– Ханым, угланың әмир Хаҗида бүген җиде кала торгызырлык байлык бар.
Вәзире Исхактан бу хәбәрне ишетүгә, Сәлим хан беркадәр тәхетеннән күтәрелә төште:
– Хаҗи угланда җиде кала салырлык байлык?! Каян килсен аңа бу тамаша байлык?! Колакларым дөрес ишетәме, вәзир Исхак?
– Дөрес ишетәсез, ханиям. Әмир Хаҗи кулында Урал таулары, эремә таш базлары. Угланың бүген күпләп чуен коя, чуеннан тимер табу әмәлен тапты. Шайтан каласына бүген олау-олау эремә таш кайта. Тимерче Әхмәт углы Бәкер аларның барысын чуен итә, аннары Шам тимередәй корыч ясый. Эшләр болай барса, Болгар калаларының коймаларына кадәр чуеннан булырдыр дип уйлыйм мин, ханиям. Бу ысул белән тимер табуны нә Румда, нә Үргәнечтә, нә Новгородта белмиләр. Чуен коюның башы Болгардыр, ханиям. Байлыкны саклый белгәндә, тиздән Болгар кала өстенә кала сала башлар. Хәзер шигем калмады, Олуг Мөхәммәт илчесе Садак чуен коючы Бәкерне кулга төшерергә дип килгән булуы ихтимал. Чуен кою серен тимерче Әхмәт белән углы Бәкер генә белә. Әхмәт үзе түгел, углы Бәкер коя чуенны…
Сәлим хан беравык дәшми утырды. Ниһаять, ул вәзир әйтергә теләгән сүзнең асылына төшенде булса кирәк, бусагабашка кул изәде. «Димәк, – дип уйлады Сәлим хан. – Олуг Мөхәммәткә табиб Хәсән түгел, чуен коючы Бәкер кирәк булган икән. Димәк, Садак илче булмаган, шымчы, кеше карагы, бер Хода белә, кемдер». Алай да Сәлим ханның тәүге карарыннан кайтасы килмәде. Илче кадәр илчегә кул күтәргән икән, ул кеше тиешле җәзасын да алырга тиеш.
– Вәзир Исхак, Садак атлы адәм ни өчен Болгарга килсә дә, аны кем үтергәнне белергә телим. Син миңа үтерүчене табып бир. Миңа калса, вәзир, син ханыңнан нидер яшерәсең кебек?
– Баскан урынымда җир упсын, ханиям, берни дә белмим, – диде вәзир Исхак һәм уйлап куйды: «Әйтергәме шәех Игәнәй хакында, юкмы? Юк, кирәкмәс, шәех белән бәйләнмә, шәех кулында көч-куәт, ниһаять, бөтен ислам дөньясы». – Коръән тотып ант итәм, ханиям, мин Олуг Мөхәммәт илчесен үтерүчене табармын. Кеше энә түгел, дигән борынгылар.
– Вәзир Исхак, безгә бу җирләрне бабабыз Кубрат хан биреп калдырган. Угланы Кодрак, хазарлар кысуга түзә алмыйча бирегә күчеп китәргә мәҗбүр булгач та, мөстәкыйльлеген югалтмаган. Ул гынамы, Идел, Җаек, Чулман, Агыйдел, Ука, Зөя, Ык елгалары буйларында бабаларыбыз килгәнче көн күргән төрки кардәшләребезнең ырулары берләшеп алган. Янә дә чирмеш, угор һәм бүтән кабиләләр белән дуслашып, сәүдә итә башлый, ахыр тыгыз элемтәгә керә – дәүләт оештыра. Болгар куәтләнеп киткәч, кала өстенә кала торгыза, Табгач, Рум, Үргәнеч, Кияүкала, Новгород калалары белән сәүдә итә башлый. Болгар иген игә, мал үрчетә, тире или, бал җыя, балавыз сыга, сумала кайната, балык җилеме җитештерә, кием тегә, тукыма җиткерә, ук-сөңге ясый, хәзер әнә чуен коя. Болгар җыйган ашлыкны Румнан, Новгородтан килеп алалар. Ата-бабаларыбыз биреп калдырган кара туфраклы уңдырышлы җирләребезне, базарлы калаларыбызны саклау өчен гаскәр кирәк. Беләсеңдер, вәзирем, Ибраһим хан Владимир кенәзе Юрий Долгорук белән базар бүлешә алмый яшәде. Без исә аларның хаталарын кабатламаска тиешбездер. Минем берәү белән дә ызгышып яшисем килми. Олуг Мөхәммәткә хыянәт иттек – илчесен үтердек. Олуг Мөхәммәтнең кулы озын, Болгарга гына җитәр. Әүвәл аягы керсә, ары үзе килер. Шуңа күрә боерам: чик буенда торучы баһадирларга чаптарлар җибәр. Бүгеннән алып чик аша бер генә сәүдәгәр дә, бер генә дәрвиш тә чыкмасын да, кермәсен дә. Кыен хәлдә калдык без синең белән, вәзир Исхак.
– Гаеп миндә, шөһрәтлем. Кичерә күрегез.
– Сине кичереп кенә илгә иминлек килсә икән ул, вәзирем!
– Хак әйтәсез, шөһрәтлем.
– Хаклык – саклык билгесе. Җир телсез булса да, ил күзсез була алмый. Ил күзе син булырга тиеш идең, вәзирем. Без барыбыз да кыйблага карап намазга утырабыз, Аллаһы Тәгаләгә изге сүзләр яудырабыз, ә күңелләребез сафмы? Ул хакта уйлап та карамыйбыз.
– Йа Аллам, тәүбә диегез, шөһрәтлем!
– Адәм баласының йөрәк телен белсәң икән ул, вәзир Исхак, – диде Сәлим хан, уйга калып. Бераздан дәвам итте: – Кем Болгарны саклый бүген, вәзир?.. Кыпчак, урыс азатлары да йөзбашлары. Кайда болгар үзе, ни белән шөгыльләнә? Сату итә болгар, һөнәр иясенә әверелеп китте: тегүче, тире иләүче, тимерче, ташчы, сәүдә итә, һич югы, бал җыя, алай да булмаса, дәрвишлек кыла. Куасы иде Ага Базардагы бөтен дәрвишне Төн илләренә, үгетләсеннәр иде изге дингә күчәргә кара халыкны – шәех Игәнәй каршы. Имеш, дәрвиш халкы изге вә хыялый руханилардыр. Аларны рәнҗетсәң, безгә генә түгел, ил өстенә Аллаһы Тәгалә каргышы төшәр, дип зарлана. Ил кайгысы калмады болгарда, вәзир. Менә син үзең кем идең? Минем вәзирем? Атаң кем иде?