Илче Садакның нәкъ шул максат белән Болгарга килүе аңлашыла булса кирәк. Иллә ханы каршында басып торган вәзир Исхак бу хәлне белми. Ул бер нәрсәне әйбәт белә: күршең белән тату яшә, сәүдә ит, күк астында барыбызга да урын җитәрлек. Шуның өчен ул Владимирга барды, шуның өчен көн-төн кайгыртып йөрде. Борынгы бабаларыбыз бик дөрес әйткәннәр: «Күрше хакы – Тәңре хакы!» Димәк, күрше хакы Алла хакы икән. Явызлык исә Болгарга һәрчак явызлык китерде. Менә тагын бер яман явызлык кылынды: илче кадәр илче үтерелде…
– Вәзир Исхак, – диде Сәлим хан, бертын уйланып утыргач. – Нигә дәшмәс булдың? Бу ни инде тагын? Ил өстенә янә явызлык юллавыңмы?
– Иртәгә ни буласын белү бары тик пәйгамбәрләргә генә хас сыйфаттыр, ханым. Мин гаепле, ялгыштым.
– Ялгыштым, имеш. Уйлап карадыңмы, вәзир, ни бәһагә төшәчәк синең бу ялгышың? Дәшмисең! Йа Хода, элек базар-калалар өчен сәүдәгәрләр генә ызгышыр иде, хәзер әнә ханнар кылыч уйната башлады. Бабаларыбыз башыннан үткән гыйбрәтле хәлләрне исеңә төшеримме әллә, вәзир? Кыпчак ханы Әюпне үтереп атамыз Ибраһим хан ни отты?! Иделнең өске ягындагы менә дигән сәүдә каласын кулдан ычкындырды, мукшы илтабары Пургасны югалтты. Элек безнең тарханнар җыяр иде ул калада ясакны, хәзер әнә кенәз тиуннары җыя. Инде килеп, илчесен үтергән өчен Олуг Мөхәммәт Болгарга яу килеп төшсә?.. Мин сиңа, вәзир Исхак, җирем-суым, илем-халкымны ышанып тапшырдым. Вәзир – ил күзедер. Йә, әйт киңәшең, ни кылыйм?..
– Ханым, киңәшем сезгә шул булыр: Олы Идел буена кирмән-кала сал. Олы су юлы өстендә булсын, җиде юл чатында утырсын, Олы Иделнең өске ягындагы урысларга күчкән базар каласын күмеп китсен. Олы Иделгә койган Казан елгасы тамагында күз күреп туймаслык урын бар, үткән саен җаным коелып кала. Салыйк шунда бер кала!
– Вәзир Исхак, беләсең булса кирәк, мин ул җирләрне угланым әмир Хаҗига бирдем. – Сәлим хан ирен чите белән генә елмаеп куйды, кисәк аның башына шаккатмалы бер уй килде: вәзирне яңа базар-кала салынасы урынны карарга җибәрергә. Сакларга кирмәне дә бар, Хаҗи углан Казан елгасы буенча чак кына өскәрәк кирмән салды, каланы суктырганда күз-колак булып торыр. Казан елгасы Иделгә койган тамакка базарлы зур кирмән-кала салганда Хаҗитархан сәүдәгәрләре кенәз Андрей Боголюб базар каласына менеп тормаслар иде. – Син хаклы, вәзир, – диде Сәлим хан, тавышын ягымлата төшеп. – Казан елгасы тамагына базарлы кирмән-кала салсак, Төрки Болгары аталып отар иде. Ләкин анда яшәгән чирмешләр һәм төрки кардәш халыклар ул төбәкләрне бер дә мактамыйлар. Җылан, кабан дуңгызы бик күп икән. Җыланнар патшасы Аждаһа шунда яши икән, дип тә сөйләүчеләр бар.
– Аждаһа дигәннәре камнар гайбәте генә, ханым. Җыланнарны исә шул төбәктә яшәгән кам бик тиз бетерер. Кыскасы, ханиям, мин шул урыннан да кулай төбәк күрмим. Хәзәр диңгезеннән күтәрелгән һәр сәүдәгәр юл өстендәге базарлы калага туктамый калмас. Аннары янә бер нәрсә бар, ханиям. Төн илләреннән килгән халык та шунда җыелыр, теләсәләр-теләмәсәләр дә, урыслар да түбән төшәргә мәҗбүр булырлар. Сәүдәгәр бал корты кебек бит ул, ханиям, товарлы җирне тиз таба.
– Хуш, вәзирем, ышандык та ди сиңа. Кәтиб Хафиз әйтә, вәзиргә ун сыйфат хас булырга тиеш, ди: үткен күз, киң күңел, затлы кием, ягымлы мөнәсәбәт, саф акыл, югары белем, мәһабәт кыяфәттер, ди. Янә алдан күрә белү һәм, әлбәттә инде, илгә мәхәббәт, ханга тугрылыктыр. Кала кадәр кала салу авыл торгызу түгел, вәзирем, акча кайдан алырбыз?