Выбрать главу

Моны ишетүгә, Булат белән Гали олан Иделгә таба чаптылар. Владимир кенәзе Андрей Боголюб Болгардан алган кәләше Рокыя белән кунакка килгән икән. Сәлим ханга хәбәр итүләренчә, Чәчкә бәйрәменә олуг кенәз кораб-кораб товар китерә икән, бу хәл чын булса кирәк, елга ярына өч-дүрт кораб килеп төртелгән иде.

Сәлим хан мәйданның иң күркәм вә калку урынына алдан корып куелган чатырга юнәлде, аңа ханбикә Зөбәрҗәт һәм башкалар иярде.

Яр буена килеп туктаган корабларда төрле-төрле җилкәннәр, биредә Хәзәр диңгезе ягыннан килгән, озын юл узган Багдад сәүдәгәрләренең дә, Кара диңгез аша килгән Рум сәүдәгәрләренең корабларын да күрергә була иде. Ул корабларның күбесен агымга каршы бурлаклар китергән. Озын юл узган һәм, ниһаять, Болгарга килеп җитүгә ирешкән бурлаклар, карлыгачлар кебек яр кырыена тезелешеп, килеп җитү куанычыннан булса кирәк, кипкән балык кимерәләр, кайберләре йоклыйлар, беришесе тымызык кына җырлап утыралар, кыскасы, чуар киенгән болгарларны тамаша кылалар иде. Күп тә үтми, Новгород каласы сәүдәгәрләре дә күренде. Новгородлылар корабларын аккошка охшатып ясыйлар һәм төрле төсләргә буяп бизәргә яраталар, аларның кигән киемнәре дә чуар, кызлары да чытлыкай, һавалы, зәңгәр күзле, кечкенә авызлы булырлар. Сәүдәгәрләрнең бурлакларында кайгылары юк, йөк бушатучыларны ашыктыралар, кайбер акрынрак кыймылдаганнарына камчы белән сыдырып алырга да күп сорамыйлар иде.

Владимир-Суздаль кенәзе Андрей Боголюб үзе белән бик күп кызлар, егетләр алып килгән. Кораб басмасыннан чыгуга, кенәз каршына Булат белән Гали килеп бастылар һәм, кулларын йөрәк турына куеп, җизнәкәйләренә баш иделәр. Кенәз аларның икесен дә кочагына алды һәм күтәреп җиргә куйды.

– Каенишләр, димәк? – диде кенәз, әле берсенә, әле икенчесенә карап.

– Каенишләр, – диделәр оланнар беравыздан.

Владимир-Суздаль кенәзе киң җилкәле, гәүдәгә базынкырак булса да, олпат сынлы кеше иде. Ул, каенишләрен сул кулы белән кочкан килеш, басмадан төшеп килгән кенәзбикәне көтеп алды да Гали белән Булат оланнарны аңа табарак этеп җибәрде. Янәсе, апагызны каршы алыгыз.

Ул арада һәммәсе дә кораблардан төште, кенәз тирәсенә җыелдылар. Кенәз аларга кузгалырга боерды. Иң алдан бүләкләр тоткан кызлар кузгалды, аларның ике ягына да ыспай егетләр килеп бастылар. Бер кызның кулында бал тәпәне, икенчесенең кулында җем-җем итеп торган кеш тиреләре. Кызларда киң итәкле, кызылга ак чәчкәләр төшкән сарафаннар, аларга ияргән унлап егет якалары чигүле ак күлмәк кигәннәр, билләрен ефәк бау белән буганнар, баш киемнәре юк, аякларында кара болгари итек. Ыспайлар, тазалар, җитезләр, яшьләр, елмаялар, халык белән исәнләшеп баш ияләр. Алар кенәзнең ни теләвен күз карашыннан ук беләләр, күрәсең, каршы алучылар моны шундук сизеп алдылар. Чөнки соңгылары арасында албагучы Таймас баһадирның егетләре дә бар иде.

Кенәзбикә – уң яктан, кенәз сул яктан килә. Кенәзнең сул кулында иләмсез киң җилкәле баһадир атлый. Баһадирның мыеклары карабодай саламыдай тырпаеп тора, ул каршы алырга килгән болгар кызларына карап куя да мыегын сыпырып ала, карап куя да мыегын сыпырып ала, ул гынамы, артык күңеленә хуш килгәненә якынаюга, тамак кыра һәм мәгънәле итеп күз кыса иде. Кенәзбикә тәмам өлгереп, өзелеп җиргә төшкән алмадай сылу иде. Үтә дә затлы киенгән, башында кеш тиресе белән каелган, очлаеп килгән түбәсенә кадәр энҗеләр тезелгән калфак, күлмәге әйтерсең лә гелән көмештәндер – атлаган саен елтыр-елтыр килә, аякларында итәк астыннан очлары гына күренеп киткән сафьян читекләр. Ул әле иренә карый, әле каршы алырга килгән болгар кызларына. Аның да шулар кебек гамьсез йөргән чаклары бар иде ләбаса. Кенәзбикә, таныш булсалар да, булмасалар да, бертуктаусыз якташларына елмая, бармак очлары белән генә сәлам юллый иде. Кенәз өстендә җилбәгәй киткән җилән кебек кафтан, кафтан җепләр белән тукылган, сәдәпләрен эләктермәгән, аякларында тез капкачларын каплап торган итекләр. Муенындагы алтын тәресе әле бер якка, әле икенче якка селкенә.

Ул арада кенәз каршына болгарларның берәүсе йөгереп килә, бер касә кымыз бирә. Кенәз, «эһ» дип, касәдәге кымызны эчә дә савытны читкә ташлый һәм, кымыз китерүченең иңбашына дусларча кагып:

– Рахмат, курдаш-шабра! Моң яша! – ди.

Икенче берәүсе кенәзгә агач савыт белән бал китерә, кенәз аны янәшәсендәге яндашы баһадирга бирә, тегесе эчеп куя да, мыегын сыпырып:

– Рахмат, шабра! – ди. Һәм икенче мәлдә өстендәге җиләнен сала да бал китерүченең иңенә ташлый.

Кенәзнең кызлары мәйданга җитәләр, хан чатыры янына юнәләләр. Сәлим хан һәм ханбикә Зөбәрҗәт кунакларны каршы алырга күтәрелә, аларга башкалар иярә. Алдан ханның җария кызлары китә, кызларның иң гүзәлендә, күз алмастай сылуында, көмеш табакка катырган чәкчәк; икенчесендә табгач ефәгеннән теккән, иң оста тегүчеләр тарафыннан чигелгән күлмәк; өченчесендә шулай ук көмеш тәңкәләр белән бизәлгән, болгарның иң затлы күненнән эшләнгән каеш.