Выбрать главу

– Сук, сук, дивана, казыйларыңа кул күтәрә башласаң, сиңа тәхет тигәнче кызыл кар явар. Йөрисең шунда хан оныгы дәрәҗәсен төшереп, җыен әтрәк-әләм малай-салай арасында. Нигә Булат туганың бер дә бу төпсез ыштан кигән ташбашлар арасында күренми? Дәшмисең?! Вакланмый ул, хан оныгы булуын белә. Ә син?!

– Казый Нисбах, мин сине бабама әйтәм. Ул синең, бусагабаш Камайга кушып, артың каезлатыр…

– Каезлатсын, йөзенә оят төшмәсә. Ул апара тәпәненең үзен каезлыйсы бар. Йөри шунда хан бабаңның башын катырып, тузга язмаганны сөйләп, язганны туздырып.

– Ә мин үзем сиңа суксам, казый?

– Йөзеңә оят килмәсә сук, бу хәл дан тоелса, аны янә бабаңа җиткер. Кинәнсен. Хәер, хан оныкларыннан барысын да көтәргә була, дигән иде аны кәтиб Хафиз. Хак икән, кизәнгән була бит әле, шайтан ялаган нәмәстә. Бир чыбыгын! Булат әнә Баян баһадир яныннан да китми, меңбаш буласы килә. Син кем булырга исәп тотасың? Синең хәрби уеннар остазың Бачман баһадир атнага бер килә, анда да сине күрми киткән чаклары була.

– Бачман баһадирга сүз әйтмә, казый!

– Йа Хода, тегеңә сүз әйтмә, моңа сүз әйтмә, Алланың кашка тәкәсеме әллә ул баһадирың… И Аллам, кыланышың, Гали олан! Килешми…

Шулчак сарай ягында ат менгән кешеләр күренде. Сәлим хан куштаннары белән ауга юнәлә икән. Алдан чаптырып килгән азатлар урамны бер итеп шар сугышлы уйнаган малайларны чәчеп-сибеп ташладылар, бары тик хан оныгы һәм аның тәрбиячесе Нисбахка гына сүз катарга кыймадылар. Нисбах казый белән хан оныгы Гали юл читендә басып тора бирделәр. Алар белән тигезләшкәч, Сәлим хан оныгына кул изәде.

– Күрдеңме инде, хан оныгы, безгә әнә азатлар да тимәде, ә синең ишләрне камчылар шартлата-шартлата тараттылар, – диде казый Нисбах. – Йолдызлы кеше шул син, олан, йолдызлы булып тугансың, маңгаеңда йолдызың бар.

– Нинди йолдыз? – дип, Гали олан маңгаен тотып каравын сизми дә калды.

– Ни өчен мин сиңа килеп эләктем дип беләсең, Гали олан?

– Әйе шул, ни өчен, казый Нисбах?

– Тиктормас телем аркасында.

– Кайгырма, казый Нисбах, мин сине яклармын. Телисеңме, мин сине янбашым итәм? Гомереңә янымда булырсың…

– Миңа күп яшәргә калгандыр дип уйлыйсыңмы, хан оныгы?

– Тәкъдир килмичә, берәүнең дә теге дөньяга киткәне юк, ди шәех Игәнәй.

– Шәех Игәнәй хаклы, тәкъдир килмичә, берәвебез дә үлми. Ләкин бабаң көн саен диярлек кеше башын кистерә, аларга кем китерә икән тәкъдирне? Шәех Игәнәйме, хан җәлладымы, Гали олан?

– Казый, миңа иртәгә ундүрт яшь тула. Бабам безгә каеш-кылыч бирәчәк. Ханның оныкларына каеш-кылыч бирүе аларның балигъ булу билгеседер. Димәк, минем дә янбаш тотарга хокукым булачак.

– Син мине, Олуг Мөхәммәткә, урыс кенәзе Андрей Боголюбка илчеләр башында барган кешене, янбашың итәргә җыенасың, хан оныгы?! Әй бу язмыш дигән нәрсәне, тотып тукмасаң иде үзен бер… Беләсеңме, хан оныгы, кем мине эштән чыгарып ташлады?

– Кем, казый Нисбах?

– Әйдә, кайта-кайта сөйләрмен, – диде казый Нисбах, Гали оланның иңеннән кулын алмыйча кузгалып. – Кем булсын, гүзәл дәү әниең – ханбикә Зөбәрҗәт. Ул болай булды. Мин Владимирдан йөреп кайттым, булган хәлләр хакында сөйләргә дип, хан янына кердем. Барысын да җиренә җиткереп исәнләштем, ханнан, кем әйтмешли, фатиха алдым да ашыкмыйча гына сөйли башладым. Сөйли генә башлыйм – ханбикә сүз кыстыра, сөйли генә башлыйм – янә нидер сорап куя бу. Шуннан түзмәдем, хан янына якынрак килдем дә: «Куып чыгарасызмы моннан ханбикәгезне, ханым, юкмы?!» – дидем. Табигый, ханның күзләре шар булды, минем сүзләрне дәү әниең дә ишеткән икән, колакларына кадәр кызарынып чыкты бу. Ай чибәрләнеп китте дә үзе, гел менә күз алмаслык булды, күрдем дә таң калдым, телдән яздым – тик карап торам икән ханбикәгә. Әлбәттә инде, мине сарайдан җилтерәтеп чыгарып ташладылар. Ул гынамы, хан зинданына төшереп бикләделәр. Икенче көнне хан үзе яныма килде. Янәсе, үз акылындамы илчесе?.. Инанды, үз акылында, әмма минем сырт кабарган, хан белән тырт-пырт сөйләшәм. Кара пулатта казый булган чагымда мин уйнашта тотылган хатыннарны үлемгә хөкем иткәләгән идем, ул вакытта хан үзе шулай кушты; ул кушмаса да, җенем сөйми ул затларны. Әлбәттә инде, бераз арттырыбрак җибәргәләдем, языксыз хатыннар да эләккәләде бугай. Әмма, әлегә кадәр иманым камил, гөнаһсыз хатын-кыз юк ул, юк! Сөяксез ит булмаган кебек, гөнаһсыз хатын-кыз да юк! Әйтик, Аллаһы Тәгалә Хава анабызны җиренә җиткереп яратып, оҗмах гөлбакчасында интегеп йөргән Адәм белән кавыштыргач, кем татлы алманы ашарга Адәмне котырта? Иблис дип уйлыйсың инде син. Ә мин әйтәм, Иблис түгел, ә Хава туташ. Һе-һе, үзең дә беләсең икән, кәтиб Хафиз сөйләгәндер әле. Улмы? Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Әнә шуның өчен мин ул хатын-кызны, аз гына гаебе булса да, үлемгә хөкем иттем. Ханбикәгә бу ошамаган, киленнәре дә дәгъва белән килгәннәр дип ишеттем. Һәм, күп тә үтми, мине казыйлыктан алдылар, бабаң илче итте. Мәгәр илчелектә дә озак тора алмадым, аннан да кудырды дәү әниең. Инде менә сиңа килеп каптым – тәрбияче яндаш, имеш. Нинди тәрбияче булыйм ди мин!.. Хак анысы, бабаңа үпкәм юктыр, мине яклады, ханбикәсеннән йолып алып калды, югыйсә дәү әниең хөкем итәргә кушмакчы иде. Иллә бабаң барыбер ханбикәсенә каршы сүз әйтә алмады, яңадан илчелеккә җибәрмәде.