– Алла бәндәсе, бу хәтле китап сиңа нәрсәгә, астыңа җәеп ятарга җыенмыйсыңдыр лабаса? Алай дисәң, тышлары каты, – дип сукраныр иде.
Әмма аны кәтиб Хафиз ишетмәс тә, тыңламас та иде, яңадан-яңа китаплар табар, алыр һәм хан сараена алып кайтыр, хан китапханәсенең шүрлекләрен яңа китаплар белән баетыр иде.
Әнә шулай кәтиб Хафиз хан сараена бик тиз ияләшеп китә, ул хезмәт хакы турында уйламый диярлек, аңа яңа китап булса, шул бик җиткән. Җыйган-казанган акчасын бары тик китап алырга гына тота. Кәтиб Хафиз сарайдагы берәү белән дә дуслашып китә алмады. Казнабашы белән исә ул үзен бик яман тотты. Анысы хәтта Сәлим ханга да зарланып алды, имеш, кәтибе чама-җай белми, әмма хан казнабашын тыңларга да теләмәде.
– Шәхес буларак кәтиб Хафиз барыгыздан да өстендер, казнабаш. Юкны сөйләп йөрмә! – дип кырт кисте. Казнабаш телен тешләргә мәҗбүр булды, чөнки хан хаклы иде, сарайда кәтиб Хафиз кебек үз эшен җиренә җиткереп башкаручы юк диярлек. Казнабашка килгәндә… гөнаһсыз казнабаш буламы. Аннары кәтиб Хафиз сарайда булган хәлләргә – ыгы-зыгы, җәнҗал, гайбәт, тантаналарга бөтенләй катнашмады, гүякиул хәлләр аңа кагылмыйлар да иде. Аның үз эше – өстәле, кәгазе, карасы-каләме, китаплары, китап күчерүчеләре бар. Хан китапханәсе аның иң зур байлыгы иде, ә дөньяви хәлләр аны кызыксындырмады диярлек. Сарайга күчеп килү белән, Сәлим хан аңа тарих китабын бирде. Кәтиб Хафиз Болгар галиме һәм баш казые булган Ягъкуб Ногман кулы белән язылган китапны ачты да затлы нечкәлек белән язылган хәрефләрне күреп җылап җибәрде. Бу китапны кулына тоту аның күптәнге хыялы булгандыр, күрәсең. Шуннан инанды Сәлим хан кәтиб Хафизга— изге кеше, шундайлар җитми аның сараена. Кәтиб Хафиз өчен шул көннән алып китаплар дөньясындагы хәлләр киңәя барды, сарайда булып торган хәлләр көннән-көн тарая барды. Ул шулкадәр бирелеп эшләде ки, гүя аның янында кешеләр дә юк иде, гүя ниндидер шәүләләр генә йөри. Ул аларны күрми, алар аңа комачауламый, тирә-юньдә булган сөйләшүне ишетми, ишетсә дә, һични белән кызыксынмый иде. Иллә тирән фикер ияләрен ишетә һәм тизрәк акыл иясе сүзләрен язган китабына төшереп калырга ашыга иде. Вәзир Исхак кебек кешеләр кәтиб Хафиз өчен әллә бар, әллә юк, хәтта тәхеттә утыручы хан да аның күзенә бик сирәк чалына иде. Ул аларны күрмәде. Бердәнбер игътибар иткән кешесе бусагабаш Камай иде. Бәлкем, кәтиб Хафиз, башкаларга игътибар итмәгән кебек, аңа да игътибар итмәс иде, әмма бусагабаш Камай чамасыз карсак һәм юан гәүдәле: аяклары кыска булу сәбәплеме, ул атлап йөрми, гүяки тәгәрәп йөри кебек иде. Авызы зур, иреннәре калын, тешләре сирәк, әйткән сүзен бер тыңлауда гына аңлап бетермәле түгел. Хәер, Хафизга аның сүзләрен аңлау да кирәкми иде, аны бусагабаш Камайның кыяфәте, килеш-килбәте кызыксындыра. Сәере шул булыр: ул беркайчан да ханнан кайтарып сорамас, гелән кушканны гына эшләр, бәлкем, нәкъ менә шуңа гамьсездер, шулай пошмаганга юандыр? Кайчак кәтиб Хафизга бусагабаш Камайны каршы кайтарып сорамаган өчен генә Сәлим хан үзенең сараенда тотадыр кебек тоела иде. Ни генә булмасын, Сәлим хан аны бик сирәк ачулана, хәтта бик ачуы килгәндә дә тегенең кыланышыннан чыдый алмый көлеп җибәрә иде. Кыскасы, Сәлим хан өчен бусагабаш Камай да әллә бар иде сарайда, әллә юк. Шуның өченме, кеше белән күзгә-күз сөйләшергә кирәксә, барчасын куганда да Хафиз белән Камайга сүз катмас иде Сәлим хан. Бүген исә, вәзир белән икәүдән-икәү генә калырга теләгәч, хәтта Хафизга да чыгарга кушты хан. Ни әйтте хан вәзир Исхакка яисә вәзир Исхак ханга, кәтиб Хафиз өчен сер булып калды. Бу хәл тикмәгә генә түгел иде, шуңа кисәк гасабиланды, шуңа хафага калды кәтиб Хафиз. Иллә ашыкмаска булды, сабыр төбе – сары алтын, ди халык. Әүвәл ул Сәлим ханның хәйләсен белергә тиеш…
Ул арада сарайга шәех Игәнәй килеп керде. Шәех өстендә ап-ак җилән, башында ап-ак чалма, аягында ак болгари итекләр иде.
– Тәмам гүрдән чыккан диярсең бу шәехне, – диде кәтибе ишетерлек кенә итеп Сәлим хан. Шәех Игәнәй тәхеткә якынаюга исә, хан урыныннан купты, аңа каршы китте. Шәех ашыкмады, кабаланмады, үз дәрәҗәсен үзе бик әйбәт белеп кенә чалмасының бер очын иңе аша ташлаган, бер очын түшенә төшергән килеш, җай гына ханга таба атлавын белде.