Гүзәл Зөбәрҗәт Сәлим ханның иң яраткан хатыны иде. Аннан соң ханның берәүгә дә күзе төшмәде, берәүгә дә өйләнергә теләмәде, ә бит Олуг Мөхәммәт әнә җиде-сигез хатын тота. Сәлим ханга исә бер Зөбәрҗәт бик җиткән иде. Кыпчак далаларында туып, саф дала һавасын сулап үскән кыз, Сәлим ханга килүгә, үз тәртипләрен урнаштырды. Иң сәере шул булды: берәү дә, хәтта хан үзе дә, аңа каршы әйтергә базмады. Ханбикә Зөбәрҗәт ир-ат янында беркайчан да авыз-йөзен каплап йөрмәде, мәҗлесләрдә һәрчак ханның уң кулында утырды, кирәк дип тапканда, ханга килгән илчеләргә кадәр сүз катты. Мөселман дөньясыннан килгән илчеләр ханбикәнең бу кыланышын ошатмадылар, шәех Игәнәй исә ханга төрле сүзләр җиткерде, әмма моннан сарайда һични үзгәрмәде; ә инде христиан дөньясыннан килгән илчеләр ханбикәгә сокланып карадылар, күреп туймас булдылар.
– Хөкемдарым-ханым, – диде Зөбәрҗәт ханбикә, түргә уза-уза, ягымлы-йомшак тавышы белән һәммәсен дә үзенә җәлеп итеп. – Илче Садакның гәүдәсен алып кайттылар, ни кыласың, ни боерасың?
Нәкъ менә шул сүзләрдән соң, мәсьәләнең асылына яңа гына төшенгәндәй, Сәлим хан сакалына ябышты. Илченең мәетен күрәсе килми иде аның. Кылынасы кылынган иде инде. Киресенчә, бу хәлдән аның тизрәк котыласы килә, гасырлар буена кан кәрдәш булып яшәгән, беркайчан да чик-ызаннары ачыкланмаган бертуган төркиләр – харәземлыларның ачуын китерәсе килми иде Сәлим ханның. Әмма нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Илче Садакны ислам йоласы кушканча җиренә җиткереп ханнар зиратына күмдерергә, башын җүләргәрәк салып йөргән бусагабаш Камайга әйтергә: сәдаканы кызганмасын, мул итеп өләшсен – эт күңеле бер сөяк. Кем белә, илче Садакның үлем хәбәре Үргәнечкә җиткәнче Олуг Мөхәммәт тә сүрелә төшәр, моның өстенә, болгарларның илчене үтә дә кадерләп күмүләре хакында ишетеп, кан кардәше Сәлим ханны кичереп тә куюы бар иде. Ат аягына ат басмый, Олуг Мөхәммәт тә, Сәлим хан да олуг дәүләтләр башында утыралар, иншалла, үтәр, ни әйтсәң дә, ил язмышы бер алар кулында. Ә ниндидер илче Болгарда үлеп калган икән – булмый торган хәлме? Үлем агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Кайда тәкъдире тотасы бер Хода кулындадыр. Аннары зират кадере – кабер, кабер кадере – изге сүзләр уелган кыйммәтле таштыр. Адәм баласы ошбу якты дөньяга килә дә китә, ә ташка уелган сүзләр гасырларга каладыр. Төптәнрәк уйлаганда, илче Садакның үлеме бер дә башка сыймаслык нәрсә түгел иде. Төрки болгарлары элек-электән Төн илләренә үтеп керергә тырышкан сәүдәгәрләрне үтерә килгәннәр. Беришесе елгага батып үлгән, күбесен сазлык суырган. Әйе, шулай кирәк булган. Югыйсә Болгар бу дәрәҗәгә ирешә алмаган булыр иде. Чөнки Төн илләре белән сәүдәне Болгар үзе генә алып барырга теләгән. Ә Төн илләрендәге байлыкның исәбе вә хисабы юктыр.
– Ни боерасыз, хәкимем? – диде вәзир Исхак.
– Кабат әйтәм, вәзир, Үргәнечкә таба кеше түгел, кош та очмасын. Болгарда булган Болгарда калырга тиеш. Шулаймы, бусагабаш Камай?
– Бик дөрес әйттегез, ханиям.
– Дөрес булгач, кушканны үтә, вәзир!
– Барысын да сез дигәнчә итәрмен, шөһрәтлем!
Сәлим хан, үз боерыгыннан канәгать калып, башын чөя төште.
– Инде барыгыз да тыңлагыз! – диде Сәлим хан. – Бер атнадан Чәчкә туе җитә. Күрше-күләнгә хәбәр салынды – кунакка дәштек. Чәчкә туе хакында атна буена һәр мәхәлләдә сөрән салыгыз, калаларга чаптарлар җибәрегез. Мин әйттем.
– Кардәш кыпчаклар Чәчкә туен Сабан туе дип йөриләр, ханиям, – диде бусагабаш Камай.
– Чәчкә туемы, Сабан туемы, Җыенмы – безнең өчен ул иң кәттә, иң күркәм бәйрәм. Сый-хөрмәтне мулдан әзерләгез. Бөек кала тарханы, сиңа әйтүем. Кем… Карабай тархан мондамы үзе? Ишетәсеңме, хан йөзенә, хан йортына кызыллык килерлек булмасын!..
– Мин монда, ханиям, монда. Барысын да эшләрбез, – диде Карабай тархан, алгарак чыгып.
– Сабан туена Чәчкә-ананы да дәшегез. Ил анасы исемен йөрткән Чәчкә-анага хөрмәтем зурдыр. Шулай дип җиткерегез үзенә, олуг хан сине үзе дәште, диегез. Инде китегез!
Сарай бушап калгач, Сәлим хан кәтиб Хафиз ягына сирпелеп алды. Чәчкә-ана тел очына килүгә, Сәлим ханның хәтере сафланып киткәндәй булды. Бу исем аның күңелен һәрчак сафландырыр, булган хәлләрне хәтере аша уздырыр иде.
Чәчкә-ананы кайчандыр кам Болгар картның карчыгы булган, диләр. Хакмы бу хәл, буш сүзме – беркем белми иде. Мәгәр Сәлим ханга белгән кадәресе дә бик җиткән иде. Әмир Хаҗи углан, кам Болгар карт Шайтан кирмәне нигезенә үзе үк кереп ятты, дип бара. Бу хакта Чәчкә-анага әйткәч, карчыкның бер дә ышанасы килмәде. Болгар кам ислам динен кабул итмәде, мәгәр ул үз-үзен күмәргә кушмас, ул Тәңре белән турыдан-туры сөйләшә иде. Чәчкә-ана: «Ислам динен мин дә кабул итеп бетермим, бу хакта Коръән тотып ант иткәнем дә булмады. Мин Аллага үз күңелем белән ышанам, ул үз күңеле белән ышана иде. Шуңа камлыкка чыгып китте дә ул», – диде.