– Ур-ра, ур-ра! Яшь ханнар көрәшә, яшь ханнар көрәшә! – дип акырырга кереште.
Мәйдан караучы азатлар аны шундук эләктереп алдылар, күтәреп алып, мәйдан читенә ташладылар.
Ул да түгел, икенче берәүсе:
– Әйтсен, әйтсен хан, батыр калган оныгына ни бүләк итә?! Тәхетенме? Бүгеннән үкме? Үлгәчме?..
– Бүгеннән үк, бүгеннән үк! – дип, тоташ тавыш яңгырады.
Бу хикмәтле кешене дә мәйданнан алып чыгып киттеләр, хәтта арт ягына камчы да төште бугай, яңадан мәйданда күренмәде.
– Халаяк, ишеттегез булса кирәк, хан батыр калган оныгына тәхет вәгъдә итә! – дип кабат кычкырды мәйданбаш.
Гали белән Булатка сөлгеләр тоттырдылар. Хан оныклары алыша башлады. Башта алар шаярып кына көрәштеләр, мәгәр тора-бара кызып киттеләр, көрәш чынга әверелде.
Көтмәгәндә Гали олан Булатны күтәреп алды һәм әйләндереп атып ук бәрде.
Мәйдан тирәсе күк күкрәгәндәй чатнап куйды, яше-карты мәйдан уртасына ташландылар, батыр калган Гали оланны кулларына күтәреп, яшь ханны сарай тәхетенә кадәр илтергә теләделәр. Ләкин халыкны уртага уздырмадылар, мәйданны боҗрага алып, сөңгече азатлар басты.
Мәйданбаш батыр калган оланны кулына күтәрде дә хан чатырына таба алып китте; башын ия төшеп, шыңшый-шыңшый, җиңелгән Булат олан аңа иярде.
Ул арада батыр калган оныгына Сәлим хан тәхетен вәгъдә итүен ишеткән халык мәйданга таба агыла башлады. Барысының да бүген-иртәгә хан тәхетенә утырасы угланны үз күзе белән күрәсе килә иде. Халык мәйдан боҗрасын кысрыклый, кечерәйтә иде.
Сәлим ханның уйлары чуалды. Халыкны алдау хатын алдау гына түгел икән. Хан бу хакта бик күптән белә иде. Халыкны бер алдарсың, ике, өченчесендә ул баш күтәрергә дә күп сорамас. Сәлим хан Гали оланның атасы әмир Хаҗига күз төшереп алды. Әмир Хаҗи берни булмаган кебек дисбе тарта, ә менә бикәсе утлы табада утырамыни – борсалана, ни кылырга белми интегә иде. Илһам углан да тыныч түгел, йөзе ап-ак, әйтерсең гүрдән чыккан, Мәрьям бикә исә иренең җиңенә ябышкан да җиңелгән һәм мәйданбаш артыннан борнысын тарта-тарта атлаган угланына баккан – күз яшен дә сөртмичә җылый.
Бу мәйданбашны гына күр инде! Нигә инде баланы күтәреп китерә! Оланнар уен уйнадылар, уендагы уенда калыр да. Хак анысы, ике оланның берсе, вакыты җиткәч, тәхеткә утырыр, тик бүген түгел, хәзер түгел. Халыкны гына кара син! Ни кылана! Яңа хан яңалык китерер, ясакларны киметер дип уйлауларымы?.. Булмастыр, андый хан тумаган әле, туар ул, мәгәр әле түгел, хәзер түгел, бер Хода белә кайчан. Ә бүген балалар уен уйнадылар, уен!.. Әллә чынлап та арттырыбрак җибәрдеме?.. Арттырыбрак җибәрде бугай. Хәер, тарихта булмаган хәл түгел, тәхет өчен туган – туганны, ата – угланны, углан атаны үтергәннәр.
Сәлим хан, эчтән ачыргаланып, ханбикә Зөбәрҗәткә игътибар итте. Ханбикә үзалдына оялып, аның өчен кызарынып утыра бирә. «Ханбикә хаклы булган, – дип уйлады Сәлим хан. – Тәхет вәгъдә итү уен эш түгел. Тәхет вәгъдә иттең ни дә, җаның бирдең ни!»
