Чак кына арырак корал саталар. Ул тирәдә күбрәк азатлар урала. Күңел ачкан җирдә корал сатмаска иде дә, вәзир берәүсен дә кисәтмәде, ә Сәлим хан гелән истән чыгарган.
Сәлим хан Владимир кенәзе Андрей Боголюбны тикмәгә генә кунакка чакырмаган иде. Менә ничә ел инде Болгар белән Владимир кенәзлеге солыхта. Быел солыхның соңгы елы. Яңартасы иде. Ни уйлый икән кенәз бу хакта? Әйтик, Сәлим хан солыхны озайту ягында. Үткән ел кенәз Андрей Боголюб, Сәлим хан белән киңәшмичә, мукшыларга яу чапты. Күрше хакы – Тәңре хакы, бу уңайдан Сәлим хан илчеләр аша кенәзгә канәгатьсезлек белдерде. Кенәз Андрей Боголюб, илчеләргә әллә шаяртып, әллә ихластан: «Бик күпне күрсә ханыгыз, Болгарга ук яу чабармын», – дип әйткән. Илчеләр илгә кайтып кенәзнең сүзләрен җиткергәч, Сәлим хан ышанырга да, ышанмаска да белми торды. Илчеләр арасында да төрле кешеләр бар иде, аларның күбесе бай сәүдәгәр ыруыннан, әлбәттә инде, үз мәнфәгатьләреннән чыгып та эш итәләрдер. Шуңа карамастан Сәлим хан илчеләре сүзенә ышанды һәм бу хакта кенәз белән әңгәмә тотарга исәпләп тора иде. Кенәзнең кәефе әйбәт, якты йөз белән сөйләшә, бигрәк тә вәзир Исхак белән бәхәсләшергә ярата. Сәлим юк-юк та алар ягына карап ала, кенәзгә вәзиренең ни сөйләгәнен беләсе килә иде. Вәзир Исхак чын-чынлап кенәз Андрейның якын кешесе булып китте. Андрей Боголюб кенәз дөньяви хәлләрдән хәбәрдар, күрәсең. Үз-үзен тотышында, сөйләшүендә үк бераз һавалану сизелә. Хәер, башы яшь әле, үз көчендә, ир уртасы, гайрәтле чагы: илчеләр бик теңкәсенә тигәч, тәүге сүзне әйтеп тә ташлагандыр. Болгарга да яу чабармын, имеш. Яу чабу сиңа да җиңел булмас, кенәз кияү балакай. Таякның ике башы булган кебек, яу чабуның да кем файдасына бетүе билгеле түгел. Яу килеп башын салып калдырган кенәзләр дә булгалады. Хәер, бу дөньяда кенәз белән хан гына түгел, туган белән туган җир бүлешә башлады. Әйтик, күрә бит ата буларак Сәлим хан: Илһам углан абасы әмир Хаҗига көнләбрәк карый.
Олы Идел буйларында җыр яңгырый. Халык бәйрәм итә, мәйданда оланнар көрәшә. Батырга батыр чыгып та килә кебек инде. Әйе, шулай икән шул, мәйданбаш батырга батыр калган оланнарны мәйдан уртасына алып чыкты. Шулчак батыр калган оланнарга хан белән ханбикәдән бүләкләр китереп бирделәр.
Сәлим ханның кәефе әйбәт иде. Кинәт аның башына бер тиле уй килде. Батырга батыр чыккан оланнар көрәшеп ята, ул да үз оныкларын көрәшкә чыгарса? Әйдә, тамаша кылсын әле бер халык, хан оныклары алышканны күрсен. Алар да кеше янында кеше, берәвебез дә пәйгамбәр затыннан түгелдер.
– Җыенбаш, мәйданбаш! – дип кычкырды Сәлим хан. – Бире кил әле! Әйе, әйе, син!
Ханның бу сүзләреннән соң мәйдан гына түгел, тирә-юнь тынып калгандай булды. Уң кулында утыручы ханбикә Зөбәрҗәт, ниндидер яман хәл сизенеп, ирен туктатмакчы итте, әмма хан, аңа игътибар итмәстән, мәйданбашны чакырды. Ханның сул кулында утыручы вәзир Исхак урыныннан купты, йөгерә-атлый мәйданбаш янына барды, тегеңә нидер әйтте һәм хан янына әйдәде. Илһам белән Хаҗи угланнар бер-берсенә карашып алдылар. Имеш, ни кылырга исәбе тагын аталарының? Икенче мәлдә инде аталарының ни теләгәнен аңлапмы, елмаештылар, аның олуг ханга хас булмаган сәер гадәтләрен беренче тапкыр гына күрүләре түгел иде инде.
Сәлим хан бу уенның ахыры ни белән бетәсен уйлап баш ватмады, күңеленә бер уй килгән икән, ул аны, таш яуса да, тормышка ашырыр. Олуг ханмы ул, түгелме!
Хан кадәр хан дәшүен аңлап алгач, мәйданбаш йөгерә-атлый чатыр янына килде:
– Ни боерасыз, ханиям?
– Кибәк баш, нигә дәшкәч тә килмисең? Артың каешка тансыкладымы әллә? Сөрән сал, хан оныклары көрәшә, диген!
– Баш өсте, ханиям, баш өсте. Мин хәзер, – диде мәйданбаш, әмма соңгы мәлдә, инде борылып китәргә иткәндә, икеләнеп калды, бертын кузгалмый торды.
– Дивана баш, ни әйттеләр сиңа! – дип әтәчләнеп килеп кунды мәйданбашка вәзир Исхак. – Тиз бул, сөрән сал!
– Һе, менә сиңа мә, булмаганны, – диде мәйданбаш. – Килешерме соң, ханиям?
– Вәзир, – диде Сәлим хан. – Кем куйды бу ахмакны мәйданбаш итеп?.. Синме, баһадир Таймасмы?..
– Чын була, димәк, мин аны шаяртасыз дип торам, ханиям, – диде мәйданбаш. – Алай булгач, батырга ни вәгъдә итәсез?..
Бу хәтлесен хан да, вәзир дә көтмәгәннәр иде, күрәсең, бер мәлгә аптырабрак калдылар. Хан – вәзиргә, вәзир ханга карашып алдылар.
– «Батыр калган оланга ни вәгъдә итә ханиям» ди бит әле бу ахмак, – дип зәһәрләнде вәзир Исхак. – Күр әле моны, әй?!
Мәйданбаш сорауны бик белеп куйган иде, вәзир Исхак аны эченнән куанып яклады, әмма бу хакта ханга сиздерәсе килмәде.