– Ил-җәйләвең кай тарафта иде, баһадир?
– Иртыш елгасы буенда иде, хан. Оябыз зур булмаса да, биләгән җирләребез җитәрлек иде, мал-туарга бай идек, бүрек тотып берәүгә дә бармадык.
– Мәңгелләрнең ыруы зурмы, көч-куәтләре нидә?
– Көч-куәтләре Тәңре кулындадыр, хан. Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр һәр мәңгел орышта катнаша. Илтабарларының аты Тимерҗандыр, ыруының исәбен белмим, хан.
Сәлим хан кәтибе Хафиз ягына күз ташлады:
– Кәтиб Хафиз, мәңгелләр ыруы хакында син хәбәрдармы? Ни ашый, ни эчә ул халык? Көнкүреше? Утрак яшиләрме, җәйлиләрме? Тоткан иманнары, гореф-гадәтләре? Ни әйтерсең?..
– Ханиям, табгачлар әйтүенә ышансак, мәңгелләр гайрәтле халыктыр. Ашаганнары иттер, эчкәннәре кымыздыр. Мәңгел атта туа, атта үлә, диләр. Төп кәсепләре ау вә мал асраудыр, әмма юлбасарлыктан да баш тартмыйлар, еш кына күрше-күлән кабиләләрен рәнҗетәләр, талыйлар. Сәүдәгәрләр әйтүенә ышансак, мәңгелләр бүген күрше тирәдәге ыруларны буйсындырып, көч-гайрәт җыеп киләләр.
– Коралларны нидән ясыйлар?
– Кораллары тимердер, аткан уклары авырдыр. Көчлене хәйлә белән, хәйләкәрне көч белән җиңә, диләр.
– Ил язмышын кем хәл итә?
– Аксакаллардан торган корылтайдыр. Корылтай башында илтабарлары Тимерҗан торадыр. Яшь булса да, илтабарлары каты бәгырьле, нык куллы, диләр. Атасы Йөзүгәй татарлар ыруы белән орышта ятып кала…
– Ашаган ашын, эчкән эчемлеген белдек. Табынган иманнары нидән гыйбарәт?
– Табынганнары борынгы болгарларның Тәңреседер. Иллә гореф-гадәтләре ямандыр. Каты сырхаулаган ыру әһелен, кем генә булмасын, ачык далага куып чыгаралар, үлгәннәрне күммиләр, яндырмыйлар да, җәнлекләргә ташлыйлар. Балык ашау – яман, җир казу зур гөнаһтыр.
Кәтиб Хафиз укыган китабын өстәлгә куйды, кулына каләмен алды. Сәлим хан беравык дәшми утырды. Борынгы төрки болгарларның да төрле Аллаларга табынган заманнары булган. Ләкин алар беркайчан да үлгән кешенең мәетен җәнлекләргә ташламаганнар, кадерләп, корал-җиһазларын, иш-якыннарын яннарына куеп, фәрештәләр җанын килеп алганчы дип, өч-дүрт көнлек азык-төлек куеп күмәләр. Юньле халык түгел бу, бөтен әшәкелек гореф-гадәттән башлана, гореф-гадәте яман булган ыруның кылган эше дә ямандыр. Хәбәрдар булып торырга кирәк бу яман халыктан.
– Кәтиб Хафиз, мәңгелләр хакында сәүдәгәрләрдән белешеп тор, миңа хәбәр итеп торырсың. Миңа ул халык ошамый, – диде Сәлим хан, тәхетеннән күтәрелде, Мәләкәс ыруы илтабары янына килде, баһадирның иңенә кулын салды. – Торыр җир-суың Агыйделгә койган инеш буенда булыр, баһадир. – Сәлим хан сарай диван биенә таба борылды. – Язып бир, диван би, илтабар Аучы Тимергә биләмә итеп мин әйткән җирләрне. Илтабар, бүгеннән мин сине баһадирым итәм. Иген игәм дисәң – өйрәтерләр, инде мал-туар асрап көн күрәм дисәң – рәхим ит. Сәлим хан сине үз канаты астына ала. Буйсынуың Тубыкбай баһадирда булыр. Миннән фатиха алдың, илтабар, хәзер Хода сиңа ярдәмчедер…
Ачык тавышлы сөрән салучылар Бөек каланың урам-тыкрыкларында өндәүләрен атна буена тәкрарлый торгач, көткән көн дә килеп җитте. Чәчкә бәйрәмен белгән кебек, көн дә чалт аяз булып туды. Кояш чыгып, үлән-чәчкә кыякларында энҗедәй чык бөртекләре кибүгә, Ага Базар аша Бөек кала халкы киң болынга агыла башлады. Бу олуг бәйрәмгә Сәлим хан бик күп кунаклар чакыртты. Бәйрәм башланырга ике-өч көн кала, Идел буе кибетләр белән тулды. Болгарда урам-урам булып яшәгән урыс, әрмән, рум халкы да бәйрәмчә киенеп болынга төште. Иртән иртүк Бөек каланың җиде мәчетендә дә җиде тапкыр азан кычкырылды, чиркәүдә төрле моңнар чыгарып чаң суктылар.
Хан гаиләсе һәм туган-тумачалары, сарай куштаннары һәм аксөякләре болынга төшкәндә, елга буе тулы халык иде инде. Бу тамашаны күреп, Сәлим хан Гали белән Булат оныкларын янына чакырып алды. Бер көндә туып, бүгенге көндә ундүртенче язларына аяк баскан оныклар, хан-бабалары дәшүгә, атларын чаптырып килеп тә җиттеләр. Оланнар икесе дә хәрби киемнән, калканнары булмаса да, билләрендә – кылыч, хәнҗәр, иң аша җәя кигәннәр иде. Көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ук савытларында һәр олан үзе теләгән төскә буялган уклар. Чаптырып килгән оланнар, хан-бабалары арбасына җитүгә, беравыздан диярлек:
– Бәйрәм котлы булсын, бабакай! Бәйрәм күңелле булсын, дәү инәй! Бәйрәм, бәйрәм! – дип кычкырдылар.
Сәлим хан оныкларыннан канәгать калып, янәшәсендәутырган ханбикәгә нидер әйтергә дип борылган гына иде, елга буенда быргы кычкырта башладылар.
– Әй-әй-әй, Владимирдан кунаклар килә, кунаклар килә! – дип аваз салдылар.