Выбрать главу

Бу хәлне көтмәгәннәр идеме, мәйдан бер мәлгә шым булды. Һәм кинәт гүя җир тетрәде – бүрекләр һавага очты, Сәлим хан урыныннан сикереп торды, йөгереп ат янына килде һәм вәзир кулыннан тезгенне алды да мәйдан уртасына таба китте. Тубыкбайны бәрүенә ышаныр-ышанмас торган кенәз дә, ниһаять, исенә килде. Ул җиңде!

Ур-ра кычкырулар, шау-гөр Иделнең аръягындагы урманнарга барып бәрелде һәм кайтавыз булып бик озак ишетелеп торды.

Сәлим хан, мәйдан аша, тыпырдап биеп торган Алмачуарының йөгәненнән тоткан килеш, кенәз янына туктады.

– Батырга хан бүләге ошбу ат булыр, кенәз!

– Кыйракмас иде, хан. Багатур гайратлы, кучлы, ат кучы бар багатурда.

– Аласыз, аласыз, кенәз, – диде мәйданбаш, кысылып. – Туран гадәт такой. Бүләк!

– Тор, Тубыкбай, – диде Сәлим хан һәм аягына баскан батырга биленнән каешын салып бирде. – Сиңа – хан каешы, баһадирым. Сынатмадың, Айсылуыңны бүген үк алып китә аласың…

Шулай диде дә Сәлим хан, килеп, кенәзнең кулын кысты һәм батырның кулларын өскә күтәрде дә:

– Татулык, дуслык! – дип кычкырды.

Болгарда мондый бәйрәмнең булганын берәү дә хәтерләми иде. Сәлим хан шат, барысы да ул теләгәнчә узды. Тубыкбай да канәгать, кенәзнең дә кунак буларак күңеле үсте. Бәхәссез, ат шәп, Алмачуар кебек ат Болгарда бер иде, ат караучысы хаклы, әмма бу дөньяда аттан кадерлерәк әйберләр дә бар – тынычлык, дуслык, татулык. Ат караучыгамы моны аңларга, Ходай аларга ул сәләтне бирмәгән. Ә ат шәп. Ат өстендә гөлҗимеш сурәте төшкән рум япмасы, яллары тезенә җитеп тора, озын торыклы, колаклары тырпаеп, нинди иягә тап булдым тагын дигәндәй, әле алга, әле артка юнәлә. Кенәз атның ял астына кулын тыкты, кашыштырды, чәбәкләп алды, ат тынычлана төште, башын селкеп куйды. Шунда кенәз тагын бер егетлек эшләде, өстеннән укалы кафтанын салды да Тубыкбайның иңенә ташлады.

– Сиңа, кордаш. Минем бүләк!

Тубыкбай кенәз биргән кафтанны киеп җибәрде, биленә хан каешын буды һәм чатыр астында дүрт күзләп үзен күзәткән Айсылуга карады – кызы тыенкы гына елмая иде.

– Айсылуны калымсыз алырдай көрәштең, Тубыкбай, – диде Сәлим хан.

– Вәгъдә иткән калым таш яуса да килер, ханым. Егет сүзе бер булыр.

Сәлим хан баһадирның бу сүзләрен янә хуплады. Ул белә иде: кояш чыгышта матур, кош – очышта, кеше юмартлыкта матур. Адәм баласы бу якты дөньяга кунакка гына килә, бар күрәсе теге дөньяда, ди, китап. Димәк, үтүчән икән бу дөньядагы хәлләр. Үтүчән булгач, күбрәк изгелек кылырга кирәк. Тубыкбай баһадир Сәлим хан күз алдында янә бер карышка үсте ошбу бәйрәмдә.

Мондый бәйрәмнәр Сәлим хан гомерендә яңадан булмады.

4

Сарай мәктәбендә Гали олан өчен бөтенләй икенче дөнья башланды. Иң әүвәл ул кәтиб Хафиз белән якынаеп китте. Кәтиб Хафиз үз нәүбәтендә аны шигърият дөньясына алып керде. Бериш шәкертләр аны тыңлады, берише үзара сөйләшеп утырды, ә менә Гали олан кәтиб Хафизны беренче дәрестән үк яратты, үз итте. Сарай мәктәбендә гадәттә дәүләт өчен хәрби йөзбашлар хәзерлиләр, мәгәр алар арасыннан сәүдәгәрләр дә чыгар иде. Бирегә көн саен диярлек шәех Игәнәй килде, сарай шәкертләренә Коръән сүрәләреннән изге юллар укыды, яраткан шәкертләренә ятларга аерым аятьләр бирде. Хәрби һөнәргә шәкертләрне хан тарафыннан куелган баһадирлар өйрәтә, монда аларны уктан алырга, сөңге ташларга, кылыч белән орышырга чыныктыралар, атта йөрергә өйрәнүне әйтеп тә торасы юктыр. Кыскасы, Сәлим хан, сарай мәктәбендә ата-бабаларның гадәтләрен тотып, дәүләтенең иминлеген сакларга йөзбашлар хәзерли һәм шулар арасыннан иң булдыклыларын сайлап меңбаш итә иде. Әлбәттә инде, шәкертләр арасыннан сарайда илче булып хезмәт итүчеләр дә чыга иде. Шәкертләр арасында хәтта хан оныкларына да бернинди дә ташлама ясалмый, мәгәр хан оныклары барыбер хан оныклары булып калалар. Тәрбиячеләр арасында Гали белән Булат оланга игътибар башкачарак, хан тарафыннан аерым тәрбиячеләр билгеләнгән иде. Ханбикә Зөбәрҗәтнең каһәренә эләккәч, кылган языклары (бар языгы сүзне туры әйтүдә иде) өчен сарайдан куылган казый Нисбахны Гали оланга беркетте. Шул көннән алып казый Нисбах Гали оланнан бер тотам калмый башлады, олан кая барса, ул да анда булды. Аз гына гаепләре булган өчен дә гөнаһлы кешеләрне хөкем итәргә өйрәнеп киткән казый Нисбах хан оныгы Гали оланны яратса да, аның урам малайлары белән шар сугып уйнап йөрүен, төрле уеннарга катнашуын килештереп бетермәде. Үзе тәрбияләргә алынган оланны урам малайлары арасында күреп, эләктереп алды да җирдә яткан чыбык белән хан оныгының арт ягына сыптырды. Тәрбиячесенең бу кыланышы хан оныгына бөтенләй ошамады һәм ул казый Нисбах кулыннан чыбыкны тартып алды да аңа кизәнде.