Ханның ни уйлавын белгән кебек, Зөбәрҗәт ханбикә:
– Ут белән уйныйсың, ханым, – диде. – Оланнар күңеленә генә түгел, халык күңеленә дә яман коткы салдың. Үкенечләргә калмагае бу кыланышларың, ханым…
– Сөйләмә юкны, ханбикә. Уен уенда калыр да.
– Сөяк бирми – эт иярми, ханым. Ике көчек бер йортны сакламый.
– Көчекләр язмышы минем кулда, ханбикә.
– Язмыш Хода кулында, ханым. Синең кулда бары тик Хода биргән акылдыр. Аны да сак кулланмаган хәлдә баш югалтыр дәрәҗәгә җитәргә мөмкин икән.
– Бүген инандыңмы?
– Бүген, ханым.
– Үтәр ул, ханбикә, үтәр. Үрдәкне суга ташлап батырмыйлар.
– Күр әнә, оныкларыңның берсе күз яше белән җылый, икенчесе көлә. Мәрьям килен әнә тәмам үксеп бетте.
Зөбәрҗәт ханбикәгә оныкларның икесе дә якын иде. Булат оныгы аңа «әбекәй» диде, Гали оныгы исә «Ак анам» дип дәште. Холыклары белән бер-берсенә бер дә охшамаганнар иде. Булат олан күбрәк баһадирлар янында уралды; Гали олан исә кәтиб Хафиздан, табиб Хәсәннән аерылмады. Гали олан еш кына, ханбикә кызларына ияреп, болынга дару үләннәре җыярга төште, кулына чәчкәләр тотып, кызларга мәхәббәт турында шигырьләр укыды, үсмер булса да ир-ат затыннан шигырьләр ишетүгә, күзләре елтырый башлаган кызларга карап, ханбикә: «Бу оланда нидер бар, бу кадәр күп белмәс иде», – дип уйлап куйган иде. Ә инде Җамалетдин Руминың татлы вә акыллы шигырьләрен әйтә башлагач, ханбикә олан өчен тәгаен курка калган иде. Хиссияткә бирелүчән Гали оныгы өчен курку әнә шунда килгән иде ханбикәгә, һәм шулчактагы куркуы бүген янәдән кабатланды. Сәлим хан мәйданбашы күтәреп килгән оныгына дошманга караган кебек карап тора иде.
Ханбикә Зөбәрҗәт ни әйтергә белми каушый калды. Юкса Шарукан хан ыруыннан чыккан Сарбай кызы иде ләбаса. Һәрчак кыю, тәвәккәл булды, ә монда кисәк Гали оныгы өчен курка калды. Гали оныгы өчен генә түгел, Булат оныгы өчен дә. Урыс кенәзләре кысрыклый башлагач, Сарбай хан, Идел елгасын кичеп, Кенәле елгасы буена авыл туктады. Күп тә үтми, аның ыстанына Болгардан мөридләр килеп төштеләр. Атна-ун көн үтмәде, Сарбай хан ыруы белән ислам динен кабул итте һәм баш иеп Болгар ханына килде. Хан аны колач җәеп каршы алды, Иделнең түбән якларын сакларга кушты. Сарбай хан, җәйләүне ташлап, утрак тормыш корырга кереште. Әмма җәй килдеме, күңеле далага ашкынды, Җаек тирәләрен әйләнеп кайтты, ләкин инде ерак китә алмады. Аңа картлык килде. Аталары дөнья куйгач, угланнары җәйләми башладылар. Өлкән угланы Бачман үз ыруы һәм азатлары белән Бөек калага күчеп килде һәм сарайда йөзбаш булып калды. Сарбай ханның икенче угланын Сәлим хан Үргәнеч белән Сувар калалары арасындагы сәүдә юлын сакларга билгеләде. Ыру-кабиләсе артык ишәеп киткәч, Сөләйман баһадир, атасы җирләрен кече энесе Шарлыкайга калдырып, ерак та китми үзенә кирмән-кала салды һәм аны «Бозаулык» дип атады. Баян баһадирга кадәр үк Зөбәрҗәткә ияреп килгән Бачман меңбаш әмир Хаҗига күчте һәм, Казан елгасы буена кирмән салып, баһадир булып тора башлады.