Выбрать главу

– Гаеп миндә, шөһрәтлем, Олуг Мөхәммәт илчесен саклау өчен азатлар бирә алмадым. Мин аны чынлап та сәүдәгәр генә дип уйлаган идем, чөнки хәйләкәр илче ни сәбәпледер Шайтан каласы белән кызыксынды, барыр юлын да шуннан башлады. Аннары иң хәтәре – тимерче Әхмәт углы Бәкер белән кызыксынды. Сезгә мәгълүм булса кирәк, шөһрәтлем, болгар Шайтан каласында чуен коя, күпләп тимер ясый. Анда ясалган кылычлар Шам кылычларыннан бер дә ким түгел, бар булган яңа кораллар шунда туадыр. Чуен коючы оста Бәкер белән яван Фатий яңа ташаткыч корып яталар. Моңа кадәр Шайтан каласына чит-ят илләрдән берәүнең дә кергәне юк иде кебек, шөһрәтлем. Әмир Хаҗи угланың Шайтан каласын күз карасы кебек саклый.

Сәлим хан вәзирен тыңламый иде инде, ул, тынычлыгын югалтса да, сабыр итте, дәшмәде. Кайтарак уйласаң, вәзир хаклы иде. Шайтан каласына берәү дә үтеп керергә тиеш түгел. Әйе, игелекле булды вәзире. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар булыр, кыен хәлләрдә калганда, һәрчак ярдәмгә килер: киңәшен бирер, яман хәлдән котылу әмәлен табар иде. Бәхәссез, күп изгелекләр кылды вәзир Исхак Сәлим ханга, димәк ки, ил-халкына – Болгарга. Эшли тора, тагын да эшләр. Әнә күрше Владимир кенәзе белән ике ил сәүдәгәрләре арасында туган бәхәсне ничек тиз җайлады: киңәшүләр алып барды, ике арадагы сәүдә тагын да җанланып китте. Ул гынамы, угланы Илһамга кенәз нәселеннән кәләш алып кайтты. Ә менә Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка мөнәсәбәттә хата җибәрде, күрәсең: кулында хан ярлыгы булган кешегә сак бирмәгән. Аңа моны шәех Игәнәй хәбәр итте. Вәзир Исхак шәех белән килеште. Вакыты тар иде, Владимирдан кайткан гына иде, ә монда ниндидер сәүдәгәр. Әйе, шәех аңа Садакның кем икәнен дә әйтмәде шул. «Сәүдәгәр, сәүдәгәр» дип мыгырдады мыгырдавын. Юк, ул «сәүдәгәр» сүзен шәех авызыннан бик ачык ишетте. Нәрсә була инде бу тагын?! Димәк, аны шәех Игәнәй алдаган булып чыга? Ни өчен ялганлады шәех? Хак анысы, шәех Игәнәй аны күптән өнәп бетерми, моның өстенә хан угланы Илһамга кенәз нәселеннән кәләш алып кайтты. Әнә ул ничек тәгәри китте йомгагым… Бик яхшы хәтерли вәзир Исхак. Владимир каласыннан кайтып кына төшкән иде, ашыга-кабалана шәех Игәнәй килеп керде. Һәм дога кылыр-кылмас, беренче сүз итеп: «Сәлим хан Олуг Мөхәммәт сәүдәгәре Садакка Төн илләренә чыгарга ярлык бирде, сак кирәкмәс, мин аңа ышанычлы мөридемне кушып җибәрәм», – диде. Вәзир Исхак кайтып кына төшкән иде, хан белән киңәшеп тормады, шундук килеште. Хан ярлыгын алган чит-ятларны элек тә шәех мөридләре озаткалый иде. Ә ул әнә ничек килеп чыкты: шәех Игәнәй күләгәдә калды, ә таякның калын башы вәзир Исхакка төште. Бөтен хикмәт шунда иде: нигә дип илче Садак Шайтан каласына керә? Хәер, җүләр булмаса, Сәлим хан моны белергә тиеш иде кебек, ә ул гелән белмәмешкә салышып тора. Шайтан каласына кем керсә дә, аннан исән-имин чыкмас иде. Димәк, Сәлим хан илче яки сәүдәгәр булган Садакка ярлыкны белеп биргән булып чыга?.. Менә хәлләр… Әйе, үтереләсен белгәч, хан кадәр хан нигә дип ярлык бирә? Бәлкем, ул илченең Шайтан каласына керәсен белмәгәндер? Алай дисәң, нигә дип шәех Игәнәй ышанычлы дигән мөриден илчегә ияртеп җибәрә?.. Кем тозак кора вәзир Исхакка? Ханмы, шәехме? Әллә соң бердәм эш итәләрме? Вәзир Исхак кирәкми башладымы ханга? Шайтан каласына чит-ятларны кертү тыелганны барысы да белә, хәтта шәех Игәнәй дә, ханны әйтеп тә торасы юк. Моңа кадәр Шайтан каласына кергән кешеләрнең аннан исән чыкканнары булмады шикелле, иншалла, моннан соң да булмастыр. Болгар дәүләте, нинди хан гына түрә булып утырмасын, чуен кою серен сакларга тиеш. Бәлкем, шуңа күрә сәүдәгәр Садак Төрки Болгарына илче сурәтендә килгәндер? Бик ихтимал ич!

