Выбрать главу

– Җәмәгать, халаяк, батыр калган Тубыкбайга урыс кенәзе чыкты. Әйтсен хан, батырга ни бирә?..

– Вәзир, – диде Сәлим хан. – Җыен бетү белән, бу мәйданбашны зинданга илтеп яптыр. Хәзер минем исемнән әйт: батыр калганга иярле ат булыр.

Хан әмерен халыкка җиткерделәр, мәйдан гөж килә, умарта күче диярсең. Мәйдан боҗрасы янә кысыла башлады, янә сөңгечеләр мәйдан тирәли бастылар. Батыр калганга иярле ат бүләк итү Болгарда күптәннән килә иде инде, шуңа күрә Сәлим хан атны мәйданга ук кертеп куярга боерды. Батыр калучыга атны ул үзе тапшырачак. Атны мәйданга керткәч, Сәлим хан йөзен чытты:

– Алып китегез бу турыны! Китерегез үземнең Алмачуарны!

– Ханиям, хәкимем, – диде ханның ат караучысы. – Алмачуар Болгарда бер аттыр, Болгарда бер аргамак. Ат белән бергә Болгар даны да китмәсме?..

– Югал күз алдымнан, сөйләмә юкны. Вәзир, ал атны үз кулыңа!

Хан әмереннән соң чарасыз калган ат караучы мәйданнан ук чыгып китте, ул да түгел, хан мактанычы Алмачуарны алып килде. Барысы да толпарга сокланып карадылар. Йөгәне, ияре, япмасы, өзәңгесе – гелән алтын-көмештән иде. Йа Хода, бу бүләккә көрәшеп батыр калу үзе бер дандыр.

Соңгы мәлдә генә баһадир Тубыкбай тагын бер тапкыр Сәлим хан ягына карап алды. Нишләргә тиеш ул? Кенәзне егарга ярармы? Бәргән хәлдә Сәлим хан ошатырмы? Бигрәк тә ханбикә?.. Менә каптың, Тубыкбай. Әллә соң күтәреп, билен кысып кына куясымы?..

Әмма, ни тырышса да, Сәлим ханның карашын күрмәде баһадир. Хәер, күрсә дә аңламас иде, чөнки кенәз аның билен тартып китерә башлады. «Ашыкма, кенәз, ашыгып куян куалар, мин сиңа куян түгел, Агыйдел буйларындагы урманнарда үскән аюдыр. Тубыкбай сиңа тиз генә бил бирә буламы! Ни синдәйләрне күргән абзаң. Батырга батыр калган көрәшчеләр алай ашыкмыйлар, җай көтәләр, кенәзем. Әүвәл син аның көч-куәтен сына, аннары бил тотышын чамала, шуннан соң гына…»

Тубыкбай сизелер-сизелмәс кенә билен уйнатып алды, кенәз кысып китерергә теләгән сынын бушата төште һәм үз чиратында көндәшенең касыгына йодрыгын кадады. Кенәзнең муен тамырлары камчы сабы юанлыгы булып бүртенеп чыкты, касыгына ишенең йодрыгы кадалуына түзә алмыйча боргаланырга тотынды. Ләкин Тубыкбай моның ише көрәшчеләрне генә шушы ысул белән сындырган кеше – йодрыгын алмады, киресенчә, тагы да батыра төште. Һәм кисәк Сәлим ханның торып басуын күрде. «Юк, ярамас кенәзне бәрү, һич булмас димә, Сәлим хан кәләштән мәхрүм итәр. Ә Айсылу миңа бүген бүләккә дигән мең ат тора. Ат ни ул минем өчен, ат хатын түгел, аны болынга төшәсе дә тотасы, ә Айсылу кебек чибәрне пәйгамбәр алдына барсаң да таба алмассың. Әлбәттә, шәп булыр иде булуын Сәлим ханның иң шәп аргамагын борын төбеннән алып китсәң, ләкин минем бүген максат башка – Айсылу!»

Тубыкбай сөлгене тагы да кыса төште, йодрыгын кенәз касыгына тагы да ныграк батырды. Шунда ул: «Син, тиле баш, бәрә күрмә тагын», – дигән тавыш ишетте.

Кем шулай әйтер? Мәйданбашмы?.. Юк, ул дәшми-тынмый көрәш күзәтә, хәрәмләшмиләрме, янәсе. Колакка гына ишетелдеме? Хода шулай Сәлим ханның йөрәк авазын җиткердеме?..

Кенәз ах-ух килә башлады, Тубыкбай кенәзнең билен янә бераз тартып куйды. «Билең гел юк икән бит, кенәзем. Ә бил дигән нәрсә көрәшчегә галәмәт кирәк ул. Билең нечкә булсын дисәң, ат ите аша син. Ат ите бирә гайрәтне ир-атка. Син минем карлыгачымны нигә берсе артыннан берсе биш олан табып бирде дип беләсең – ат ите ашады Тубыкбай, сөеп туймадым мин аны, яратып. Айсылуны да яратырмын, ким куймам. Хатын-кыз сөйгән саен йомшара, яраткан саен зифалана ул. Синең кенәгинәң дә чибәр. Ходай бирсә бирә икән адәм баласына гүзәллекне. Син дә үз бичәңне яратасыңдыр! Яратмый буламы. Угланнарың бар, диделәр. Миңа да әнә минем карлыгачым олан артыннан олан табып бирде. Оланнар алар ата терәге, кенәз. Син миңа үпкәләмә инде, кенәз. Мин сине бәререм. Билең тәмам җибәрдең, сынсызландың. Һәй, әйтәм бит, ат ите ашыйлар аны. Мырк-мырк йөргән, биле-аягы булмаган, гелән май-сызыктан торган чучка ите ашап көрәшкә чыгалармы?! Нигә йөзең сытасың?.. Мин бит йөзең күрмәсәм дә тоям, кыен сиңа көрәшүләре. Касыгың авыртамы? Авыртыр шул. Көрәш ул орыш кырында кылыч селтәү түгел. Көрәш ул – көч сынау, гайрәт билгесе. Көрәшнең үз хикмәте, үз хәйләсе бар. Орышта куәтле җиңә, күп вакытта азат түгел, корал орыша…»

Шулай дип уйлады Тубыкбай һәм шуның белән оттырды да. Ул кенәзнең билсез билен тагын да тартып китермәкче итте, янәсе, күтәреп кенә аякларына бастырмакчы, аннары җиңел генә бәрмәкче булды, аңа бүген ат та, дан да кирәкми, аңа бүген Айсылу кирәк иде. Тубыкбай кенәзне күтәрә башлады. Авыр вә олпат сынлы иде көндәш, төп кебек, гүя җиргә ябышкан иде. Тубыкбай гадәттәгечә «эһ» диде дә кенәзне эләктереп алмакчы итте, әмма көндәше, шуны гына көткәндәй, билен шуытып алды, билсез бил баһадир сөлгесеннән шуып төште. Шул мәлдә Тубыкбай исенә килергә дә өлгерми калды – кенәз аны күтәрде дә җиргә орды.