Выбрать главу

«Кем бу мәйданбаш? Вәзир Исхак кешесеме, әллә гафиллеге белән үч аламы? Тегеләй булса да, болай булса да, мин сиңа моны болай гына калдырмам, мәйданбаш», – дип уйлады Сәлим хан, утырган урыныннан күтәрелергә дә, күтәрелмәскә дә белмичә аптырап.

Булат олан җылый, гарьләнгән. «Гарьлән, гарьлән, олан. Гарьләнә-гарьләнә балигъ бул. Ирне ир иткән сыйфат синең яшеңдә гарьләнә белүдер. Син – хан оныгы, ихтимал, язган булса, тәхеткә дә утырырсың. Ә монда булган хәл гелән уен гына булып калыр. Уенда гарьләнә белгән сугышта да гарьләнер, диләр. Ә дошманнан җиңелү ир-ат өчен бер гарьләнү генә түгел, хәтта үлем, әче үлем, олан!»

– Хан, Гали олан батыр калды, вәгъдәгезне әйтегез. Халык көтә, хан!

Мәйданбаш сүзләрен әйтеп бетермәде, Гали олан бабасы каршына килеп баш орды:

– Дәү атам, тыңламагыз аны, ил тәхетен оныкларга бирергә иртә әле сезгә. Бер белекле әйткәндер: «Тәхет ханны түгел, хан тәхетне бизәр», – дип. Без туганым Булат белән уен өчен генә көрәштек. Уен уенда калыр. Шулай бит, Булат?!

– Акыллы олан, – диде Андрей кенәз һәм сикереп урыныннан торды да Гали оланны күтәреп алды. – Шундый оныгың булса икән, хан!

– Алар минем икәүдер, бер тәхеткә ике кеше утырмый, кенәз, – диде Сәлим хан, әллә үртәлеп, әллә кенәзнең кысылуын ошатмыйча.

– Игелекле олан, игелекле, – диештеләр хан куштаннары да.

– Вәзир, мәйданбашка әйт, көрәшне дәвам итсеннәр, – диде Сәлим хан. Аның хәтта шул хәлдән соң да кәефе юк иде.

Мәйдан уртасына көрәшкә егетләр, ир урталары чыкты.

Аларга жирәбә салдылар, тәңкә сикертеп, күн ягы туры килгәннәргә сөлге өләштеләр. Көрәш башланды. Көттереп кенә көрәшкә Тубыкбай баһадир да чыкты. Алышлар тиз бетте, кайберләре бил алдырып кына чыгып киттеләр. Ниһаять, батырга батырлар чыга башлады. Батырлар бик озак бер-берсенә бирешми иза чиктеләр. Ахыр өченче түгәрәккә ике батыр калды, кыпчак батыры йөзбаш Карабаш һәм баһадир Тубыкбай. Батырлар алыша башлады. Бик озак урала торгач, Тубыкбай Карабаш батырны күтәрде, шулчак Андрей кенәз сикереп торды да:

– Алдыр, бәр, бәр, багатур! – дип кычкырып җибәрде.

Куәт биреп торгангамы, Тубыкбай батыр Карабаш батырны әйләндерде-әйләндерде дә, ниһаять, бәрде. Иллә мәйданбаш һәм аксакаллар бәрү гадел булмады дип санадылар.

– Өстенә төште, билен кузгатты, – дип кычкыручылар табылды.

Ләкин Тубыкбайның биле кузгалмаган иде, алар янә алыша башладылар. Ул да түгел, Хода нинди куәт биргәндер Тубыкбай батырга, Карабашны күтәреп алды да җиргә орды. Тубыкбай торды да оланнарына:

– Атагыз җиңде, атагыз җиңде! – дип, сөлгесен күтәрде.

Мәйданбаш Тубыкбай батырның сөлгеле кулыннан алды, әмма шунда мәйдан уртасына таба кенәз Андрей юнәлде.

– Тукта, багатур, мин көрәшә, мин!

Барысы да аптырашта калдылар. Кенәз белән көрәшү ярый торган хәлме, Сәлим хан килештерерме?.. Тубыкбай баһадир әүвәл ханбикәгә карады, аннары Сәлим ханга. Әйе, кунакка килгән кенәз белән кем көрәшә инде! Башы ике булса гына инде. Аннары хан кушамы әле…

– Мин көрәшә, син көрәшә, – диде кенәз һәм мәйданбашның кулыннан әле генә җиңелгән батырның сөлгесен тартып алды, ашыкмый гына кулына элмәк итеп үрде дә Тубыкбайга таба атлады.

– Сабыр ит, булмастыр, ахры, кенәз, – диде Тубыкбай баһадир, булган хәлдән курка калып. Әйе, ярамаган эш кылса, Сәлим хан аны берсүзсез Айсылудан мәхрүм итәчәк иде.

– Булыр, багатур, булыр, – диде кенәз һәм батыр калган Тубыкбай биленә сөлгесен элмәкче итте.

Кенәз буйга озын булмаса да, киң күкрәкле, кара бөдрә чәчле, киң маңгайлы, карчыгарак борынлы, олпат гәүдәле кеше иде. Кыяфәте белән бик үк килешле булмаса да, зур зәңгәр күзләре аны ягымлы итәләр, күзләренә карауга, кеше аның чарасына буйсынадыр.

– Көрәш, көрәш, баһадир! – дип кычкырды Сәлим хан.

Тубыкбай буйсынды, хан үзе куша, иллә кем әйтмешли, килешерме, ханбикә килештерерме, кыз аның кулында ич!

Мәгәр ничекләр ханбикә Зөбәрҗәтнең йөзен күрергә теләсә дә күрә алмады Тубыкбай. Тәмам чарасыз калып, кенәз биленә сөлгесен ташлады. Сөлгенең икенче башын эләктереп алгач, янә ханбикә ягына күзен ташлады. Бу хан соң шаярып кына әйтмәдеме? Белмәссең ул ханнарны. Кунак кенәзне күтәреп бәрсә, Айсылудан гына мәхрүм итмәс, зинданына ук яптырыр. Бусы тагын ни дип атылып чыкты инде! Аяклы каза, күтәреп орырмын да, сөякләрең җыя алмый изаланып ятарсың. Кияү кенәз ич. Холкын күрсәтә. Кияү холкы – көзге көн, шул гына. Кунакка килгән, үз дәрәҗәсен белеп кенә утырырга да бит… Күтәреп сыласам, кенәзбикәң ни әйтер тагын. Күр әле моны, билне тартмакчы. Бәрәм дисәң дә, ай-һай, бәреп булырмы икән. Сөякләре эре, бил алышында тәҗрибәсе булмаса да, дивана көч бардыр монда. Тарта бит билне, күр, тарта.