Выбрать главу

Беренче тапкыр шунда күрде хан кызы Назлыгөлне оста Алпар углы Дәүран. Күрде дә таң калды – шундаен гүзәл иде хан кызы, үсмер егет кыздан күзен ала алмый торды. Мәгәр үзендә ханбикәнең зәһәр карашын тоеп, шундук эшкә кереште. Күңеле – хан кызында, күзләре төшергән бизәктә иде егетнең. Аның каравы, анасы тарафыннан ниндидер тыю сизеп, Назлыгөл Дәүран остага игътибар итми калмады. Егетнең йөзендә дә, чәчләрендә дә таш оны, он хәтта кершән булып каш-керфекләренә дә кунган иде.

Сәлим хан оста егет салган бизәкләргә карап торды-торды да:

– Киләчәктә менә кем Болгарда мәһабәт биналар торгызыр, – дип әйтеп куйды.

Бәлкем, атасының нәкъ менә шул сүзләреннән соң хан кызы Назлыгөл оста егеткә игътибар иткәндер?.. Ни генә булмасын, шул көннән алып Назлыгөл, әтисенәме, әнисенәме ияреп, сарай бизәүчеләр янына килергә ияләште. Килә-килүгә, хан кызы оста егет янына ашыкты. Кызны күрүгә, егетнең дә йөрәге күбәләк канатларыдай талпынып куя торган булды. Дәүран кыз килмәгән көннәрдә кәефсезләнде, чарасыз калып, хан килеп керәсе капкага карады. Кызны күрмәгән көннәрдә эше – эш, ашы аш булмады.

Буй җиткереп килсә дә, балалыктан узмаган, Болгарда бер белекле кеше – кәтиб Хафиздан дәресләр алган хан кызы Назлыгөл мәхәббәтнең ни икәнен белә иде инде. Мөгаллиме аңа еш кына мәхәббәт хакында хикәятләр бәян итте, ул гынамы, кызның йөрәген тагын да җилкендереп, көннәрдән бер көнне Сөләйман Сувариның «Нурларның яктылыгы – серләрнең хаклыгы» китабыннан матур-матур сөю вә сөелү хакында мисаллар укыды, шуның белән кыз йөрәгенә тагын да ялкын өстәде. Хан кызы Назлыгөл оста егет төшергән бизәкләрне көннәр буена карап торыр иде дә, анасы ирек бирмәде. Ханбикә Зөбәрҗәт кызы Назлыгөлне бер дә оста егет янында тотасы килми, аны биредән тизрәк алып китү ягын карый иде.

Көн туып, сарай карарга килгәч, хан кызы Назлыгөл оста егет янына ашыга. Янына хан кызы килеп басуга, оста егет аңа сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп ала, керфекләрен кагып кына исәнләшә, һәм хыялый гашыйк кызның йөрәгенә ут өсти иде. Ә бит бер тапкыр гына карап алды, ә йөрәк лепер-лепер килә башлады. Тикмәгә генә укытучысы кәтиб Хафиз, бер күзгә-күз карашып алу дүрт мәгънәне аңлата, дип әйтми икән: йөрәк ачкычын, күңел теләген, җан тиңлеген, әйтер сере барлыгын. Шушы карашы белән оста егет аңа йөрәк ачкычын бирде, күңел теләген аңлатты, җаны-тәне белән аңа тартылуын сиздерде, әйтер сүзе барлыгын төшендерде. Тел белән әйткән сүзне барысы да ишетә, барысы да аңлый, күз карашын исә бары ике кеше генә аңлый. Кызы Назлыгөлнең оста егет белән серле итеп карашып алулары Зөбәрҗәт ханбикәне тәмам чыгырыннан чыгара язды. Башкалар кыз белән егет арасында ни булганны аңламадылар, хәтта әтиләре Сәлим хан да гамьсез калды, ә менә ана кеше буларак, ханбикә Зөбәрҗәт эшнең нидә икәнен шундук сизеп алды. Һәм, каударланып, кайту ягына каера башлады. Әлбәттә инде, кызын да калдырмады. Мәгәр ни сизгер ана булса да, ул да соңга калган иде инде – кыз йөрәгенә оста егетнең мәхәббәт угы кадалган иде.

Кайтып барганда, үч иткәндәй, кыз анасыннан сорап куйды:

– Инәй, бу оста егетнең аты ничек икән?

– Ат тагын аңа, кол ул, балакай, атаң колы. Атасы да кол иде, бусы да кол.

– Адәм баласы булгач, ди, укытучым, кол булса да, аның аты була, ди.

– Сиңа аның аты кирәкми, балакай.

– Анасы да колмы, анасы бардыр бит, инәй?!