Выбрать главу

– Без – тураннар, ханиям. Бик борынгы халык. Бу хакта бөек фарсы шагыйре Фирдәүси дә язып калдырган. Борынгы кытайлылар безнең бабаларыбызны зәңгәр күзле төркиләр дип атаганнар. Бу хакта Әбүгалисина да язган шикелле. Төркиләргә садәлек вә хәйләкәрлек хас, дип әйтә.

– Һәр халык иртәме-соңмы балалык дәверен кичерә, вәзир. Әйе, таякка атланып чабу – малайлар уеныдыр. Ефәккә төренү, алтынга күмелү – хатын-кыз хыялыдыр. Артык товарын сатучы аша озату – сәүдәгәр ялгышыдыр. Дәрәҗәле урын, мул хезмәт хакы – куштаннар теләгедер. Орышта көчсез дошман белән очрашу – баһадирлар хыялыдыр. Тынычлык вә иминлек— ханнар хыялыдыр, вәзир. Тыныч яшәргә омтылган саен, аны бозарга теләүчеләр ишәя бара.

– Сез хаклы, шөһрәтлем, бердәмлек югала бара. Әнә энегез Мөхәммәтгалим бәк нишләде? Кул астыгыздан качып, кыпчак ханы Янтакка барып елышты. Көннәрдән бер көнне энең Мөхәммәтгалим бәк бире таба кузгалмагае. Шуңа күрә әйтүем моны, ханиям, Казан елгасы тамагына салынасы кала базар төбәге генә булып калмасын иде, Казан кирмәне дә булсын иде. Ил терәге булырдай кирмән торгызылса, Болгарның куәте тагы да артыр иде. Миңа калса, угланыгыз әмир Хаҗиның Казан кирмәнен шул төбәккә күчерергә кирәк. Яңа урындагы кирмәннең диварлары, манаралары таштан булсын, Болгар остага беркайчан да мохтаҗлык кичермәде. Янә бер киңәшем бар, ханиям. Ул хакта үзегезгә генә әйтер идем.

– Киңәшең әйтерсең, вәзир. Дала төлкесе Янтакны исемә төшереп, ачуым чыгардың әле. Ни җитмәгән тагын аңа? Болгар тәхетен энемә алып бирергә җыенамы әллә тагын? Энем Мөхәммәтгалим бәккә изгелек кылмадым дигән кешенең теленә тилчә чыгар. Нә малы, нә җире, нә кирмәне булмаган көе, мин аңа Саксин каласын бирдем, Суар каласын да ышандырырга җыенган идем, юк, канәгать булмады, баш күтәрде. Башын диванага салып йөргән өчен халык үзенә Карак Галибәк дигән кушамат такты. Илгә әйләнеп кайтса, Карак Галибәкнең башы минем сөңге очында булыр. – Сәлим хан тәхет бүлмәсендә калган бердәнбер кеше – кәтиб Хафизына таба борылды: – Син ни әйтерсең бу хакта, Хафиз?

– Уйлаганым шулдыр, ханиям, бер акыл иясе «Алты чирүең булганчы, алтын вәзирең булсачы!» дип әйтеп әйткән.

– Хак әйткән. Ә менә син, вәзир Исхак, алтын була алмадың. Йә, хәзер киңәшең әйт. Хафиз, булмаса, син чыгып тор.

Вәзир Исхак кәтиб Хафизны күз карашы белән ишеккә кадәр озатып куйды, шуннан соң гына якыная төште.

– Ханиям, борынгы бабаларыбыз, кала-кирмәннәрен мәңгеләштерү өчен кала торгызыласы төбәккә хан нәселеннән ир бала корбан иткәннәр.

– Гафил булганнар бабаларыбыз, вәзир. Иллә сүзеңдә хаклык бар. Борынгылар һәрнәрсәне ихластан эшләгән. Мин бу хакта уйлап карармын, вәзир, уйлап карармын.

– Болгар каласына да, Бөек Калага да ир бала корбан ителмәгән, ханиям. Бер бетекче дә моны раслый алмады.

– Һе, акыл иясе әйтмешли, алты әмир тотканчы, алтын вәзир тотсаңчы, диясе кала сиңа, вәзирем. Әйттем ич, мин бу хакта уйлап карармын. Инде дәш һәммәсен дә, дәш. Хафизны да дәш. – Кәтиб Хафиз килеп кергәч, хан аңа Олуг Мөхәммәтнең хатын укырга кушты. – Укы әле шул хатны тагын бер, кәтибем, һәммәсе дә хәбәрдар булсын.

Кәтиб Хафиз Сәмәркандта эшләнгән кәгазь төргәгенә язылганОлуг Мөхәммәт хатын сүтеп җибәрде дә, шәех Игәнәйгә охшатып, бераз гына тыңкышлап укый башлады: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Туран дөньясында олуг дан тоткан, илаһи әмерләр биреп халкы вә илен бәхетле иткән, шөһрәткә ия Бөек Болгар ханы ыру-кан кардәшем Сәлим, ошбу хатны Харәзем шаһ Олуг Мөхәммәт юллый. Кош теле хәтле генә хатымны җанын фетнәгә салырлык дәрәҗәгә җитеп сәне якын күргән илчем Садак тапшырыр.

Ыру-кардәшем Сәлим, без икебез дә ислам күге астында елга, җиде тау, җиде дала илләрендә яшибез. Безнең иман-тел вә гореф-гадәтләребез генә түгел, гозер-зарларыбыз да бердер: хөрмәткә лаеклы адәмнәрнең дан-дәрәҗәсен күтәрүдер вә күрше-күлән кан кардәшләргә игелек кылудыр. Хактыр, туран илтабарлары һәрчак киң күңелле, юмарт, гадел вә ярдәмчел булдылар, шуңа күрәдер, күрәсең, Аллаһы Тәгалә безгә һәрчак мәрхәмәтле булды, игелегеннән ташламады, язган итсә, киләчәктә дә ташламас. Иншалла, иман китергән һәр адәм үз теләгенә ирешер, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, сөбхандыр. Илчем Садакның Төн илләрен күрәсе килә, шуңа, рәхим итеп, шул тарафларга чыгарга ярлык бирерсең. Гозеремнең беренчесе шулдыр. Бер хакыйкать бардыр: Аллаһы Тәгалә безгә шаһ дәрәҗәсен бирсә дә, сәламәтлегебезне үз кулына тапшырган. Сырхаулап торам, ашаганым аш түгел, эчкәнем бал дигәндәй, дөньядан— ямь, яшәвемнән тәм тапмый башладым. Хак Тәгалә, якты дөньядан берәүнең дә тәкъдире җитмичә киткәне юктыр. Өмет белән яшим, өмет итәм. Үткән айда, урнысы оҗмахта була күрсен, син җибәргән аты-даны туран дөньясына таралган табибым Таҗетдин Болгари вафат булды. Үргәнечкә төкле аягы, җиңел кулы белән килгән иде, авыр туфрагы җиңел булсын.