Выбрать главу

Ханбикә Зөбәрҗәт һәрчак Сәлим ханның тезгенен кулында тотар иде, бүген исә, әллә инде кунаклар алдында, беренче тапкыр тезгеннең ычкынуын тойды. Нигә тыймады ханны? Ә бит туктата ала иде. Яисә вәзир Исхак нигә туктатмады? Бу ни хәл?! Ханым, ханым, картая башлавыңмы, акылга җиңеләюеңме? Ни сәбәпледер шәех Игәнәй дә күренми. Яратмый шәех халык уеннарын, аңа хөтбә әйтсә бик җиткән. Үзе ханны мактый, үзе аның үлемен тели. Һич аңламассың бу шәехне. Зөбәрҗәт ханбикәне килә-килүгә яратмады. Була бит шулай, күз ташлавы булды шәех Игәнәйнең яшь хатынга, уйлап куйды: «Бусысы Туйбикә булмас, бусысы ханны үзе биетер». Мәгәр сарай җаена төшенеп өлгергәч, бер ханны гына биетмәде ханбикә, кулы вә теле шәех Игәнәйгә дә җитте. Иң әүвәл инде килешеп беткән болгар хатыннарына пәрәнҗә керттермәде. Ә бит ни тырышты шәех Игәнәй, ни үгетләде ханны, ни котыртты халыкны – ханбикә исә аның ел буена алып барган үгетен бер көн дигәндә сүтте дә ташлады. Мәҗлестә пәрәнҗә мәсьәләсе кузгалгач, көтмәгәндә ханбикә Зөбәрҗәт килеп керде. Килеп керде дә хан янына узды, янәшәсенә утырды. «Шәех Игәнәй, – диде, ашыкмый гына, ханбикә Зөбәрҗәт. – Китапта бер дә хатын-кызга пәрәнҗә кигерегез диелмәгән. Болгар-кыпчак хатын-кызларына пәрәнҗә килешми, инде бик тә кигерергә телисең икән, әүвәл үз хатыннарыңнан башла, әйтик, иң гүзәл, иң чибәр яшь хатыныңнан! Икенче көнне үк бусагабаш Камайга качып китмәсә…» Шулай диде дә ханбикә Зөбәрҗәт ничек килеп кергән булса, шулай чыгып та китте.

Кыпчак кызы Зөбәрҗәт азатларына әйтте: «Шәех Игәнәйнең яшь хатынын урлагыз да миңа китерегез». Азатлары ханбикә боерыгын бик тиз үтәде, шәех Игәнәй Сәлим ханда мәҗлестә утырган арада, яшь хатын сарайда, ханбикә бүлмәсендә иде инде. Зөбәрҗәт ханбикә чибәр хатын белән мөлаем генә сөйләште, булган хәлне аңлатты, кыскасы, бераз күзен ачты.

Икенче көнне шәех Игәнәй гадәттәгечә Сәлим хан алдына түгел, ханбикә алдына килеп баш орды. Ханбикә Зөбәрҗәт дин башы белән күп сөйләшмәде: «Болгарда яңадан пәрәнҗә турында сүз кузгатмаска ант ит!» – дип, Коръән тоттырды да бүлмә ишегенә кадәр озатып куйды. Һәм, әлбәттә инде, бер дә борчылма, иртәгә үк яшь хатының үз өендә булыр дип ышандырды. Икенче көнне чынлап та яшь хатыны кайтып кергәч, шәех Игәнәй аңардан хәтта «кайда булдың?» дип тә сорамады һәм өйдә генә түгел, базарларга чыкканда да гүзәл чыраен капламаска кушты.

Бу хәл турындагы хикәят Сәлим ханга барып җиткәч, олуг хан эчен тотып тәгәри-тәгәри көлгән иде. Соңыннан:

– Һәй дә Зөбәрҗәтем, һәй дә Сарбай кызы! – дип кинәнгән иде.

Тураннарның гадәтенчә борын-борыннан тәхет атадан угланга түгел, ә бабадан оныкка күчә килә. Әмма тураннар дөньясында тәхетне атадан угланга калдыру очраклары да булгалаган. Сәлим хан бабаларының гадәтен бозмады шикелле. Угланнарына җир-кала биреп, әмир дәрәҗәсе бирде, оныкларының башлары яшь иде әле. Хәер, угланнарга килгәндә, аларның икесенең берсе тәхет дип авыз ачмады кебек. Әмир булулары белән бик тиз килештеләр һәм, ыру-кабилә, туган-тумачаларын алып, билгеләнгән җирләренә күчеп киттеләр. Күз тия күрмәсен, исән-имин яшәп яталар. Ә менә оныклары арасында тәхет өчен кан коелуы бар. Бүген әнә шуның җеп очы күренеп тә китте инде. Әйе, ахыры хәерле булсын. Барыннан да элек моны ханбикә Зөбәрҗәт сизде, шуңа кәефсез утыра.

Мәйданбаш Гали оныкны Сәлим хан каршына китереп бастырды.

– Гали оныгың батыр калды, хан. Халыкка вәгъдәң җиткерең.