Выбрать главу

– Нигә сиңа аның анасы тагын?! – дип, кызның кулыннан тартып куйды ханбикә Зөбәрҗәт.

– Мин анасын беләм, инәй, укытучым әйтте…

– Белгәч, нигә миннән сорыйсың, нигә башым катырасың? Атасы кол булгач, анасы да колдыр! – дип, ханбикә Зөбәрҗәт кызының яңагына сугып җибәргәнне сизми дә калды.

Назлыгөл җыламады, киресенчә, анасына карап елмаеп куйды. Шуның белән анасының йөрәгенә ут кына өстәде.

– Коллар алар, анасы да, атасы да, уллары да. Атаңның коллары! – диде ханбикә, чарасызлыктан ни кылырга белми гасабиланып.

– Мөгаллимем әйтә, – дип үзенекен итте Назлыгөл, – адәм баласының, кол булса да, аты-исеме була, ди.

– Нигә сиңа аларның атлары, нигә? – дип ярсынды ханбикә аңа.

– Мин аларны син әйтмәсәң дә беләм, анам, – диде Назлыгөл.

– Белгәч, нигә анаңны тинтерәтәсең кол исемен сорап?!

Ханбикә кызының кулыннан алып әйдәргә иткән иде, тегесе кулын тартып алды да йөгерә-атлый алдан китеп барды…

Әйе, хан кызы Назлыгөл һәммәсен дә белә иде инде. Атасы Сәлим ханда кияүдә булган тархан кызы Туйбикә кол була алмый. Шулай булгач, аның углы да кол түгел. «Түгел!» – дип ярсынды хан кызы Назлыгөл, йөгерә-атлый анасыннан ерагая барып.

Ханбикә Зөбәрҗәт ир заты Сәлим ханны берәүгә дә көнләмәде, мәгәр күңел күгендә ханның икенче хатыны Туйбикәгә карата һәрчак нидер пыскып торды. Ялкыны да, төтене дә юк иде бу көнләүнең, әмма күңелдән дә китми иде. Инде янә Туйбикәнең буй җиткереп килгән углын да күргәч, җитмәсә, кызы Назлыгөл гелән аның янына ашкынгач, ул гынамы, бер-берсенә үз итеп елмаешулары күз алдына килгәч, ханбикә Зөбәрҗәт ни кылырга белми йөдәп калды. Күңел күгендәге моңа кадәр пыскып кына торган көнләү галәмәте дөрләп китте. Хәтерен актара башлагач, янә хикмәтле хәлләр исенә төште. Бит ул Назлыгөлне тапкан төндә Туйбикәнең дә тулгагы тотып ятуын ишетеп, Сәлим хан сарай кендек әбисен аңа җибәргән иде. Хәтер күген яшен яшьнәгәндәй янә бер хәл телеп үтте. Хан кендек әбисен икенче көнне дә Туйбикәгә җибәргән иде. Ул вакытта хәле хәл иде, Зөбәрҗәт тәгаен игътибар итмәгән иде, ә ул әнә ничек тора-яши килеп чыга икән!.. Ә бит шул гомердә күпме сулар аккан да күпме чишмәләр чылтыраган… Хан һаман оныта алмый, күрәсең, Туйбикәсен… Күрә бит, сизә бит ханбикә Зөбәрҗәт Сәлим ханның оста угылга битараф булмыйча, бертөрле горурлану кичергәнен. Шулай булмаганда, ни тамаша кылып соклана оста егет эшенә, азмы андый бизәк төшерүчеләр Болгарда… Назлыгөле, Назлыгөле ни кылана – оста егеттән күзен дә алмый. Ханбикә Зөбәрҗәт бүген кызы Назлыгөлдә оста егеткә карата булган мәхәббәте гөлчәчәккә бөреләнүен күрде. Ул белә иде, бу әле ихлас мәхәббәт түгел, самими, садә-гади, балалык мәхәббәте. Иллә бала күңеленә төшкән шушы гөл көннәрдән бер көнне балкып чәчкә атып куйса ни кылырсың?..

Куркуы, үз-үзен тыя алудан гаҗиз калып, кызының яңагына сугып җибәрүе бары тик шуннан иде.

2

Бер атна элек Болгар башкаласына килеп төшкән һәм Төн илләренә үтәргә хан кулыннан ярлык алган Харәзем шаһ илчесе Садакның үтерелү хәбәре Бөек калага җитүгә, тәмам тынычлыгын югалткан Сәлим хан вәзир Исхакны сарайга чакыртып алды. Әрмән кәләпүше кигән, кирәкмәгән чандыр гәүдәле, озын буйлы вәзир Исхак тәхет каршына килеп басуга, Сәлим хан төксе итеп сорап куйды:

– Кем үтерде Олуг Мөхәммәт илчесен?

– Галиҗәнаплары, ханым, колагым дөрес ишетәме, Садак илче түгел, сәүдәгәр иде кебек.

Вәзир Исхак шул сүзләрне әйтте дә, үзенең хаклыгына шикләнә калып, кечкенә өстәл янында утыручы хан кәтибе Хафизга күз төшереп алды. Аның бу кыланышын күреп, ханның ике ягына баскан җансакчылары ирен чите белән генә елмаешып куйдылар. Сарайда кылынган бар нәрсәдән дә хәбәрдар булган ханның җансакчылары вәзир Исхакның самимилегеннән елмаялар идеме, илче язмышында бер-бер яңалык беләләр идеме, вәзир шәйли алмады, әмма ниндидер яман эш кылынуын сизеп, шундук аркасы тирләп чыкты, ул гынамы, сулкылдап күз кабагы тартыша башлады. Вәзирдәге бу үзгәрешне күреп, Сәлим хан шикләнә калды, тегеңә текәлебрәк карады һәм тәхетенә тураебрак утырды да, башын чөя төшеп:

– Вәзир Исхак, Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт илчесе Садак турында сүз бара. Беләсең килсә, Төн илләренә чыгарга ярлыкны мин аңа үзем биргән идем.

Бу хәтлесен генә вәзир Исхак белә иде белүен, әмма сәүдәгәр Садакның илче булуын тәүге тапкыр ишетүе идеме, эшнең асылына хәзер генә төшенгәндәй, әүвәлтен як-ягына каранды, ахыр, ярдәм итәрдәй кеше тапмагач, кәтиб Хафизга текәлде. Ул хаталанмый иде, сарайда бар нәрсәдән дә хәбәрдар вә белекле кеше кәтиб иде. Әмма хан кәтибе Хафиз гүя аны күрмәде дә, дикъкать белән каләм очлап утыра бирде. Вәзир җаны-тәне белән тойды: кайсыдыр боҗрада хата җибәргән. Вәзир Исхак, тәмам чарасыз калып, хан каршына баш орды: