Выбрать главу

Бәйрәм ашы кара-каршы, диләр.

Кияүкала тәхетендә калган Юрий Долгорук угланы Андрей Боголюбка васыять итеп әйтеп җибәрә: бабам Әюп хан өчен болгарлардан үч ал!

Атасы авырып китеп дөнья куйгач (кияүкалалылар Юрий Долгорукны агулап үтергәннәр дигән хәбәр дә йөри иде), Владимир тәхетенә утырган Андрей Боголюб, гәрчә элегрәк Ибраһим ханның сеңлесенә өйләнгән булса да, Болгарга яу чаба – атасы васыятен үти. Хәтәр бетә Болгар өчен бу яу. Андрей Боголюб Болгарга буйсынып яшәгән мукшы илтабары Пургасны үз канаты астына ала. Ил-дәүләтен яулаудан Болгар ханы Ибраһим яшь кенәздән шактый алтын биреп, солых төзергә мәҗбүр була. Әнә шулай болгар белән урыс кенәзләре арасы акрынлап бозыла башлый. Мөэмин хан булганда урыс кенәзе Святослав Болгарга янә яу килә, әлбәттә инде, ул да буш кул белән генә кайтып китмәгәндер. Хак анысы, ханнар, кенәзләр арасында сугышлар гел юктан да булгалап тора. Берәүләре тәхет бүлешә – туган белән туган орыша, икенчеләрен күрше байлыгы кызыктыра, өченчеләренә җир-су җитми, дүртенчеләренә көтүлекләре аз тоела, бишенчеләре данга сусаудан яу чаба, алтынчылары базар бүлешә, җиденчеләренә хатын-кыз сәбәпче була… Урыс белән болгар арасында исә һәрчак базар өчен орыш бара. Куәт вә гайрәт җыеп килгән Владимир-Суздаль кенәзе белән Болгар ханы Сәлим хәзер солыхта. Мәгәр бу озакка барырмы? Андрей Боголюб кенәз килене Мәрьямбикәгә ияртеп, аның тынычлыгын сакларга дигән булып, Сәлим ханга йөзбаш Баянны җибәрә. Йөзбаш Баян үзенең азатлары белән Мәрьямбикәнең тынычлыгын Саксин каласында сакларга тиеш була, әмма Сәлим хан йөзбаш Баянны һәм аның дружинасын үз сараена ала. Ул гынамы, йөзбаш Баянга баһадир дәрәҗәсен бирә, аның үтенечен тыңлап, Бөек калага чиркәү салырга рөхсәт итә. Бу хәлне ишеткән Андрей Боголюб күршесе Сәлим ханга олау-олау бүләк җибәрә. Бүләкләр белән бергә Габбас атлы епископ та килеп төшә. Епископ Габбасның Болгарга килүе Бөек калада гелән бәйрәм төсе ала. Христиан динендәге әрмәннәр, греклар, ягъни болгарлар үзләре әйтмешли, яваннар, урыслар, христиан динендәге болгарлар, чиркәү тирәсенә җыелып, өч көн гыйбадәт кылалар. Юрий Долгорук кенәз заманында ук Бөек калада үз урамын булдырган Владимир каласының бай сәүдәгәре Күчтем, шушы җайдан файдаланып, Сәлим хан казнасына өч мең алтын кертә. Чиркәүне күтәргән Болгар осталарына уч тутырып алтын түли үз дине өчен җаны фида булган сәүдәгәр. Шушы көннән алып Бөек кала өстендә якшәмбе көн саен даң-доң чаң суга башлыйлар. Мөселман мәхәлләләрендә яшәүче болгарларның моңа эче поша, шәех Игәнәй исә тәмам ярсына, ханга каршы халыкны котырта башлый, ә үзе йокыдан кала, мәгәр әллә ни кыра алмый – Сәлим хан шәех мөридләрен бик тиз тынычландыра. Якшәмбе көн килгән саен фетнә куптарырга җыенган шәех Игәнәй мөридләрен тынычландырырга хан Баян баһадирны җибәрә. Чиркәү ягына йодрык күрсәтеп, чәпчегән һәм шаулашкан кешеләр арасыннан бер-ике мөридне сөңгегә алгач, халык бик тиз тарала, кемнең дә хан зинданында черисе килми, күрәсең. Шушы көннән алып ике дин арасында күзгә күренмәгән, әмма күңел күзенә һәрчак күренеп торган яман сугыш башлана. Болгарның Айдар хан заманыннан ук ислам динен кабул итә башлавын искә алып, шәех Игәнәй Олуг Мөхәммәткә хат яза. Шәех Болгар ханыннан зарлана, шул ук вакытта кайбер серләрне дә чишә. Әйтик, чуен коя башлау Төрки Болгарында дәүләт сере дип игълан ителгән була. Әнә шул сер шәех Игәнәй хаты аша Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәткә ирешә.