Выбрать главу

Әүвәл кенәз чәкчәкне кабып карады, аннары күлмәкне, алып, артында басып торган егеткә бирде, бил каешын әйбәтләп биленә буды, шуннан соң гына кызларның битләреннән үбеп чыкты.

Ниһаять, хан белән кенәз очраштылар.

– Олуг кенәз, күрше-шабра, төкле аягың белән Болгар җиренә!

– Олуг хан, шатмын-шатмын исән-имин сине күрүгә!

Кочаклаштылар, битләрен биткә куештылар. Шуннан соң Сәлим хан Рокыя белән күреште, кенәз исә ханбикә Зөбәрҗәтнең ике битеннән дә үбеп алды, бу хәлдән комачтай кызарынып киткән ханбикәгә:

– Татлыдыр алмадай битләре ханбикәнең! – дип төчеләнеп алырга да өлгерде.

Ул мәлдә барысы да килгән кунаклар белән күрешә, исәнләшә, үбешә, кочаклаша башладылар, ахыр шау-гөр килеп чатыр астына, күләгәгә таба кузгалдылар. Кунаклар утырышырга да өлгермәде, аларга табак-табак ризык-нигъмәт китерделәр. Ризык ташучы ир-егетләр, кунак кызларга җиткәч, такмак әйтеп тә алдылар:

– Саумы, чибәрем-сылуым, матурым-гүзәлем, сары кашларыңны бер сикертче, зәңгәр күзләреңне бер күримче. Баллы бавырсагым татып карачы, асыл егетләрдә җаның калачы. Керфекләрең күтәреп баксаңчы, сөям диеп мине мактачы – мин булырмын синең язганың. Көтеп торсам бозлар киткәнен, корабларның юлга төшкәнен, килеп алыр сине ошбу егетең…

Кунак кызлары көлешәләр, вата-җимерә төрки телдә сөйләшмәкче булалар. Ул да түгел, мәйдан уртасына Зөбәрҗәт ханбикәнең җарияләре чыкты. Ташлар коелгандай, дум-думбра кага башладылар, кызлар янына курайчылар, быргычылар чыгып басты, дум-думбралар тынуга, кайсыдыр кубызда уйнап җибәрде. Кызлар җырлый-җырлый, такмак әйтә-әйтә биеп киттеләр, һәркайсы үз һөнәрен күрсәтте; җир астыннан калыккандай, егетләр пәйда булды, кубызга курайчылар кушылды, егетләр кызлар белән иш-иш килеп бии башладылар. Биеп туктагач, егетләр кызларга ислемай, беләзек бирделәр, кызлар егетләргә үз куллары белән чиккән кулъяулык тапшырдылар. Болгар биючеләре мәйданнан чыгып китүгә, сөйләшеп куйган кебек, кенәзнең баһадиры әче итеп сызгырып җибәрде. Мәйдан уртасына, көпчәктәй әйләнә-тулгана, кунак егетләр чыктылар, дум-думбра кактылар; алар тынгач, балалайкачы һәм сыбызгычылар катнашып китте. Егетләр һөнәрләрен күрсәтеп бетерүгә, мәйданга сабыр-салмак кына, су өстеннән йөзгән аккошларны хәтерләтеп, кызлар кузгалдылар. Егетләр һәм кызлар бик тиз ишләрен таптылар, бергәләшеп биегәч, иш-иш булып мәйданны ташлап киттеләр.

Биючеләргә гөр килеп кул чаптылар. Кенәз аерата тырышты, ул инде кәефләнеп тә алган иде, әле янәшәсендә утыручы чибәр хатынына, әле баһадирына нидер әйтә һәм тагын кул чабарга тотына иде. Менә кенәз түзмәде, сикереп торып, бар биючене яңабаштан мәйданга чакырып алды да өсләренә уч-уч көмеш тәңкәләр сипте, аңа карап Сәлим хан да биючеләр өстенә көмеш тәңкәләр яудырды. Китте көлеш, чыр-чу килеп тәңкә җыю; халык бу тамашага янә гөрләтеп кул чапты.

Ниһаять, кулына озын колга тоткан, аңа төрле төстәге чигүле сөлгеләр аскан мәйданбаш күренде. Ул колганы мәйданның нәкъ уртасына кадап куйды. Халык шым булды.

– Җәмәгать, келәмгә көрәшче оланнарны чакырам. Оланнар көрәше башлана! Быргы!

Чәчкә бәйрәменең иң кызык өлеше – оланнар көрәше. Сәлим хан оланнар көрәшен аеруча яратып карый һәм батыр калган оланнарга бүләкләрне дә мулдан бирә иде.

Балалар, ягъни үсмер ир-егетләр мәйданбаш янына җыелдылар. Күп булмаса да, шактый үсмер җыелды. Мәйданбаш һәм аның ярдәмчеләре аларны иш-иш бүлеп чыктылар, кулларына сөлге бирделәр.

Мәйдан тирәли тез тиңентен генә тирәнлектә чокыр казылган, чокырны үтеп керергә берәүнең дә хакы юктыр. Көрәшче оланнар арасында Кашаннан да, Сувардан да, Саксиннан да, Юкәтаудан да, Тубылгытаудан да, Ибраһим каласыннан да— һәр каладан олан көрәшчеләр килгән. Иң мөһиме, әлбәттә, олылар көрәше иде.

Мәйдан әйләнәсе, бөтен Идел буе гөр килә. Яр буйлап тезелеп киткән Багдадтан, Һираттан, Сәмәркандтан килгән тәмле-тәмле хәлвә, йөзем, өрек, чикләвек саталар. Кибетләрдә җаның ни тели, шул бар: авыз суын китерердәй эчемлекләр дисеңме, төче-мөче, кызыл билле татлылар, чөшлегә тезгән ит калҗалары, каклаган казлар, майлары тамып торган казылыклар, җилләткән итләр, ыслаган балыклар, тутырган тавыклар, бәлешләр, кыстыбый-тәбикмәкләр, пылау – һәммәсе дә мул, акчаң гына булсын. Урман ягыннан килгән чирмеш бавырчылары үлән төнәтмәсендә томалап пешерелгән поши ите, аю ите, куян түшкәләре тәкъдим итәләр. Бал һәм кымыз сатучылар бертуктаусыз кычкырып, чакырып торалар: «Туганкай, кордаш, кил, эчеп җибәр, күңелең ачылыр, югалтканыңа юлыгырсың, эзләгәнеңне табарсың!»