөзе, хан йөзе. Шуның өчен булса кирәк, Сәлим хан көнаралаш диярлек сарайны бизәүчеләр янына килде. Килгән саен оста янында Туйбикәне күрде. Күрде дә хатынның бала тапкач, чын мәгънәсендә чәчкә атып, гүзәлләнеп китүенә сокланып карады. Гәрчә ничә ел үткән булса да, Зөбәрҗәте шул еллар эчендә ханга өч бала табып биргән булса да, Сәлим хан кайчандыр үз хатыны булган Туйбикәгә тансыклап карады. Юк, бу тансыклавы хатынны сагынудан түгел, хәтта көнләүдән дә түгел, хатынның бала табып үстерә башлагач яхшы якка үзгәрүеннән гаҗәпләнү тойгысы гына иде. Аллага шөкер кылырлык, Зөбәрҗәте табып биргән ике угланы балигъ булды, Сәлим хан аларга ике каласын бирде – әмир итте, хәзер инде әнә үзләре угланнар үстерәләр, моның янына Назлыгөле җитеп килә. Насыйп иткән булса, аны да кияүгә бирер. Яшь әле, өлгерер, кыз картаймый, бал искерми, диләр.
Гомумән, ата-бабаларыннан үзгә буларак, Болгар тәхетенә утыргач, Сәлим хан күп нәрсәгә иреште. Иң мөһиме, күрше Владимир кенәзе белән төрле сәбәпләр аркасында бозыла-сүтелә килгән, кайчак хәтта теге яктан да, бу яктан да яу белән генә беткән солыхны яңартты. Ул гынамы, икенче угланы Илһамга кенәз нәселеннән Мария атлы кәләш алып кайттырды. Чулман-Җаек елгалары буена кирмән-калалар салдырды. Төньяк-көнбатыш чикләрне кан кушу белән ныгыткач, Сәлим хан көньяк-көнчыгыш тарафына игътибар итте һәм күрде: төрки халыклар белән чикләнгәнгәме, бөтенләй сакланмый икән ул яклар. Бу эшкә ул күрше-тирәләреннән җәберләнеп, йә булмаса, бөтенләй тар-мар ителеп, ил-суларыннан куылып җибәрелгән, туган ил-җирләрен ташлап, Болгарга килеп сыенырга мәҗбүр булган кыпчак ыруларын кабул иткәч кереште. Кыпчак вә болгарны тел вә гореф-гадәттән аерып булмый, шуның өчен бу кыю һәм батыр халыкны болгарлар үз араларына алдылар. Сәлим хан аларга авыл утырырга – урын, мал-туар үрчетергә болынлы елга буйларын, иген игәргә җир бирде. Шул ук вакытта Табгач, Бохара, Рум, Кияүкала, Новгород, Үргәнеч, хәтта Дәмәшкъ калалары белән сәүдә итүне тагын да җанландырып җибәрде. Иң-иң мөһиме шул иде янә: Сәлим хан тәхеткә утыргач, берәү дә зурдан кубып Болгарга яу килмәде. Владимир кенәзенең зур булмаган дружиналары чик буендагы авыл-кирмәннәрне борчып киткәләсәләр дә, зурдан алып орышмадылар. Угланы әмир Хаҗи төньяк-көнбатыш тарафтагы чикләрне ныгыту исәбе белән Казан елгасының өске ягынарак кирмән салды. Владимир кенәзенең көчәеп китүеннән курка калган чирмеш биенә дә кала-кирмәнен ныгытырга булышты. Сәлим хан, тынычланып калгач, күптәнге хыялы булган яңа сарай салуга кереште. Ниһаять, менә сарай да өлгереп килә. Сарайның тәмамлануын күрергә, хан белән ханбикәгә ияреп, кызлары Назлыгөл дә килгән иде.