Күрештеләр. Сүзсез генә түргә уздылар. Шәех Игәнәй Сәлим хан янәшәсенә утырды, шуннан соң гына дога кылырга дип кулларын күтәрде, аңа тәхет бүлмәсендәге һәммәсе дә иярделәр. Бары тик бер кәтиб Хафиз гына башын китаптан күтәрмичә утыра бирде. Һәммәсе дә авыз эченнән генә дога укып, шәехкә ияреп, битләрен сыйпап куйдылар. Шуннан соң гына шәех Игәнәй хәл белеште:
– Исәнлекме, иминлекме, саулыкмы, ханым? Угланнар, оланнар, кыз бала Назлыгөл, бикә үзе ни хәлдә яталар? Киленнәр, бала-чагалар сау-сәламәтләрме? Әйе, шулай була күрсен…
Шәех Игәнәй, тамак кырып, сарайдагы һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, мәгәр ул да кәтиб Хафизны читләтеп узды. Күрәсең, шәех өчен дә әллә бар, әллә юк иде сарай кәтибе.
Сарайга баш әл-казый Ишкул килеп керде, башын ия-ия, ханның сул кулына килеп чөмәште. Шәех Игәнәй янә тамак кырды һәм сүз башлады:
– Бик яман хәл ишеттем бит әле, хан. Хакмы, ялганмы дигәндәй, тизрәк беләсем килә. Албаш багучыңнан узып булмады, сезгә җиткергәннәрдер инде – Шайтан каласына киткән Олуг Мөхәммәт илчесен елгадан табып алганнар, ди. Батып үлгән, имеш. Моңа кадәр Болгарның илчеләргә кул салганнары юк иде шикелле. Сәүдәгәр булса бер хәл, аңа Төн илләренә юл юктыр. Ә илчегә үлем юк, дигәннәр бабаларыбыз. Илченең үлеме хак булса, ахырзаман килүедер, бер дә бүтән түгел. Бу хәл хак булса, Аллаһы Тәгалә кичермәс безне, ил өстенә бер-бер бәла-каза китерер.
– Хуш, шәех Игәнәй. Сине тыңладык, инде безне тыңла. Хак хәл, Болгарда гомер булмаган явызлык кылынды. Иллә кылынасы кылынды диик, инде ни кылыйк, киңәшең әйт, шәех Игәнәй. Монда аһ-уһ оручы синнән башка да булды. Син менә Аллаһы Тәгаләгә барыбыздан да якынрак кеше… Әйе, киңәшең бир, шәех.
Шәех Игәнәй сарайдагыларга янә күз йөртеп чыкты, кәтиб Хафизга янә күз төшермәде һәм, барысы да сарайдан чыгып китсен дип, ханга ишарә ясады. Сәлим хан янә сарайдагы куштаннарга, шул исәптән вәзире Исхакка да чыгып торырга кушты. Тәхет бүлмәсендәгеләрне гүя җил алды, бары тик кәтиб Хафиз гына, миңа хан боерыгы кагылмый дигәндәй, язма өстәле янында утырып калды.
– Ханым, илче Садакны шайтанлылар суга батырып үтергәннәр, – диде шәех Игәнәй һәм зур яңалык әйткәндәй башын чөя төште. – Шайтан каласы кем кулында, ханым? Угланың әмир Хаҗи кулында. Андагы йөзбашы Туран баһадир кемгә буйсына? Угланың әмир Хаҗига. Димәк, ханым, илче Садакны үтерүче дә…
Сәлим хан бер сүз дә әйтмәде, көмеш кыңгыравын зеңләтте. Һәммәсе дә янә тәхет ягына керделәр. Сәлим хан вәзир Исхакны үз янынарак дәшеп алды.
– Вәзир Исхак, илче Садакны суга батырып үтергәннәр дип бара шәех Игәнәй. Бу хакта син хәбәрдар идеңме?
– Юк, ханиям, белми идем, хәзер генә ишетүем.
– Ярый, үлгән артыннан үлеп булмый. Без исән һәм без чарасын да күрергә тиешбездер, шәех?
– Хак Тәгалә, ханым, Хак Тәгалә, – диде шәех Игәнәй, кисәктән күндәмләнеп. – Сусап калган адәм, чишмәгә җиткәч, җитәр микән миңа бу чишмәнең суы дип уйлар, ди. Тәкъдире суга батып үләргә язгандыр.
– Шәех Игәнәй, Олуг Мөхәммәт миннән сарай табибым Хәсәнне сораган. Ни кылыйм, җибәримме табибымны, юкмы?
– Олуг Мөхәммәт туран дөньясында данга ия кешедер, ханым. Әйтер сүзем шулдыр: андыен кеше мөрәҗәгать иткәч… Кһм, киңәшем шулдыр: җибәрергә кирәк Хәсәнне. Бабаларыбыз, берне биргән икене алыр, дигәннәр.
– Ханиям, тыңламагыз шәехне! Җибәрмәгез Үргәнечкә табибыгыз Хәсәнне. Кәттә табибыгыз Таҗетдинне дә шулай соратып алган иде, кайтармады. Эт авызыннан сөяк алып буламы?! Табиб Таҗетдин вафат, инде энесе Хәсәнне дә җибәрсәгез… Болгарга да игелекле вә белекле табиблар кирәк, ханиям, – диде вәзир Исхак, кайнарлана төшеп.
– Тыңламагыз вәзирегезне, ханым. Җибәрегез табибыгызны Олуг Мөхәммәткә. Ул анда солтан булыр, сезнең дәрәҗәгезне күтәрер.
– Чит илләрдә солтан булганчы, үз илемдә олтан булсамчы, дигән борынгылар, шәех Игәнәй, – диде көтмәгәндә кәтиб Хафиз.
Бу хәлгә барчасы да шаккатты, хәтта Сәлим хан да. Әмма кәтибе белән килешеп, аның ягына карамый гына вак-вак итеп ияк кагып кына куйды.
Ул арада сарайга, җилләнеп, ханбикә Зөбәрҗәт килеп керде. Сарайдагы һәммәсе дә, хәтта хан үзе дә аягүрә бастылар. Ханбикәнең өстендә – кеш тиресе белән каелган, алтын укалы табгач ефәгеннән тегелгән күлмәк, якалары бөрмәләнгән, итәкләре күпертелгән; башында – асылташлар белән бизәлгән калфак, иңендә – Рум сәүдәгәрләреннән алган, гөлҗимеш чәчкәләре төшерелгән чуклы шәльяулык. Озын куш толымына тезгән көмеш тәңкәләр ханбикә атлаган саен зеңләп китәләр. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде Сәлим ханның шушы зеңләүне. Йөреш-кыяфәтендә үк чиксез нәзакәт һәм мөлдерәп тулган гүзәллек күреп, сарайдагылар бер мәлгә ханбикәдән күзләрен ала алмый тордылар.