«Илчегә үлем юк!» – дигәннәр борынгы төркиләр. Болгар аны бозды, соңы хәерле була күрсен. Ә бит моңа кадәр Төрки Болгарына килгән илче һәрчак исән-имин кайтып китәр иде. Бүген исә ил-туранда булмаган хәл кылынды. Тәңре каргышлары төшмәгәе Болгарыбызга. Бу хәлдән хәтта хан үзе дә курка калган, үтерүчене таптырасы килә. Таптырып җан тынычлыгы табармы? Аннары илчене үтерүче угланың әмир Хуҗа булса нишләрсең, Сәлим хан? Угланыңа ачуың куптымы?.. Угланың белән ни кылырың белмим, ә менә бүтән икән, ике дә уйламый башын кистерерсең, йә булмаса, дар агачына астырырсың. Тик менә сәер хәл: нигә дип әлеге Садак Шайтан каласына керергә ният итте икән? Билгеле инде, чуен кою серен белергәдер. Утта янмый, суда батмый торган, юха җыландай хәйләкәр сәүдәгәр Садакны Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт илчесе итеп Төрки Болгарына җибәрә. Бурычы гаять тә кәттә илченең: серле калага үтеп керергә, ничек кенә булса да чуен кою серен ачарга, һич югы, чуен коючыны урлап Үргәнечкә алып кайтырга. Ай-һай, адәм баласы күтәрә алмастай бурыч йөкли Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка. Ярый, мең бәла белән үтәде дә ди шаһ бурычын илче Садак. Иленә кайтып китте ди. Шуннан ни?.. Әйе, кем бирә илче Садакка ярлыкны? Хан үзе. Кем гаепле булып кала инде бу очракта? Сәлим хан түгелме?.. Мәсьәлә ачык: Харәзем шаһы бик сорагач, бик үтенгәч, Сәлим хан каршы килә алмаган. Гәрчә илченең Шайтан каласына керәсен белсә дә… Хан моның белән ике максатка ирешә: угланына шик төшерә, вәзирен гаепли. Угланны гаепләү максаты ераккарак юнәлгән, хәтер кәсәсенә салып куймалы, ә менә вәзирне бүген үк гаепләп була – сак бирмәгән. Илчесенең үлемен ишетсә, Олуг Мөхәммәттән мәрхәмәт көтмә: яу килмәсә дә, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч, Һират һәм башка калалардагы Болгар сәүдәгәрләрен дар агачына астыруын көт тә тор. Моның ахыры ни белән бетәсен яхшы абайлый булса кирәк Сәлим хан, шуңа күрә тизрәк чарасын күрергә тели. Андый гыйбрәтле хәлләр элек тә Болгарда булгалаган. Ибраһим хан Төрки Болгары тәхетендә утырган мәлдә Бөек Калага йөзбашы Тургай белән кыпчак ханы Әюп килә. Ни өчен килә дала ханы Бөек Калага— Төрки Болгарына? Тарихчы бу хакта язмый. Мәгәр вәзир Исхак бераз чамалый – изге теләк белән килә даны еракларга таралган дала ханы Әюп Төрки Болгарына – берләшергә тәкъдим итә, Болгардан – Азакка, Азактан Румга сузылган сәүдә юлын сакларга вәгъдә итә. Сөйләшүләр барышында Болгар ханы Ибраһим дала ханы Әюпкә Владимир кенәзе Юрий Долгорук белән Болгарга яу килүен исенә төшерә. Булмаган хәл түгел, булган хәл. Җитмешне узган Әюп хан иң яраткан кызы Сусылуны Владимир кенәзе Юрий Долгорукка кияүгә бирә. Кияү булгач кияү, тегеңә кыенга килгәндә, һәрчак ярдәм кулын суза – яуга дәшсә, яу бара, азатлар сораса, азатлар бирә. Хак анысы, дала ханы Әюп кияве Долгорукка ияреп бер Болгарга гына яу килми, Новгород, Галич, хәтта Кияүкалага да яу чаба. Кыскасы, кыпчак ханы Әюп, кияве ярдәм сораганда, бернәрсәдән дә баш тартмый. Әйе, киявенә ияреп килә кыпчак ханы Төрки Болгарына, Иделнең өске ягындагы олы базар каласын киявенә алырга ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа Болгар ханы Ибраһим аны кичерә алмый. Һәм гаять җитди тәкъдим белән килгән кыпчак ханы Әюпне агу эчертеп үтерә, ә йөзбашы Тургайны һәм аның азатларын Үргәнечкә кол итеп сатып җибәрә. Берәүләр, Ибраһим хан кыпчак ханы җитмеш яшьлек Әюпне агулап үтерткән, диләр, икенчеләре, базга ташлаткан, имеш, дип сөйлиләр. Ни генә булмасын, Әюп ханның үлеме Төрки Болгарына явызлык китерә. Ул гынамы, Болгар ханы Ибраһим даны еракларга таралган дала ханы Әюп ханны үтереп кенә калмый, Владимир кенәзе Юрий Долгорук Кияүкалага яу киткәч, аның калаларына яу чаба, әллә ни зыян итә алмаса да, буш кул белән кайтмый.