– Халык барыбер сорар иде, ханиям, – диде мәйданбаш.
– Әйе, шөһрәтлем, ул хаклы, – дигән булды вәзир Исхак.
– Белдер халыкка, батыр чыккан оныгына тәхетен вәгъдә итә, диген, – диде Сәлим хан һәм үзе үк үз сүзләреннән сискәнеп китте.
Вәзир Исхак мәйданбаш колагына нидер әйтте, шуннан соң теге шулай ук йөгерә-атлый мәйдан уртасына юнәлде. Вәзир Исхак хан янына утырды һәм пышылдап кына:
– Тәүбә итегез, ханиям. Кара халык – кара сарык, әллә ни уйлаулары бар, һич булмас димә, – диде.
Ул арада мәйданбаш кулын күтәреп халыкны тынычландырды һәм кирәкмәгән калын тавышы белән хан сүзләрен кабатлады. Бер мәлгә генә тынып калган халык, эшнең асылына төшенүгә, ур-ра кычкыра башлады.
Шул мәлдә вәзир Исхак янына ханның җансакчысы килде, тегеңә нидер әйтте, вәзир исә үз чиратында хан янына узып рөхсәт сорады. Сәлим хан үтенеч белән килгән җансакчысына күз төшерде һәм ияк кагып кына ризалыгын белдерде.
– Бар, килсен! – диде вәзир Исхак җансакчысына.
Азат китеп барды, күп тә үтми, мәйданга Тубыкбай баһадир килеп керде һәм туры хан чатыры янына узды. Тубыкбай баһадир кулында Табгач сәүдәгәрләренең Ефәк юлы. Аны борын-борыннан ук шулай дип йөртәләр. Тубыкбай баһадир ыру-ише белән Ефәк юлын саклый, сәүдәгәрләрне рәнҗетми, исән-имин уздырып җибәрә. Сәлим хан Тубыкбай хезмәтеннән канәгать иде. Башка бәкләр кебек беркайчан да кул сузып сарайга килмәде, ук-коралдан башканы сорамады, башкалар кебек кирмән-калалар салам дип тә йөдәтмәде, ата-бабалары кебек киез йортларда яши бирде. Ханга булган бирнәсен дә үз вакытында китерде, бурычка кермәде, кирәгеннән артык мал тотмады. Хак анысы, сарайда тәрбия алган энесе белән тыныч яшәми, дөресрәге, яши алмады, ахыр килеп, тегесе агасы белән якага яка килеп, дәгъвалашып чыгып китә. Ул гынамы, яшь хатынын ябыштырып алып китәргә итә. Тубыкбай яшь хатынын йолып алып кала, әмма шул көннән энесе кан дошманына әверелә. Хәзер энесен казаклыкта йөри дип әйттеләр. Ләкин Тубыкбайның ханга килеп бу хакта бер тапкыр да зарланганы булмады. Чын ир булып калды. Шуңа күрә дә якын итә иде баһадир Тубыкбайны Болгар ханы Сәлим.
Тубыкбай баһадир өстендә кеш тиресе белән каелган күн күлмәк, кулында куй маенда кайнаткан камчы, билендә киң каеш, кунычлы итеге тезенә җитәр-җитмәс тора. Тубыкбай баһадир хан каршына килеп баш иде һәм кунак кенәзгә күз төшереп алды, кенәз аның сәламен ияк кагып кына кабул итте. Сәлим хан ипле баһадирына чатыр күләгәсеннән урын күрсәтте, әмма Тубыкбай утырмады, янына берсеннән-берсе үсмеррәк оланнарын дәшеп алды. Оланнар тезелешеп хан каршына килеп бастылар, сөйләшеп куйгандай, бергәләшеп ханга һәм кунакларга баш ордылар. Шуннан соң гына Тубыкбай баһадир әйтер сүзен башлады.
– Олуг хан, саумысыз! Саумысыз сылуларның сылуы Зөбәрҗәт ханбикә! Саумысыз, кунаклар, әмирләр, киленнәр, оланнар, – диде Тубыкбай, бертуктаусыз бил бөгә-бөгә.
– Сәламең алдык, Тубыкбай, инде гозерең әйт? Һәй, йомыш, дим тагын. Бичәң кайда соң, баһадир? Гүзәл бичәң?..
– Бичәм-күгәрченем, кара кашым-карлыгачым быел җәй башында ук дөнья куйды, ханым. Биш оланны биш каурые итеп миңа ташлап калдырды. Сандугачлар кайткан чаклар гына иде. Бөтен тереклек уянгач кына китеп барды карлыгачым-сылуым. Чәчәкләр уянды, күбәләкләр терелде, ә минем җаным-бәгырем гүргә керде…
– Нигә сарай табибы Хәсәнне дәшмәдең?
– Кыймадым, ханым. Чәчкә-ананы дәшкән идем, килде, карады да ул да шул, өметсез, диде. – Тубыкбай баһадир ханбикә Зөбәрҗәт артында басып торган зәңгәр күзле җариягә күз атып алды, күренеп тора, Көнчыгыш сәүдә юлын саклаучы баһадир кем ашадыр кыз турында хәбәрдар, аннары, кыз да баһадир хакында хәбәрдар булса кирәк; Тубыкбай аның ягына карауга, сылукай аучы каршына кинәт килеп чыккан җәнлек кебек сискәнеп китте, өрфия яулыгы белән күзләрен генә калдырып йөзен каплады һәм ханбикә артына посты.
– Бичәң сылу иде, Тубыкбай, урыны оҗмахта булсын. Әйе, үлгән артыннан үлеп булмый, дигәннәр картлар, дөньялыктагыда дөнья кайгысы булыр, дип әйткәннәр, бичәң калдырган менә бу каурыйларны итәгенә салырдай күзең төшкән сылу бармы соң? Биш олан табып биргән бичәңнең урыны җәннәттә булыр, рәнҗемәс дип әйтүем…
– Хак әйтәсез, ханым, рәнҗемәс. Иш күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер иткән идек тә бит… Язмагач, нишләмәк кирәк. Хәкимем, күзең төшкән сылуың бармы, дигәч, күзем ачылып киткәндәй булды әле. Кһм…
Тамак кырды да Тубыкбай күзләрен генә калдырып яулык каплаган, ханбикә артындагы җария кызга күз төшереп алды.
– Табарсың, табарсың, баһадир, синдәй ир-атка да кәләш табылмагач, калганнарга ни сан?! – диде Сәлим хан.
– Хәкимем, – диде Тубыкбай. – Сәүдә юлыгызны имин тотам, бер генә сәүдәгәрнең дә зарланганы булмагандыр. Аллага шөкер, Ил-Болгарга зыян-зәүрәт китергәнем булмады шикелле. Булган булса, ишеттерерләр иде. Теләгемә фатиха бирсәгез, икенче көнне үк бер көтү ат болыныгызда булыр иде, ханым.