– Теләгең әйт, Тубыкбай. Җир өстендә яткан хәзинә булса, игелегем юктыр, чөнки хәзинә ил байлыгыдыр. Инде җир өстендә йөргән җан иясе икән – рәхим ит, әйт теләгең. Теләгең изгедәндер бит, баһадир?..
– Баскан урынымда җир упсын, ханым. Ниндәй сүз ди ул. Оланнарга ана кирәк. Канатсыз – кош, катынсыз ир булмас, диләр. Кулымда гына йөртер идем.
– Ай-һай, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, баһадирның шыттыруын ошатмыйча. – Ирләргә ышанма, Иделгә таянма, диләр түгелме? Мактанма алай, Тубыкбай. Халык әйтә бит, батыр мактанса – җир убар, куркак мактанса – җил кубар, дип.
– Бәй, Ак анам, ир йөрәгендә җигүле ат булмаса, ни пычагыма ул хатын-кыз ярына. Мактанырлыгым булганга мактанам, Ак анам.
Сәлим хан кеткелдәп көлеп җибәрде һәм янә Тубыкбайның оланнарына карап алды. Баһадирның кемгә күзе төшүен кыяр-кыймас кына оланнар ягына баккан ханбикәнең асравын күрүгә үк сизеп алган иде. Ахыр түзмәде, иелә төшеп, ханбикәгә нидер әйтте. Зөбәрҗәт сылу, хан белән килешмичә, башын чайкады. Айсылу атлы кызны аңа Биккол сәүдәгәр кыпчаклардан алып кайткан иде… Сайлый белә иде кызларны хан сәүдәгәре. Якташы булгангамы, ханбикә кызны үз баласыдай яратты. Бирмәве дә бар иде. Шуңа күрә Сәлим хан Тубыкбайга:
– Син, баһадир, бу хакта ханбикәңә мөрәҗәгать ит инде. Айсылу аның асравы, җитмәсә, якташы, аннан үтен, – диде.
Шуны гына көткән кебек, Тубыкбай ханбикә Зөбәрҗәтнең аягына төште. Бу тамашаны күреп-күзәтеп торган кенәз Андрей башын чайкап куйды.
– Ак анам, Ак анам Зөбәрҗәт, ай-кояштан нур вә гүзәллек алган асравыгызга күзем төште, язган бәхетемнән мәхрүм итмәгезче. Болын – чәчкәсез, дала – кылгансыз, бала анасыз булмастыр. Ошбу оланнарга Айсылуыгыз ана булсачы?!
Шулай диде дә Тубыкбай аягүрә басты, артында басып торган оланнарына ым кагып кына ханбикәгә таба бил бөгәргә кушты. Оланнар берәм-берәм Зөбәрҗәт ханбикәгә баш ордылар.
Ханбикә комачтай балкып китте һәм:
– Йа Хода, йа Хода, күрче, күрче боларны. Һай, изге булгандыр синең, Тубыкбай, тәүге бичәң! Бала холкы – анадан, батырлыгы – атадан, диләр иде, хак икән. Йа Ходаем, бигрәкләр килештерәләр инде…
Моңа кадәр бер якка да сүз катмый утырган Акбикә килен телгә килде:
– Яшь арасы бик зур түгелме соң, анам?.. Чабата тукырга рәтле чөшлесе калды микән?..
– Ай Аллам, килен, бу ни дигән сүз инде тагын! Килешмәгәнне!
– Чабатасы булгач, чөшлесе бардыр, бардыр, – диде Сәлим хан. – Булды, Тубыкбай, әйт, урлапмы, туйлапмы аласың?
– Алса, туйлап алсын, алмаса алмасын. Ханым, синең ни сөйләвең инде тагын?!
– Туйлап, никах укытып, зурлап алса гына разый бул, анакаем, – диде Мәрьям килен.
– Барысын да сез дигәнчә итәрбез, бикәләр. Сүзләрегездән чыксам, атым-башым аска килсен, игелегегезне генә бирегез.
– Шәех Игәнәйгә акчаң кызганмасаң, никахны тиз тотар, – диде Сәлим хан.
– Аяк астыгызда тупрак булыйм, олуг ханым. Мең рәхмәт сезгә, оланнарымны ятим итмәдегез.
– Тубыкбай баһадир, асрау кызым Айсылу дала ханы Сарбай ыруыннандыр. Белдекле, укый-яза белә, чигә-нәкышли, сылу-гүзәл, исеменә җисеме килеп торадыр, рәнҗетә күрмә, намазлыкка утырып каргарым. Инде кызның үзеннән сорыйк, бөтенләй ук ят итсә, бигайбә итәрсең, баһадирым. Асрау бозау түгел, бауга тагып бирәсем юк, илтабарым. – Ханбикә, каерылып, асравына карады. – Йә, балакай, ни әйтерсең?..
Кыз бер мәлгә тәмам югалып калды, алай да зәгыйфь тавышыннан аңлады ханбикә – Айсылу ризадыр.
Тубыкбай баһадир, ханбикә елмаюга, кулындагы камчысын җиргә ташлады да оланнарына ым какты, тегеләре, йөгерешеп килеп, аталарының кулларына, иңнәренә асылындылар.
Сәлим хан канәгать калды. Тубыкбай баһадир һәрчак аның уң канатында булды. Батыр, кыю, Сәлим ханга кирәк кеше иде.
– Халаяк, Сәлим хан әмере белән хан оныклары үзара көрәшәчәк. Батыр чыкканга хан тәхетен вәгъдә итә! Тәхетен!..
Ни кычкыра бу мәйданбаш! Бусы, һичшиксез, артыкиде. Сәлим хан, айнып киткәндәй, вәзиренә нидер әйтте, тегесе, йөгерә-атлый барып, мәйданбашның җилән җиңеннән эләктерде, койты гына тартып куйды.
Аларга игътибар итмәстән, мәйдан уртасына Гали белән Булат оланны җитәкләп алып чыктылар. Ни сәбәпледер мәйдан кечерәя барды, бер өлеш халык: «Гали олан җиңә, Гали олан җиңә!» – дип, икенчеләре: «Булат олан җиңә, Булат олан җиңә! Болгар тәхетенә Булат олан утырачак!» – дип, тамак ертыр дәрәҗәгә җитеп кычкырдылар.
Бер җүләре, һәрхәлдә, шулай дип уйлады Сәлим хан, мәйдан уртасына йөгереп керде дә: